Ян Жижка бригадасында кемнәр генә, нинди милләт вәкилләре генә сугышмаган?! Исәпли башласаң, бармакларың да җитмәс. Ә бит бу кешеләр телне белмәсә дә, бер-берсен аңлаган һәм ярдәм итәргә тырышкан. Димәк, дин, тел алар өчен киртә булмаган. Дуслык, бердәмлек партизаннар арасында яклау тапкан һәм төп урында торган. “Кызыл таң” укучыларына инде таныш тарихчы Роман БАБИЦАның гыйльми хезмәтләрендә дә нәкъ шушы фикер кызыл җеп булып үтә. Бүген без аның чираттагы язмасын тәкъдим итәбез.
“Тикшеренү эшләрем барышында мин бу үзенчәлеккә зур игътибар бирдем. Әле шушы уңайдан бер кешенең язмышын мисалга китермәкче булам. Ул – Антонин Мурка, милләте буенча чегән кешесе.
Мәкаләм герое 1923 елның 26 апрелендә элекке Чехословакиянең Уезд дип аталган бер авылында крестьян гаиләсендә туган. Әтисе Жеһоже белән әнисе Алоисеның аннан башка да тагын сигез баласы була. Антонин Весела авылында үсә, бәләкәйдән атасына йорт салу һәм кырда башкарылган төрле крестьян эшләрендә ярдәм итә. Кыскасы, әтисенең уң кулы була.
Әмма сугыш башлана. 1939 елда немецлар Чехословакияне басып алгач, алар чегәннәр, яһүдләрне концлагерьларга җыя башлый, чөнки бу халыклар алар өчен “яшәргә комачаулаучы игелексез элементлар” дип исәпләнә. 1942 елның беренче сентябрендә Антонинны да төрмәгә ябалар һәм Визовице шәһәренә алып киләләр. Аннан соң Годонин һәм Кунштат шәһәрләрендәге чегәннәр тотылган лагерьга ташлыйлар. Анда, башкалар белән беррәттән, Антонин да иң авыр физик көч таләп итүче эшләргә йөри: таш чыгара, юллар төзи. Бу эшләрне ул лагерьдагы үзе кебек 50 тоткын белән бергә башкара.
Качсалар танылып торсыннар өчен төрмәдәге чегәннәрнең барысының да чәчләре кырып алына, өсләренә бертөрле кара кием кидерелә. Әгәр җир казу, юл салу, таш актару эшләрендә күбесенчә ирләр эшләсә, авыр ташларны ташуда хатын-кызлар һәм балалар да катнаша.
Ашау ягы бик начар була. Тоткыннарга иртән бер стакан кара каһвә, төшкелеккә сыек кына аш һәм бер телем икмәк бирелә, атнага бер тапкыр бер кисәк ит яисә бер бәрәңге таратыла. Ашау җитмәгәнлектән һәм медицина ярдәме булмау, яшәү шартларының авырлыгы нәтиҗәсендә лагерьда үлүчеләр бик күп була. Балалар, өлкән яшьтәге хатын-кыз аеруча тиз бирешә, аларны башта лагерьдан ераграк урнашкан Черновице авылы зиратына җирлиләр. Соңрак, анда урын җитмәгәнлектән, лагерь территориясендә аерым зират барлыкка килә.
Зират дип аталса да, бу тоткыннар тарафыннан казылган һәм иңе-буе дүрткә ике метрлык тирән чокыр була: үлеп бетмәгән авыруларны һәм үлүчеләрне барысын да шушы чокырга ташлыйлар. Мәетләрне яхшылап күммәү нәтиҗәсендә төнлә аларны кыргый хайваннар, этләр ашаган. Моны лагерь тирәли таралып яткан кешеләрнең кул чуклары, баш һәм аяк сөякләре сөйләп торган. Боларны күргән Мурканың йөрәгендә немецларга карата нәфрәт тагын да көчәя һәм ул качарга карар итә.
Бу вакытта аның әти-әнисе лагерьда була әле. Аларны кайгыга салмас өчен Антонин бу уен үзе генә тормышка ашырырга ниятли, өстәвенә, ул вакытта лагерьда авырлы хатыны да була. Әмма бала туганнан соң сабый озак яшәми, үлә. Аның артынча әти-әнисе, туганнары – барысы да Освенцим лагерена озатыла. Ә аннан инде беркем дә әйләнеп кайтмаган.
Мурканың качу турындагы уйлары якыннарын югалтканнан соң аеруча тынгы бирми. Шулай итеп, 1943 елның 10 маенда ул качарга була. Аның белән бергә Бжезувка авылыннан – Блажей Дидим, Валах Клоубогы авылыннан Мирослав һәм Дольни Лһотадан Людвиг исемле чехлар да кача. Тик Мирослав белән Людвигны куа чыккан немецлар атып үтерә. Шуннан соң качучылар икәү генә кала: Блажей һәм Мурка. Ләкин юлда тәмәке сатып алырга торганда аларны немец полицайлары күреп калып, тагын төрмәгә биклиләр. Блажейны Освенцимга ташлыйлар, ә Антонин качып өлгерә. Соңыннан билгеле булуынча, Освенцимда Блажей исән калу өчен башка чегәннәр өстеннән командалык итә, милләттәшләренә карата артык явыз, артык усал була, шунлыктан сугыштан соң хөкемгә тарттырыла.
Ә Мурка исә башта Хлум дигән авылда Франтишек Навратил исемле кешенең печән кибәне астында качып ята, аннары ике атна тирәсе Алоис Ошкеру исемле кешенең гаиләсендә яшеренеп яши, аннан соң төрле җирләрдә качып йөри. Әмма кая гына барса да, аңа изге күңелле кешеләр очрый. Шуларның берсе, мәсәлән, бервакыт немецлар партизаннарны эзләп өйләрне тикшереп йөргәндә Мурканы мичкә яшереп алып кала.
Вшемин авылында Антонин Мурка чыгышы белән Простеов шәһәреннән булган Юрка Мокрим исемле кеше белән таныша. Бу кеше дә чын патриот булып чыга: баксаң, Словакия азатлыгы өчен революциядә катнашканы өчен төрмәгә ябылган булган икән, әмма аннан качкан. Ул да партизаннарга кушылырга теләп, тик аларны таба алмыйча аптырап йөргән була. Аркадаш табылгач, Антонин дәртләнеп китә һәм болар икәүләп Ян Жижка бригадасының Прлов отрядлары партизаннарын эзли башлый. “Кем эзли, шул таба”, диләр бит, шулай итеп, 1944 елның 9 сентябрендә Турин дигән авылга якын гына бер урманда алар партизаннарга очрый.
Әйе, аларны Ян Жижка отрядына кабул итәләр итүен, әмма корал табу проблемасын үзегез хәл итәсез, диләр. Нәрсә эшләргә? Болар Поздехов авылында урнашкан казармага китә. Ачыклануынча, анда немецлар ягында теләр-теләмәс кенә сугышучы мадъярлар һәм румыннар тора икән. Шуларны коралсызландырып, кораллы була болар. Шул хәлдән соң Антонин Мурка аерым отряд оештырып, аның командиры булып китә. Сатлыкҗаннардан саклану максаты белән үзенә “Тонда” дигән кушамат ала. Шунысы куанычлы: партизаннар бер дә аның чегән булуына игътибар итми, киресенчә, батыр, кешелекле булуын хөрмәт итәләр.
“Тонда”ның күпмилләтле отрядында немец әсирлегеннән качкан “Миша”, “Петр”, “Чайковский” кушаматлы урыс, белорус, украин кешеләре дә була. Аңа ун югослав һәм Теодор Симин дигән кеше, тагын да урындагы халык исәбеннән унбер чех һәм словак кушылып, менә дигән кораллы отряд төзелә. Сугыш шартларында командирлары аларны бервакытта да исем-фамилияләре белән атамаган: сатлыкҗаннардан саклау максатында алар “Рафай”, “Гержу”, “Микеска”, “Миша”, “Жепишталка”, “Беличка”, “Каливод”, “Здвежиц”, “Томаш”, “Геша”, “Янчик” дип атап йөртелгән. Антонин Мурканың төркеме “Нератов-Немци”, “Литонин-Мадьяжи”, “Весела-Немци”, “Желеховице-Немци”, “Риндула-Кудлов”, “Липа-Немци”, “Визовице-Уезд” операцияләрендә катнаша. Хәтта бервакыт алар утыз фашистны кулга ала, алар Плоштина авылында партизаннар законы буенча асыла.
...1945 елның мартында Мурка иптәшләре Юрка Мокри һәм югослав Теодор белән Прловта яшәүче Славка Говезака исемле кешедә ял итәләр. Әмма аларның ял итү нияте килеп чыкмый: иртәнге сәгать 4ләрдә авылны этләр иярткән немецлар басып ала. Фашистлар партизаннарны эзли, дигән хәбәр тарала. Боларның өчесе дә шунда ук Сенин хуторына йөгерә. Максатлары – калганнарны искәртеп өлгерү, югыйсә, кырып салачаклар! Партизаннар барысы да тегермәнче Южичекның тегермәненә йөгерә. Ә бу вакытта анда капитан Петр Будько, Василь һәм Алекс исемле, тик фамилияләре билгесез партизаннар яшеренгән була. Алар белән кушылгач, барлыгы алты кеше Лесковице ягына юлланалар. Кызганыч, урын җитмәгәнлектән, тегермән хуҗасы барысын да яшерә алмый, шунлыктан Антонин Мурка, Юрка һәм Теодор, Александр Трофимович Котляровның Плоштинадагы 24 партизаннан торган төркеменә кушылалар.
Алгарак китеп әйткәндә, Котляров та урыс кешесе булмаган, сугыштан соң ачыклануынча, ул кыргыз егете булып чыга. Сугыш шартларында мөселман халыкларына урыс исемнәрен биргәннәр, бу аларга үзләрен саклау максатында кушыла. Шунлыктан, Ян Жижка бригадасында сугышкан татар-башкортлар, калмыклар, бурятлар, казах, үзбәк, кыргызлар һәм урыс булмаган башка халыклар барысы да урыс исем-фамилияләре белән йөргән. Икенче яктан караганда, мөселман исем-шәрифләрен истә калдыруга караганда, аларны урысча атау күпмедер җиңеллек тудырган.
Әмма Плоштинадагы Котляровның төркеменә Даян Мурзин немецлар белән бәрелешмәскә, бер немец солдатына да әлегә тими торырга боера. Ни өчен? Чөнки СС гестапочылары “Әгәр безнең бер немецны үтерсәгез, авылыгыздагы һәр унынчы кешене үтерәчәкбез”, дигән листовкалар тарата. Бу турыда алар радио аша да сөйли. Шунлыктан, партизаннар командирларының боерыгын үтәү өчен Валах Клоубогы ягына юнәлә, чөнки ул Көнчыгыш фронтына якын тора. Юлда Липин дигән авылда туктап, Карел Овесни исемле кешедә ашап-эчеп, ял итеп китәргә була болар. Әмма партизаннарның авылда пәйда булуы турында немецларга да барып җитә, шунлыктан монда ике арада каты бәрелеш була. Нәтиҗәдә, ике партизан һәлак була, тагын да бишесе каты яралана.
1945 елның 5 маенда, тирә-якта үзаллы отрядлар төзеп, немецларга каршы сугышып йөргән күп партизаннар Ян Жижка бригадасына кушыла. Бу төркемнәр, башкалар белән беррәттән, Визовице шәһәрен азат итүдә катнаша. Дүртенче майдан бишенче майга каршы төндә булган шушы сугышта батырлыклар күрсәткән, алда телгә алынган Юрка Мокрим исемле партизан минага басып һәлак була.
Йомгаклау сүзендә шуны әйтер идем: Антонин Мурканың бөтен гаиләсе концлагерьда һәлак булса да, Рудольф Мурка исемле энекәше исән кала. Чегән милләтеннән булган отряд командиры 1944 елның 1 сентябреннән 1945 елның 5 маена кадәр үз илен азат итүдә катнашып, Ян Жижка бригадасында сугыша. Сугыш тәмамланганнан соң аңа батырлыклары өчен 1945 елның маенда – I дәрәҗә, 1965 елда II дәрәҗә орденнар, ә 1969 елда “Туган ил өчен” медале тапшырыла”.
Матбугатка Миләүшә ГОДБОДЬ әзерләде.
Фотолар Роман Бабица архивыннан алынды.
(Дәвамы. Башы гәзитнең 70нче санында).