+8 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
13 октябрь , 09:10

Фәнир Галимов: "Кәефе әйбәт иде..."

Халкыбызның бөек җырчысы Фән Вәлиәхмәтов кинәт вафат булды. Без аның иң якын дусты - “Русиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы рәисе, җәмәгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре, популяр җырлар авторы Фәнир Галимов белән бәйләнешкә кердек. Ул безгә түбәндәгеләрне сөйләде.

Фәнир Галимов: "Кәефе әйбәт иде..."
Фәнир Галимов: "Кәефе әйбәт иде..."

- Әйе, кинәт китеп барды абзыебыз. Инфаркт. Аның аягы сынган иде бит инде. Бик озак төзәлде. Әле күптән түгел дәваханәдә дә ятып чыкты. Барысы да әйбәт иде. Сәфәрләргә дә чыгып йөрде. Кичә иртән телефоннан сөйләштек. Көлештек, мәзәкләр сөйләде, кәефе әйбәт иде. Рәхәт итеп мунчалар кереп чыккан улы белән, чабынган, озак парланып утырган. Үз аягында кайткан. Аннары хәле китә башлаган. Ашыгыч ярдәм дә тиз килгән, югыйсә. Юлда өзелгән.

Әйе, бәхетле үлем. Ул үзе дә шулай теләде. Бу хакта сөйләшеп утырган бар иде. Әтисе дә шулай үлгән аның: салам алып кайткан да, өенә кереп җан биргән. Әнисе дә тиз генә китеп барды. Бер уйлаганда, әйбәт үлем инде, тилмереп ятмагач. Мунча кереп чистарынып китте абзыебыз. Легендабыз китте...  - диде Фәнир абый.

Фән абыйны иртәгә җирләячәкләр.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: