Бу елны татар милли-мәдәни дөньясына бәйләп, Бөтендөнья татар конгрессы “Шәхесләр елы” дип игълан итте. Узып баручы ел илгә һәм халыкка хезмәт куйган бик күп шәхесләрнең юбилей елы буларак та истә калачак. Әйткәндәй, шундый вакыйгаларның берсе – күренекле журналист, танылган язучы, Чакмагыш районының шәрәфле шәхесе Хәйдәр Басыйровның тууына 85 ел тулуга багышланган тантаналы искә алу чаралары. Юбилейга бәйле “Яратырга килдем бу җиргә” дигән истәлекләр китабы басылып чыкты. Гәзит укучыларыбызга аны төзүче-автор Эльза Басыйрова белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
– Эльза ханым, “Яратырга килдем бу җиргә” китабын әтиегезгә багышлагансыз. Әтисе турында китап чыгаручылар еш очрамый. Үзегез белән таныштырып китегезче.
– Мин район үзәге Чакмагыш авылында сөю-сәгадәтле һәм бик тату Фәһимә һәм Хәйдәр Басыйровлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Икенчесе – Айдар энем. Урта мәктәпне туган авылымда алтын медальгә тәмамлагач, Башкорт дәүләт педагогия институтында тарих һәм инглиз теле белгечлеге буенча югары белем алдым. Студент елларында ук гаилә кордым, беренче кызым Эльвина туды. Институттан соң авыл мәктәбендә укытучы булып хезмәт юлымны башладым. Бераздан гаиләм белән Уфага күченеп килдек. Монда икенче кызым Алина, улым Сабур дөньяга килделәр.
Әти-әнием корган кебек бәхетле гаилә турында хыяллана идем. Шуңа да балаларга тиешле тәрбия бирүгә күп вакытымны багышладым. Иремә дә эшкуарлык хезмәтендә ярдәм күрсәттем. Бераздан үзем дә шушы өлкәдә үзаллы эшли башладым, аерым бер ширкәт белән җитәкчелек тә иттем. Вакытлар узып, илдә дә, тормышыбызда да үзгәрешләр булды... Кызларым үз гаиләләрен корды. Оныгым да үсә. Бүген банк системасында финанс буенча киңәшче-консультант булып эшлим.
Әйе, әтиләр турында китап чыгаручылар еш очрамыйдыр. Ләкин якыннары, туганнары, кардәшләре, дуслары, хезмәттәшләре турында хатирәләр бар. Кеше күбрәк үз истәлекләрен яза. Мин әтием турында истәлекләрне тупладым...
– Китап чыгару уе кайчан туды һәм нәрсә моңа этәргеч булды?
– Мин җай чыккан саен һәрвакыт әнием һәм әтием янына кайтырга тырыштым. Еш кына әтием белән утырып, сөйләшеп, аның хатирәләрен, үгет-нәсыйхәтен игътибар белән тыңлый идем. Аның китапларының эчтәлеге, геройлары турында фикер алыша, район тарихы буенча яңа мәгълүмат белән бүлешә идек. Аларның күбесе минем хәтеремә сеңеп калган, кызганыч, онытылганнары да бар...
Әтиемнең соңгы көнендә, соңгы сулышын алганда без, якыннары, аның янында булдык. Кулларыннан тотып: “Мин синең кебек талантлы булмасам да, синең хакта язасым килә”, – дип әйттем. Аңа сүз бирдем, чөнки мондый шәхесне барысы да белергә тиеш: әле исәннәр дә, киләчәк буыннар да.
Көн артыннан көн уза торды... Әтиемне сагыну сагышы, аңа карата булган хисләрем күңелемә сыймыйча, еш кына күз яшьләре булып чыга иде. Вәгъдәм һәрвакыт исемдә булды, кайчак төннәрен уянып, әтием турындагы истәлекләр күңелемдә хатлар булып тезелә иде...
Китап язу җиңел булмады. Әтиемне югалту кайгысы, аны искә төшерү гел дулкынландыра иде. Миңа ихтыяри түземлек кирәк булды. Акрынлап күңелемә тынычлык килә башлагач, уйлана-уйлана, искә төшерә-төшерә, мин вәгъдәмне тормышка ашыра башладым. Ярты елга якын йокысыз төннәр кичердем. Илһам килгәндә фикерләрем җай гына китап битләренә салынса, кайбер көннәрдә бер юл да яза алмадым...
– Истәлекләрне язар өчен кемнәргә мөрәҗәгать иттегез?
– Китап истәлекләр буларак төзелде. Әтием турында хатирәләрне истәлекләр итеп бирү уе килде. Язмалар минеке генә түгел, әтиемне белгән кешеләрнеке дә: туганнар, кардәшләр, якыннары, күршеләре, хезмәттәшләре...
Әтием гомере буена кешеләр белән аралашып яшәде. Моңа аның иҗтимагый тормыш (комсомол җитәкчесе), җәмгыять (сабан туйларын, концертлар, рәсми табыннар алып баручы сүз остасы), вакытлы матбугат (журналист, мөхәррир) өлкәләрендә һәм иҗат эшендә хезмәте бик күп гади кешеләр һәм танылган шәхесләр белән якыннан танышырга мөмкинлек бирде. Безнең йортта еш кына танылган иҗат әһелләре кунак булды, әти үзе дә районда һәм авылларда төрле иҗади кичәләр, әдәби очрашулар оештыра иде. Әнгам Атнабаев, Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим, Вазих Исхаков, Гыйлемдар Рамазанов, Рәдиф Гаташ, Роберт Миңнуллин һәм башка бик күпләрне искә төшерәм. Аның үзенең язмалары алар турында да, шулай да күпчелек китапларының геройлары – җитәкчеләр, сугыш геройлары, гади авыл хезмәткәрләре, игенчеләр, терлекчеләр, сәнгать әһелләре, укытучылар һ.б.
Шуңа күрә әтиемне белүчеләр күп булып, бүген исән булган кешеләргә мөрәҗәгать иттем. Үзем белгәннәрнең исемлеген төзедем, әнием дә ярдәм итте, һәм барысына да шалтыратып, үтенечебезне әйттек: “Хәйдәр абый Сезнең өчен кем булды? Аның белән булган кызыклы хәл, вакыйга яисә истәлекләрегез белән уртаклашыгыз әле”, – дидек. Ә инде бераздан кем кулдан язган, кем компьютерда бастырган, кем татарча, кем урысча язган төрле күләмдәге истәлекләрен китерә башладылар. Бу эшкә барысының да ихлас тотынуы миңа канатлар куйды. Күп эшне әнием белән бергәләп киңәшләшеп башкардык, язмаларын да бергәләп укып сайладык. Әтиебезне сагынып, кочаклашып елашкан чаклар да аз булмады...
Язмалар төрле стильдә булганлыктан, үземә дә аларны эшкәртүдә күп көч салырга туры килде. Мин бит татарча әдәби телне белүдә үземне көчле санамыйм. Гаиләбездә туган телгә, татар дөньясына, мәдәниятенә даими игътибар һәм ихтирам булса да, минем телне белү дәрәҗәсе мактанырлык түгел иде. Аннары, китап язу өчен сәләт тә кирәк ич!
Дөрес, китапны язар өчен бераз әтиемнән бирелгән табигый сәләт тә ярдәм иткәндер. Әтиемнең үзе язган “Гөл чәчеп җиргә” дигән автобиографик китабын энем Айдар белән өстәмәләр, төзәтмәләр кертеп эшкәртеп, ике ел элек бастырып чыгарган идек. Бу китапны урысчага тәрҗемә иттердек. Шулай бераз иҗади тәҗрибә тупланды. Әтием исән чакта да аның яшәеш даирәсенә үземдә ныклы тартылу сизә идем. Соңгы елларда татарча белемемне сүз осталары, белгечләр белән дә, көндәлек тормышта аралашу аша да камилләштерә алдым. Табын артында иртә-кичен әнинең саф татар телендә хатирәләрен һәм хикәятләрен тыңлап утыру да – үзе бер мәктәп.
– Гәзит укучыларны китапның эчтәлеге белән таныштырып китегезче.
– Җыентык берничә бүлектән тора. Беренче бүлек гаилә әгъзаларының, туганнарның истәлекләре белән башлана. Аны әнием Фәһимә Басыйрованың үтә дә җылы, сагынычлы истәлекләре ача.
“Дуслар” бүлегендә икътисад фәннәре докторы, профессор, Русия Табигый фәннәр академиясенең мохбир әгъзасы, Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Касыйм Йосыповның, якташлары – Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташның, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Рим Идиятуллинның әтигә багышланган шигырьләре һәм башка дусларының җылы истәлекләре тупланды.
“Хезмәттәшләр, комсомол дуслары”, “Иҗатташлары”, “Укучылары”, “Укытучылар, дуслар” бүлекләрендә дә истәлекләр, әтигә багышланган шигырьләр бирелде. Аерым бер бүлеккә гаиләбез белән күрше булып яшәгән һәм яшәүчеләрнең истәлекләре урын алды. “Иҗатын сөючеләр”, “Игелекле эшкуарлар” бүлегендә дә җылы истәлекләр бирелде.
Китапның соңгы бүлеге “Әтиемә хатлар” дип аталды. Китапта урын алган гаилә архивындагы фотолар аны тагын да эчтәлеклерәк итә, минемчә.
– Гадәттә, кадерле кешеләребез хакында без 100 процент беләбез дип уйлыйбыз. Истәлекләрне укыганда әтиегез турында үзегез өчен ачышлар булдымы?
– Ниндидер ачышлар булды, дип әйтә алмыйм, чөнки әтиемнең барлык сыйфатларын күреп-белеп, тоеп үстем. Һәм аның кешелеклелеге белән сокланып яшәдем. Ул бик күп кешеләрнең язмышында катнашты. Кемдәдер яшәү дәрте уятты, көч бирде. Кемгәдер һөнәри юлын күрсәтте, белем алырга ярдәм итте, киңәшләрен бирде.
Без гаиләдә, кош оясындагы кебек, җылылык тоеп үстек. Бу җылылыкны әтием дә, әнием дә – аларның бер-берсенә булган мәхәббәте булдырды. Әнием язмаларында гаилә тормышы, ир белән хатын мөнәсәбәте тулы ачыла, аларның барлык тормышы күз алдымнан уза. Әнием Фәһимә гомере буена дәваханәдә шәфкать туташы булып эшләде. Ул да бик игелекле җан булып, бик күп кешеләргә ярдәм күрсәтте. Аны барлык район халкы бүген дә яратып сөйли, гел хәл-әхвәлләрен белешеп торалар, киңәшләшергә киләләр. Ул – бик оста пешекче, тәмле ризыклар остасы. Бездә даими кунакта була торган якын гаилә дусларыннан халык шагыйре Рәдиф Гаташ әниемә гел шалтыратып, хәл белешеп тора. “Хәйдәр белән эчкерсез сөйләшүләрне сагынам, аның киңәшләренә бүген дә мохтаҗмын. Синең сөтле чәеңә сусыйм, тәмле токмачлы ашыңны, итле бәлешеңне сагынам...”, – ди ул. Оныклары дәү әниләренең ризыкларын бүген дә яратып көтеп ала. Ә әтием өчен ул тормыш иптәше, балалар әнисе, тормышта терәк кенә түгел, фикердәш, сердәш, мәхәббәттә сихәт булды.
– Истәлекләрне укыганда бәхетле әтиле чагыгыз күз алдыннан китмәвенә иманым камил. Балачактагы иң кадерле истәлегегез белән уртаклашыгыз әле.
– Без энем Айдар белән бик бәхетле гаиләдә үстек. Барлык гомеремне алсам да, һәрбер көне истәлекле, шатлыклы һәм кадерле. Шулай да берничә очракка тукталып узам.
Бәләкәй чакта безне еш кына әти уята иде. Бүлмәгә кереп, акрын гына иелеп, чәчләремнән сыйпап, битен биткә куеп үбә. “Эльза кызым, торабызмы инде?” – дигән ягымлы сихри тавышы бүген дә колагымда яңгырый шикелле. Уянып киткәч, аның елмайган йөзен һәм җылы балкыган күзләрен күреп, эчемә кояш нурлары үтеп кергән кебек була иде... Үзем үсеп җитеп, әни, нәнәй булгач та туган йортка кайткан саен иртән аның яратып уятуларын татый идем. Бу җылыны бүген дә сагынып тоям... Шуңа да мин балаларыма, якыннарыма аларны яратуым турында гел әйтеп торам, мөмкин булган саен аларны кочам, үбәм...
Миңа сигез яшь иде. Яңа Балтачта нәнәй белән картәтидә кунактамын. Энем чирләп киткәч, аны әнием белән авылның участок дәваханәсенә салдылар. Әтием, җае чыккан саен Чакмагыштан килеп, хәлләрен белә. Мине дә үзе белән ияртеп алып бара. Берсендә җәяүләп дәваханәгә киттек. Юл ерак кына, мин арыдым да әтигә башкача атлый алмавымны әйттем. Ул, миңа елмаеп: “Син булдырасың! Син бит – минем һәм әниеңнең кызы! Әйдә бераз гына туктап ял итәбез дә юлыбызны дәвам итәбез”, – дип, кочаклап алды һәм Борис Полевойның “Чын кеше турындагы повесте”н сөйли башлады. Ул бик мавыктыргыч итеп сөйли белә иде. Арыганымны да онытып, әтинең Алексей Маресьев турында сөйләгәнен тыңлый-тыңлый юлымны дәвам итеп, тиешле урынга барып җиткәнемне сизми дә калдым. Герой бит тырышлыгы нәтиҗәсендә нинди авырлыкларны җиңеп чыга алган, аякка баскан, дошманга каршы сугышын дәвам иткән. Моннан соң да әтием белән янәшә бик күп тапкырлар атлаганым булса да, шул вакытта аның белән җитәкләшеп барган чагым гомерлеккә исемдә калды...
– Китапның бер бүлегендә Сезнең хатлар бирелгән. Шушы хакта да сөйләгезче.
– Мин һәрвакыт акыллы һәм яратучы әтиемне күрдем, тойдым, белдем. Әти мәхәббәте – үзенчәлекле мәхәббәт. Ул әни белән бала арасындагы сөю-сәгадәткә охшамаган, әтинеке – башка төрле. Мин әтием өчен принцесса булдым. Аның мәхәббәте сихри булып, бар булмышыма үтеп керә иде, бу хис мине бәхетле балачаклы итте. Моның өчен аңа чиксез рәхмәтлемен. Әтиемнең җылысы барысына да җитте, чөнки ул үзенчә ярата белде. Шуңа аның бакыйлыкка күчүе барлык якыннары өчен зур кайгы иде, минем өчен бу тормышымдагы иң зур фаҗига булды. Аның юклыгын мин бар булмышым, җаным-тәнем белән тоям шикелле. Еш кына әтием белән сөйләшә башлыйм, хәбәрләремне, яңалыкларымны сөйлим, күңелемнән генә хатлар язам. Көндәлек тормыш мәшәкатьләре, эш-гамәлләр, уй-хыяллар буенча да – барысы турында да аңардан киңәш сорыйм... Болар акрынлап хәтеремдә уелып, саклана башлады. Китапны язу барышында бу бигрәк тә еш кабатланып, алар әтием белән әңгәмә рәвешен алды. Мин аларны “Әтиемә хатлар” дип тәкъдим иттем. Алар күңелемдә ничек туды, шулай кәгазьгә язылды: татарчасы – татарча, урысчасы – урысча. Алар, чынлап та, аңа күңелем хатлары. Китап укучы анда минем эчке дөньям белән дә таныша ала, минемчә.
– Әтиегезнең нинди сүзләрен тормыш кагыйдәсе итеп алдыгыз?
– “Балакаем, эшне тиз эшләргә кирәк”, “Эшне яратып эшләргә кирәк”, “Көнегезне матур эшләр белән тутырырга кирәк”, “Һәрбер кешедә яхшы сыйфатлар бар, аларны күрә белергә генә кирәк”, “Сөя һәм ярата белергә кирәк”. Әтиемнең бу алтын сүзләре барыбыз өчен дә тормышта кагыйдә булып калды. Китап “Яратырга килдем бу җиргә” дип исемләнде. Әтием бу җиргә яратыр өчен генә килгән кебек, чөнки гомере буе яратып яшәде, һәм безне дә кешеләрне, тормышны яратырга өйрәтте.
– Сез әтиегез үрнәгендә эшлисез, яшисезме?
– Әйе, әтием үрнәгендә яшәргә һәм эшләргә тырышам. Аның тәрбиясендә алган асыл сыйфатлар миңа авырлыкларны җиңәргә, киртәләрне узарга ярдәм итә. Ул бик тырыш, көчле рухлы кеше иде. Югары Аташта туган авыл малае балта остасыннан легендар шәхес булып үскән. Район тарихы, аның күренекле кешеләре турында энем Айдар белән бергә ике дистәдән артык китап яздылар. Бу язмаларның күбесен ул лаеклы ялга чыккач башкарды. Калын-калын энциклопедик хезмәтләрдә (“Чакмагыш туфрагында туганнар”, “Мәгариф”, “Юмашевская сторона”, “Геройлар, орденлылар”, “Батыр кызлар” һ.б.) туган ягымның мәдәниятле һәм мәгърифәтле чал тарихы аның зыялы һәм батыр кешеләренең эш-гамәлләрендә матур итеп ачыла.
Әтиемнең тормыш максатларының берсе кешеләр күңеленә матурлык орлыклары чәчү иде. “Тирә-ягыбызда матурлыкны күреп, танып, белеп яшәгәндә үзебезнең дә тормышыбыз рухи яктан баерак була бит”, – дип әйтә иде.
– Китап язу, аны чыгару күп көч, вакыт сорый. Сезгә кемнәр ярдәм итте?
– Җыентыкны чыгаруда танылган журналистлар Алсу һәм Фәнис Гәрәевлар күп көч салды. Алар һәрвакыт минем иҗади киңәшчеләрем, рухи таянычым булды. Бу китапны төзеп камилләштерүгә дә ихлас ярдәм иттеләр.
Китапның иганәчесе – Ришат Арсланов. Ул Чакмагышта яши, эшкуар. Булдыклы җитәкче, әлеге вакытта “Идел” җәмгыяте директоры, “Рәхмәт, доктор” фонды рәисе. Гомумән, әлеге җыентыкны чыгаруга үз өлешен керткән һәркемгә олы рәхмәтлемен.
– Гәзит укучыларыбызга әйтер теләгегез?
– Күпләр әти-әниләре исән чакта аларга иң мөһим сүзләрне әйтә алмый кала. Моңа сәбәпләр бик күп, шул ук вакытта менталитетыбыз да комачаулый. Без күп очракта янәшәдә булган иң кадерле кешеләребезгә игътибар җиткерә алмыйбыз. Күңел түреннән чыккан гади генә “яратам” сүзен дә әйтмичә калдырабыз. Мин әти-әниемә аларны ничек яратканымны сүз белән дә әйтә килдем. Аллаһка шөкер, үкенечкә калмады. Иң газиз, кадерле кешеләрегезгә “Мин сине яратам” дип әйтергә ашыгыгыз, гомер бик тиз үтә, үкенечкә калмасын!
* * *
Эльза Хәйдәр кызы белән сөйләшкәндә аның һәр сүзе, һәр җөмләсе аша әти белән кыз бала арасында булган мәхәббәт, ихтирамны тойдым, күңелдә чиксез соклану тойгылары барлыкка килде. “Дөньядагы һәр әти баласын шушылай яратсын иде дә һәр бала Эльза кебек бәхетле булсын иде” дигән уй ныгыганнан-ныгыды. Авторның әтисен юксынуы, сагынуы, аны хөрмәт итүе, газиз кешесенә биргән сүзенә тугры калып, әлеге китапны чыгаруы да сокландыра.
Зөһрә ИСЛАМОВА.