Хөрмәтле якташыбыз, шәһәрдәшебез Тимерҗан ага Идрисов тарафыннан теркәлгән шигъри юллар бу. Әйе, язмышын-булмышын фәкать үзе булдырган олы шәхесләрдән иде ул. “Иде” димен, чөнки, кызганычка каршы, арабызда юк инде хәзер, шигъри-моңлы җан иясе Тимерҗан абый мәңгелеккә юл алды... Ышанырлык та түгел әлеге хәбәргә. Шундый да җитез, җор-шаян ир асылы бакыйлыкка күчсен инде! Нишлисең, каты авыру, үлем галәмәте аяусыз, вакыты җиткәч, һичкемне тотып-саклап калып булмый...
Әмма үзе хакында гаять күп, бихисап җылы хатирәләр, онытылмас истәлекләр калдырды Тимерҗан Низам улы — монысы бәхәссез. Күңел-йөрәк түрендә урын алды. Бик сирәкләр генә лаектыр мондый ихтирам-хөрмәткә...
1936 елның 25 ноябрендә Туймазы районының Атнагол авылында дөньяга килгән ул. Биредә җидеелык мәктәп тәмамлап,
8-9нчы сыйныфларда күрше Собханкул авылында укыган. Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә һөнәрчелек училищесы тәмамлап, заводта тимер коючы булып эшләгән. Хәрби хезмәтне Мурманск шәһәре гарнизонында үтә. Спорт белән мавыгуы да шул чорда башлана. Читтән торып П. Ф. Лесгафт исемендәге Ленинград дәүләт физик культура институтын тәмамлый. Гомерен яшь буынны физик яктан тәрбияләүгә багышлап, бу өлкәдә зур уңышларга ирешә. “Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре” исеменә лаек була.
Рухи тормышы сәнгать һәм әдәби иҗат белән бәйле аның. Халык театрында чагу образлар тудыра. Шигырьләре һәм чәчмә әсәрләре Октябрьский шәһәре, республика матбугаты басмаларында даими басылып килә. Байтак китап-җыентыклар авторы. “Китап геройларым – шәһәрдәшләрем, хезмәттәшләрем, – дип язды җыентыкларының берсендә Тимерҗан ага. – Юк, мин китаплар саны артыннан кумадым. Телебезнең югала баруына борчылып, Себердә яшәүче оныкларымны күз уңында тотып язылган китаплар иде алар. Теле юкның — иле юк.
Мин Октябрьскийда 1959 елдан бирле яшим. Ул – минем яшьлек, спорт шәһәрем. Казанышларым, хезмәт уңышларым, сәнгать җимешләрем дә аның белән бәйле. Булачак тормыш юлдашым – һава төсле зәңгәр күзле, чибәр татар кызын да монда очраттым...
Шигырьләр иҗат итүгә килгәндә. Спорт ярышлары, атаклы спортчылар турында урыс телендә күп кенә мәкаләләр язсам да, татарча яза башлавым (аеруча шигырьләргә кагыла бу) шәһәребездә чыгып килүче “Туган як” гәзите белән бәйле. Китапларым үзебезнең типографиядә басылды. Кадерле укучыларым, сезгә теләгәнем: кулларыгызга эш, илләрдә тынычлык, гаиләләрдә татулык. Тазалыкта яшәгез. Сезнең Тимерҗан Идрисов”.
Искитмәле хәл, уйласаң. Әле 2016 елда ук басылган “Сиздермичә генә еллар уза, Сәйлән кебек җепкә тезелеп...” дип аталган шигырьләр китабында теркәлгән бу сүзләр киләчәккә мөрәҗәгать, безгә васыять сыман кабул ителә. Байтак китап-җыентык өстендә эшләргә туры килде Тимерҗан абый белән. Иң мөһиме – иҗатчы буларак, Сүзгә карата үтә таләпчән иде ул. Кайбер шигъри юлларга берничә вариант тәкъдим итә хәтта. “Яңгырашы күңелеңә хуш килгәнен сайлап куярсың”, ди. Шактый еллар танышлык дәвамында күзәтүем нәтиҗәсе — елдан-ел иҗат даирәсе киңәя, каләме чарлана-остара килде аның. Әсәрләренә мөкиббән укучылары да бихисап иде. Чөнки әллә ниткән уйдырма, “сериал” тормышны тасвирламый, ә көндәлек яшәеш хакында бәянли иде автор. Бай тормыш тәҗрибәсе белән ихлас уртаклашырга, укучысын ялгыш-хата адымнардан йолып калырга омтылды ул:
“Тормыш тәҗрибәмне уртаклашып,
Тезә бардым ап-ак кәгазьгә.
Фикерләрем белән уртаклаштым,
Әйләндереп аны вәгазьгә”.
Гомумән, һичкайчан битарафлык хас булмады сәләт иясенә. Фәкать үзен тетрәндергән, тирән уйларга салган вакыйгалар чагылыш тапты шигъри юлларында. Шуңа күрә әсәрләре дә ышандыргыч, инандыргыч, һәркемгә аңлаешлы иде. Адәм баласын бу җәһәттән алдап булмый, ялганны тиз шәйләүчән ич ул.
Әйткәндәй, Тимерҗан Низам улына һәрдаим эзләнү, алга омтылыш, армый-талмый үз өстендә эшләү кебек күркәм сыйфатлар хас булды. Бу уңайдан байтак һәвәскәр каләм тибрәтүчеләргә үрнәк, төпле киңәшче-остаз иде ул. Хәтта әле авырып киткәч тә зур булмаган китап нәшер итү нияте юк түгел иде үзендә. “Сызгалаган әйберләр бар, җыйнап эшләрбез әле шуларны”, – ди иде шаяру катыш. Ни аяныч, өлгермәдек. Хәерсез авыру көчлерәк булып чыкты. Әмма якты истәлеккә Тимерҗан абыйның китап-җыентыклары, төпле, көн кадагына язылган мәкаләләре калды. Үзе янәшәдә булмаса да, иҗатчы белән аның әсәрләре аша сөйләшәсең, киңәшләшәсең, хәтта бәхәсләшәсең дә.
“Мин атладым заман белән бергә,
Гомерләрем зая узмады...”
Тормышта үз урынын тапкан, намусы-вөҗданы кушуы буенча яшәргә омтылган бәхет иясе генә әйтә аладыр бу сүзләрне. Рәхмәт Сезгә, Тимерҗан абый. Барысы өчен дә.
Кайгылы хәбәр килеп ирешүгә бер-бер артлы шәһәрдәшләр, таныш-белеш, шигърият-сәнгать сөючеләр, төрле һөнәр вәкилләре шалтыратырга кереште, уй-тәэссоратлары белән бүлешергә ашыкты. Аңлашыла ки, һәммәсен дә бер мәкалә кысаларына сыйдыру мөмкин түгел, шулай да хатирә-фикерләрнең кайберләрен сезнең игътибарга да җиткерергә булдым.
Рифкать Хәсәншин,
“Туган як” гәзитенең беренче мөхәррире:
“Тимерҗан Идрисов иҗаты безнең күз алдында ачыла барды. “Туган як”ка китергән шигырьләре дә камилләшә, каләме остара төште. Чагылдырган темалары да төрлеләнде, баеды. “Ык таңнары” әдәби түгәрәгенең актив әгъзасы иде, тәкъдим-киңәшләргә һәрчак колак салды, камиллеккә омтылды. Шигырьләре җырлап, күңел түреннән ургылып тора аның. Шуның белән күпләрдән аерыла да. Чын мәгънәсендә чәчән буларак кабул итәм Тимерҗанны... Киләчәктә дә шигърият сөючеләр якташыбыз иҗатына мөрәҗәгать итәр, торган саен үзләре өчен яңадан-яңа ачышларга тап булыр, дип уйлыйм”.
Юлия Дәүләтбаева,
журналист, “Туган як” гәзитенең элекке мөхәррире, Татарстанның “Ютазы таңы” гәзите баш мөхәррире:
“Кешеләр белән ихлас аралашырга яратты Тимерҗан абый. Һәркөн иртән бер-ике яңа шигырен тотып килеп керер иде редакциягә: “Кәгазь пычратып йөрим инде шунда, кирәк дип тапсагыз, бастырып чыгарырсыз гәзиттә”, дип. Аның шигырьләре һәрвакыт кулдан, бер почерк белән язылган булыр иде. Шәһәрдә үткән бер генә чараны да калдырмас иде. Андый кешеләр тормыш юлында бик сирәк очрый”.
Илдар Шакиров,
Социаль фондның Октябрьский шәһәре клиент хезмәте җитәкчесе:
“Гомумән, шәһәребез өчен ифрат зур югалту бу. Көчле рухлы, сәләтле, уникаль кеше мәңгелеккә юл алды. Тимерҗан Низам улын якыннан белгәннәр аны танылган спортчы, чаңгы ярышлары буенча мактаулы спорт мастеры иде, дияр. Моннан тыш, Башкорт халык театры артисты, шәһәр гәзитләренең штаттан тыш хәбәрчесе. Шактый өлкән яшьтә шигырьләр язуга да кереште ул, мираска байтак үзенчәлекле шигъри җыентыклар калдырды. Шәһәрдәшебез зур сөю хисе белән республика, кече Ватан, сугыштан соңгы авыр еллар, кадерле әти-әнисе турында язды. Яшәешебезгә комачаулаучы күңелсезлекләрне дә сатирик каләменә “эләктереп” алды ул. Ә инде кадерле хатыны Фәүзия апага багышланган шигъри юлларын тыныч кына уку мөмкин түгел. Әсәрләре көйле, хисле, тирән мәгънәле. Шуңадыр, күпчелек шигырьләренә композиторлар тарафыннан җырлар да иҗат ителгән. Тимерҗан абый — үзе дә “Озын көй” бәйгеләрендә катнашкан, дипломант исеме яулаган сәләт иясе.
Гомумән, тормышыбыздагы вакыйгаларга битараф калмады якташыбыз. Аеруча яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү мәсьәләсе борчый иде аны. Шулай ук, Шәһәр башкортлары корылтаенда иң актив әгъзаларның берсе булды.
Яшь аермасына карамастан, үзара бик дус идек Тимерҗан абый белән. Дуслыгыбыз Башкортстан буйлап сәяхәт чорында башланды. Икебез дә Корылтай әгъзаларыннан тупланган төркем составында идек. Туган як тарихын тирәнтен белүе, кешеләр белән аралашу осталыгы, сәфәр барышында һәммәсе белән тату мөгамәләдә булуы сокландырган иде ул чакта. Зур Ык буенда Тимерҗан ага башкарган моңлы халык җырлары күпләрнең хәтерендәдер, мөгаен...
Үз алдына куйган максатларга ирешүчән, менә дигән әңгәмәдәш буларак та билгеле ул. Барлык җиргә дә өлгерергә, һәртөрле чараларда катнашырга тырыша иде. Йомгаклап, шуны әйтергә телим: шәһәр урамнарыбызның берсе мотлак Тимерҗан Идрисов исемен йөртергә тиеш, дигән фикердәмен. Ул моңа, һичшиксез, лаек”.
Раил Фәхретдинов,
“Альтернатива”пластмасса эшләнмәләре заводының генеральный директоры, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты:
“Тимерҗан Идрисовның иҗади активлыгына хәйран калырлык. Аның әсәрләрен укыган саен шундый уйга киләсең: тормыш ыгы-зыгысында табигать хозурлыгына, матурлыгына игътибар да итмибез бит. Туган Башкортстанына, Атнагол авылына багышлап язылган күпме тәэсирләндергеч шигырьләре бар шәһәрдәшебезнең! Ә инде лирик, мәхәббәт хисе белән сугарылган иҗат җимешләре һәркем күңелендә күркәм хис-тойгылар уята. Авторның үз ысул-алымнары бар, шигырьләре җиңел укыла. Үзләре үк җырга салына.
Тимерҗан Низам улы һәрвакыт хәрәкәттә булды. Гелән каядыр ашыга иде ул, эшкә булсынмы, спорт яисә мәдәният чарасынамы. Төрле яшь вәкилләрен дәртле-илһамлы чыгышлары белән куандырды. Гәзит битләрендә язмалары басылды. Күпкырлы талант бирелгән иде Тимерҗан Идрисовка.
“Альтернатива”да уздырылган бер генә спорт чарасы да аның катнашлыгыннан башка үтмәде диярлек. Ярышларның судьясы да, комментаторы да булды. Тату-бердәм хезмәт коллективыбызда һәрчак көтеп алынган кунак булды”.
Әхмәт Ишмөхәммәтов,
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты:
“Шәһәребездә байтак еллар гомер кичергән соклангыч, һәрьяклап сәләтле кеше Тимерҗан Идрисовның казанышлары, яулаган биеклекләре турында сөйләсәң, үзе бер китап булырлык. Спортчы, артист, җырчы, шагыйрь... һәм бик тә яхшы кеше. Аның бер генә китабын укып чыккан кеше дә үзе дә сизмәстән шигърияткә тартыла башлый.
Сугыш, Бөек Җиңү темасына багышланган әсәрләре аеруча игътибар үзәгендә. Сугыш чорында бала гына булса да, тылда ни рәвешле җиңү яуланганын яхшы күрә-белә ул. Хезмәт армиясендәге әтисенең ачлыктан үлүе турында хәбәр килә, ләкин гаилә башлыгына исән кайтырга насыйп була. Гомерлеккә хәтердә уелып калырдай вакыйгалар бит! Батырлык, каһарманлык, ватанпәрвәрлек темаларына үз иҗатында еш кына мөрәҗәгать итә иде ул. Бик тә мөһим бу. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү мәсьәләсенең бүген аеруча әһәмияткә ия икәнлеген онытырга тиеш түгелбез”.
Рафаэль Мәрданшин,
Дәүләт думасы депутаты:
“Бөек Ватан сугышы еллары бездән ераклашкан саен, канкойгыч сугыш афәте шаһитлары сафлары сирәгәя бара. Соңгы елларда Көнбатыш идеологлары тарихны “яңабаштан язу” теләге белән яна. Үз иңендә бөтен сугыш авырлыгын күтәргән совет халкы ролен киметергә омтыла.
Кулымда – күпләргә яхшы таныш иҗатчы, спортчы, яшь буынга физик тәрбия бирүче Тимерҗан Идрисов китабы. Анда сугыш темасына багышланган, төрле елларда язылган әсәрләр урын алган. Автор батыр якташларыбыз, фронтовиклар, тыл эшчәннәре каһарманлыгын данлый. Сугыш башланганда нибары биш яшь була аңа. Дүрт ел дәвамындагы авырлыклар, сугыштан соңгы катлаулы заман шаһиты, “сугыш чоры балалары” вәкиле ул.
Иҗатчының үзенчәлекле шигъри алымнары яугирләр, тылдагыларга кагылышлы күркәм-асыл сыйфатларны ачып бирергә булышлык итә. Шул ук вакытта мондый әсәрләр киләчәк буыннар мәнфәгатендә хезмәт итәргә тиеш. Һәр шәһәр китапханәсендә лаеклы урын алсын иде Тимерҗан Низам улы кебек сүз осталары әсәрләре”.
Нурсилә Кәримова,
Октябрьскийның Башкорт халык театры режиссеры:
“Тимерҗан абыйны туган авылы Атнаголда соңгы юлга озату чарасында катнашырга насыйп булды миңа. Театр чатында күрдем тәүдә ул аяныч хәбәрне. Якшәмбе көн, ярты сәгатьтә җыенып, театр исеменнән венок алып, машина яллап, юлга чыктым. Күңелем сизә: мотлак барырга, үз күзем белән күрергә кирәк! Юлда уйланам, дөрес микән бу коточкыч хәбәр, бүген үк җирлиләр микән...
Атнаголга җиттек. Халык җыелган. Чыннан да вафат икән Тимерҗан абыебыз... Тетрәндем. Спектакльдә төшкән фотосын сумкама салган идем, аны тотканмын. Венокны тоткан кулым тирләп чыкты. Күзләрем тулы яшь. Мәрхүм әтиемне җирләгән көнне хәтерләдем. Тимерҗан абыйга охшаган иде ул. Шундый ук чандыр гәүдәле. Җырлый, гармунда уйный иде. Каушадым...
Шулай да үземне кулга алдым. Исем-шәрифләремне, вазыйфамны әйтеп, Башкорт халык театры исеменнән якыннары кайгысын уртаклаштым. Мин якынлашуга Тимерҗан абый табутын кояш нурлары яктыртты. Игелекле кеше, җирләү көне дә нинди матур-кояшлы бит, сөбханалла...
Үзе исән чакта әйтә алмый калган сүзләремне җиткердем. “Рәхмәтлемен Сезгә, Укытучым, Остазым, Киңәшчем”, дидем. Минем өчен ул һаман кызларында кунакта, Себердә кебек, озакламый кайтып җитәр сыман. Үлеменә ышанасы килми. Театрның 75 еллык юбилеена чакырырга, туган көнен дә билгеләргә иде бит ниятебез. Күпме сорыйсы киңәшләр, ишетергә теләгән үгет-нәсыйхәтләр калды... Кояштай елмаюлы йөзен күрергә иде, кочаклыйсы, туйганчы сөйләшәсе, рәхмәт белдерәсе иде үзенә. Исән чакта вакыт җитми, ә аннары соң була. Кызганыч, иң мөһиме – һичнигә карамыйча бардым, бәхилләшергә өлгердем. Күңелем тынычланып калды, шөкер.
Якташларга тәкъдимем: Тимерҗан Низам улының Хәтер кичәсен үткәрү бик мәслихәт булыр иде. Кояшлы иҗатчыбыз белән хушлаша алмый калган бихисап шәһәрдәшләр, каләмдәшләр, матур әдәбият сөючеләр әйтергә теләгәнен җиткерер иде, дигән уйдамын”.
Фәнзия Кәлимуллина,
Башкорт халык театры артисты:
“Онытырлыкмы соң Тимерҗан абыйны! Безне чаңгыга бастырган, бу спорт төренә сөю-кызыксыну уяткан кеше бит ул. Театрга йөрүчеләр бергәләп чаңгы базасына баруны гадәткә алдык, әйбәтләп, зур түземлек белән өйрәтә, юлларны күрсәтә иде Тимерҗан абыебыз”.
Саҗидә Азнабаева,
театр артисты, сәхнәдәш дусларының
берсе:
“Әлеге шигъри юлларымны Тимерҗан ага истәлегенә багышлыйм:
“Ялгыз калып, авыр еллар буйлап
атладың,
Бирешмәдең җилгә, буранга.
Чын мәгънәсендә Кеше булганга!”
Альбина Шаһиева,
китапханәче:
“Мин – элекке 4нче китапханә мөдире, хәзерге вакытта Казанда яшим. Тимерҗан Низам улы кебек кабатланмас кешенең вафаты – якыннары, туганнары, гомумән, безнең барыбыз өчен дә тирән кайгы. Ул Октябрьский китапханәләренең тугры дусты иде, шигырьләре укучылар арасында һәрдаим ихтыяҗ белән файдаланды, кызыксыну уятты. Әсәрләре кешеләргә мәхәббәт, аеруча җылылык бүләк итә иде.
Тимерҗан абыйга чиктән тыш рәхмәтле-
мен – 4нче китапханәдә уздырылган бөтен чараларда актив катнаша, бер генә үтенечне дә кире какмый иде ул. Аның шигърият дөньясы – иң ышанычлы, озайлы хәтер. Гүзәл истәлекләр якыннары, дуслары, үзенчәлекле, чагу талантына гашыйк якташлар йөрәгендә сакланыр”.
Рузилә Вахитова,
татар-башкорт телләре укытучысы:
“Кинәт хәбәр булды бу, әллә ничек. Зиһенне туплавы да читен. Җаны җәннәттә булсын.
Бигрәк тә олы йөрәкле, җырлы-моңлы кеше иде Тимерҗан абый. Ачык йөзле, игътибарлы, очрашкан саен рәхәтләнеп, барысын уртага салып сөйләшә идек. Бүләк иткән китабы да калды истәлеккә. Хатыны белән нинди соклангыч-гүзәл пар иде алар! Әйткәндәй, Фәүзия апа белән мәктәптә бергә эшләдек. Гаҗәеп ханым, үз һөнәренең остасы иде. Рәхмәт Тимерҗан абыйга, Фәүзия апа каты авырып киткәч, яхшылап карады, тәрбияләде. Якты истәлегенә тугры калды. Изгеләрдән изге кеше... Бәхил булсын”.
***
Әйе, күпме кеше – шулкадәр фикер. Әмма якты юлдай ярылып яткан төп уртаклык – Тимерҗан Низам улы исеменә яңгыраган дан-мәдхия. Һәм бу кабарту, күпертү, арттыру галәмәте түгел. Дөресе шул. Әйткәндәй, әлеге сәхифәне әзерләгәндә гелән Тимерҗан абыйның үзе белән әңгәмәләшкән, киңәшләшкән сыман тойдым үземне. Нурсилә ханым әйткәнчә, “кояшлы кешеләр” үзләре киткәннән соң да шундый якты эз калдырадыр, мөгаен.
“Мәңгелеккә килми җиргә бәндә,
Исән чакта кыл син изгелек.
Изгелегең кайтыр бише белән,
Нәселеңә булып игелек.
Якын туганнарга, дусларыңа,
Алып килер илгә иминлек”.
Барысын да әманәт итеп әйтеп калдырган бит иҗат иясе! Китап битләрен кабат ачып, игътибарлап укырга гына кала...
Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.