+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
29 сентябрь , 08:45

Бәхил бул, Вилдан!

«Башкортостан» дәүләт телерадиокомпаниясе филиалы директоры урынбасары, республиканың атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Вилдан Галин вафат булды.

Бәхил бул, Вилдан!
Бәхил бул, Вилдан!


Танылган журналистның үлеме турында аның хатыны хәбәр иткән. Вилдан Нургалиевичка 45 яшь булган.

Вилдан Галин киңкүләм мәгълүмат чараларында бөтен һөнәри эшчәнлеге дәвамында — башта радиотапшырулар системасында, аннары телевидениедә эшли. Үз карьерасында ул меңләгән репортаж, сюжет, интервью һәм туры эфирлар әзерләгән.

2001 елда БашДУны тәмамлаган, студент елларында ук «Юлдаш» радиоканалын тутыру, тапшырулар оештыру һәм җитештерү, яңалыклар чыгарылышларын версткалау белән шөгыльләнгән.

2003 елда «Башкортостан» ДТРК филиалының телевидение студиясенә эшкә күчә, хәбәрчедән алып мәгълүмати программалар хезмәте редакторына кадәр юл үтә. 2004-10 елларда Башкортстан Президенты Хакимияте һәм Хөкүмәте журналистлары пулына кергән.

2011 елда телевидение студиясенең социаль-икътисади программалар бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. «Телеүзәк», «Живое село», «Специальный репортаж», «Золотая осень», «Арслан» ирләр клубы, «Разговор с властью» ТВ-проектларын оештыручы, автордашы һәм алып баручысы була.   2014 елда «Башкортостан»ДТРКсының милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе була. 2015 елда «Россия 1-Башкортостан» телеканалында Вилдан Галин җитәкчелегендә  башкорт телендә  «Хәбәрләр» төбәк яңалыкларының беренче чыгарылышы  чыга. 2018 елда «Башкортостан» ДТРКсы филиалы директоры урынбасары итеп  билгеләнде. Башкортстан  һәм Русия Журналистлар берлеге әгъзасы.

Вилдан Галинның ике кызы калган.

"Кызыл таң" редакциясе исеменнән мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: