Шундый тыныч, якты, матур идең. Сөенеп карап торган идем.
Әнгам Атнабаевның яраткан җыры " Герман көен" сузганда тавышың калтырап- калтырап китте, күзләрең яшьләнде. Үзе дә күз яшьләрен сөртә-сөртә тыңлады Сине зал. Төрле кызыклы хәлләрне сөйләп, шаяртып та алдың, елаттың да...
Моңнарын, шулкадәр басынкы елмаюың, тальян тавышын бер дә истән чыкмас инде, Фән абый!
Хуш, татар, башкорт халкының талантлы улы, тыныч йокла, Фән Гавис улы!
P.S.Бәлки, бу чыгышы Фән абыйның соңгы чыгышы булгандыр...
Гөлнара Гыйлемханова.
Тәтешле.