+3 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
31 октябрь , 15:06

Уналты сәгатьтә күккә күтәреләсе булган

Әмма 11 сәгатьтә җаны күккә ашкан.

Уналты сәгатьтә күккә күтәреләсе булган
Уналты сәгатьтә күккә күтәреләсе булган

"Юлдаш" радиосының күренекле алып баручысы, танылган җырлар авторы Нурия Абдуллинаның вафаты турында язган идек. Бу хакта аның якын дусты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева болай сөйли:

- Нурия белән Музыка-педагогоия колледжында бер елларда укыдык, бергә концертлар куеп, авылларыбызга кайтып йөрдек. Язмыш безне янә "Юлдаш" радиосында очраштырды. Без бер кабинетта утырып эшләдек, балалар үскән вакытлар, башка вакыйгалар уртак булды. Төшке аш вакытында Ләйсән Сәйфетдин, без икәү Салават Юлаев һәйкәле янына һава суларга чыга торган идек, анда инде кызлар серләре берегә торган булды. Без Нурия белән бер тандем булып эшләдек, бер тапкыр да сүзгә килешмәдек, аллы-артлы хаклы ялга да киттек, хәтта.

Аның эфирга чыгуын бөтен республика халкы - башкортлар да, татарлар да көтеп ала торган иде. Җырларын мәшһүр башкаручылар да, башлап җырлаучылар да үз итеп танылу алды.

Яман чирдән дәваланганда Төркиядән, диңгез буеннан фатир алды. Аны да барып күрдем. Искиткеч хозурлык иде анда. Ул көн сан бассейнада йөзеп, диңгез һавасы сулап шифа таба иде. Быел дә кышкылыкка анда барырга исәбе бар иде. Үләр көнне кызы Ләйсән белән 16 сәгатьтә Ялтага очарга билетлары бар иде. Әмма аннан алда 11дә җаны күккә ашты.

Йөрәгенә операция ясаткач, кардиоүзәккә барган идек. Ул яраткан ак чәчәкләр гөлләмәсенә бик шатланды. "Яшисе килә", - диде. Әмма Аллаһ аны туган җирендә җан бирүен теләгән күрәсең. Шулай, беркемгә мәшәкать тудырмыйча гына, үзе яраткан ак болытларга менде дә китте, иманлы дустым... Халкымның, хезмәттәшләремнең кайгысын уртаклашам.

Автор башкаручы Флера Шәрипова:

Җылы, нәфис бер җил булып исеп
Үткән кебек булды гомерең...
Синең янда җылы, рәхәт иде,
Йомшак иде чөнки күңелең.

Тоташ моңнан торган Нуриясез
Көзләр хәзер суык, караңгы.
Күрешеп тә, сөйләшеп тә булмый,
Якынайтып ерак араны.

Җырлар гына калды сәлам булып,
Һәйкәл булып калды иҗатың.
Күкләр елый, урман сагышлана,
Моңнар тулы кызын озатып...

Нурия апа "Кызыл таң" гәзитенең дә дусты булды. Авырган елларында аңа ярдәмгә кушылуыбызны онытмады, һәрвакыт рәхмәтле булды. Биз сине яратырбыз, сагынырбыз, Нурия апа....

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: