+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
25 сентябрь , 14:00

"Рәхмәтле кеше генә бәхетле була ала"

Рөстәм Нәбиев үзен белгәннән бирле кешеләргә ярдәм итә.

"Рәхмәтле кеше генә бәхетле була ала"
"Рәхмәтле кеше генә бәхетле була ала"
Рөстәм Нәбиев үзенең кече Ватанын онытмый гына түгел, авылын төзекләндерүдә дә катнаша, еш кына Чакмагыш районы күләмендәге төрле чараларга иганәче дә була. Әйтик, ул үз акчасына Рапат авылы мәдәният йорты каршындагы тренажер залына ремонт ясаткан һәм спорт инвентаре сатып алган.

«Атайсал» һәм «Уңайлы мохит» проектлары Нәбиев өчен буш сүзләр генә түгел — ул гамәлгә чакыру. Эш белән мәшгуль булуына карамастан, ул үзе кебек үк инвалидлар өчен Уфада гына түгел, башка шәһәрләрдә дә уңайлы мохит мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Ул, шулай ук, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 2024 елны республикада "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында хәстәрлек елы" дип игълан итүен актив хуплады.

Моннан тыш, ул госпитальләрдә яралы егетләр белән очраша, авыр минутларда аларга ярдәм итә.

"Мин СВОда безнең яугирләр янында күп тапкыр булдым. Донецкига егетләргә машинаны шәхсән үзем алып бардым. Шулай ук, хәрби госпитальләрдә булдым, яралылар белән аралаштым. Кызганычка каршы, хәрби хезмәткәрләр өйләренә төрле җәрәхәтләр белән кайта. Һәм аларга гадәти тормышка кайтырга булышырга, ташламаска, онытмаска, ә ярдәм итәргә кирәк. Иң мөһиме - боларның барысы да матур сүз булып калмасын, ә реаль гамәлләр һәм нәтиҗәләр белән ныгытылсын. Мин үзем, инвалид коляскасында йөрүче кеше буларак, әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә теләсә нинди ярдәм күрсәтергә шат булачакмын. Кем белә, бәлки, Уфа безнең илдә мөмкинлекләре чикле кешеләр киртәләрсез йөри алган беренче шәһәр булыр?!" - ди Рөстәм.

Рөстәм Нәбиев үзенең иҗтимагый эшчәнлеге өчен Президент Владимир Путин указы нигезендә Дуслык ордены белән бүләкләнде.

"Минем карашка, ярдәм итү, яхшылык эшләү теләге кешенең геннарында ята, бу - синең белән бергә туган сыйфат. Үземне хәтерләгәнчә, һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә тырыштым. Аңлашыла ки, моңа һәрвакытта да финанс мөмкинлекләре булмады, тик ул вакытта да мин үз эшләрем белән ярдәм итәргә, әйтик, әбиләргә нәрсәдер китерергә, бирергә тырыштым. Бу һәрвакыт шулай булды. Мин һәрвакыт яхшы күңелле булдым һәм бу яхшылыкны гомерем буе йөртәм. Һәм мин, чынлыкта, тормышның мондый дәрәҗәсенә җиткәч, үземдә бу сыйфатны югалтмавыма бик шатмын, һәм вакыт узу белән ул киңәя генә бара», — дип уртаклашты блогер.

Рөстәм Нәбиев фикеренчә, яхшылык рәхмәт хисеннән туа. Үз чиратында, рәхмәтле кеше генә бәхетле була ала.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: