Ул 1 сутый җирдән 25 чиләк бәрәңге җыйган.
Бу турыда «Челнинские известия» яза.
«Зифа Кадыйрованың бакчасы чәчәккә күмелгән – 4 сутыйның яртысын алып торалар. Хуҗабикәнең кулы җиңел: ни генә утыртса да, бөтенесе үсә, төсләр күплеге сөендерә. Яшелчә түтәлләренә дә урын җитә», – ди «ЧИ» авторы Ләлә Гайфетдинова.
«Быел уңыш яхшы булды – алма, помидор, кыяр, борыч күп. Болар бөтенесе – оныкларыма витамин, алар җәйге айларны минем белән саф һавада уздырды», – ди Зифа Кадыйрова үзе.
Язучы бәрәңге уңышы сөендерүен дә әйтә. 1 сутыйдан 25 чиләк бәрәңге алганнар, әле тагын аласы бар икән.
фото: интертат