+3 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
15 октябрь , 16:45

Шагыйрьләрнең үлгән көне булмый...

Алар, бакыйлыкка күчсә дә, халык йөрәгенең түрендә яши. Шундый бәхет тигәннәр сирәк.

Шагыйрьләрнең үлгән көне булмый...
Шагыйрьләрнең үлгән көне булмый...
Бүген Уфаның Революцион урамында урнашкан 66 санлы йорт диварында шагыйрь һәм драматург Әнгам Касыйм улы Атнабаевка ачылган тактаташ яңартылды.

Башкортстанның халык шагыйре, заманында "Кызыл таң" гәзитенең әдәбият һәм мәдәният бүлеге хәбәрчесе булган Әнгам Атнабаев яшәгән йортта тактаташны яңарту тантанасында катнашучылар аның шигырьләрен укыды.

- Абый аларны бик иртә яза башлады, - диде тантанада шагыйрьнең энесе Мәгъдән Касыйм улы. - Аларның һәрберсе көчле, матур, халыкчан иде. Соңрак үзе тирәсендә яшь каләм тибрәтүчеләрне җыйды, аларны иҗат итәргә өйрәтте. Яшьләр арасында, белгәнегезчә, Илдар Юзеев кебек, киләчәктә мәшһүр булачаклары да бар иде. Әлегә барлык туганнар арасында икәү генә калган сеңлем Әфидә белән безнең өчен ул кадерле туган булса, халкыбыз өчен сөекле шагыйрь икәнен белү җанга рәхәтлек бирә. Бик сагынабыз...

Мәгъдән абый белән Тәтешле районыннан бик саллы делегация килгән иде. Аларны Уфа шәһәренең Совет районы хакимияте кабул итте, тантанада җыелучылар алкышлады.

Рәиф ӘМИРОВ,
әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе:
- Әнгам абыйны моннан 25 ел элек шушы йорттан мәңгелеккә озаткан идек. Ул көнне яңгыр койды, күпләр күкләр белән бергә елады. Бүген күктән кояш көлә. Ул бездән канәгатьтер, дип, шөкер итик. Атнабай кебекләр сирәк туа. Ул бит үз гомерендә шигъри һәйкәл калдырган кеше дә. "Таңнарда гармун уйнадың..." дусты Наҗар Нәҗмигә генә багышланмаган, ул - безнең барыбызга да васыять: "Моңлы гомерләр җитешми, моңсызлар күбрәк әле..."

Сөекле шагыйребезнең вафатына 25 ел тулган көннәр якынлашканда аның иҗатына мөкиббәннәр өчен яңа тактаташ бик кадерле ядкарь булды.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: