Нәҗип Асанбаев – Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үткән, Бөек Җиңү килгәннән соң да берничә ел армия сафларында калган хөрмәтле әдип, билгеле драматург, прозаик, публицист. Ул – нәкъ “Кызыл таң”да каләмен чарлап, язу осталыгының нечкәлекләренә төшенгән һәм халык язучысы дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше. Без, “Кызыл таң”чылар, аның белән горурланабыз. Әдипнең тормыш юлына кыскача байкау ясыйк.
Нәҗип Асанбаев 1921 елда хәзерге Бакалы районының Ахман дип аталган керәшен авылында гади игенче гаиләсендә туган (чын исеме – Николай Васильевич).
1939 елда Уфада финанс-икътисад техникумын тәмамлый. Ярмәкәй урта мәктәбендә укыта. 1940 елдан Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Рязань артиллерия училищесын тәмамлаганнан соң Бөек Ватан сугышы фронтларында артиллерия батареясы белән командалык итә.
1950-59 елларда “Кызыл таң”ның әдәби хезмәткәре була. Сигез ел Салават башкорт театрында директор булып эшли. Шул елларда әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. 1961-63 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. 1963-65 елларда – Башкорт академия драма театры директоры.
Иҗади эшчәнлеген прозаик буларак башлый. 1950 еллар ахырында драматургиягә күчә, талантлы драматург булып таныла. Аның дистәләрчә пьесалары төрле театрларда сәхнәләштерелде һәм зур уңыш белән барды.
Әйткәндәй, Нәҗип Асанбаев гомеренең ахырына кадәр диярлек каләмен кулыннан төшермәде. “Кызыл таң” ветераннары аның өлкән яшьтә дә актив язышуын телгә ала.
– Хәтеремдә, 1994 елда 73 яшьлек Нәҗип Асанбаев исеме гәзитебез сәхифәләрен, публицист һәм очеркист буларак, яңадан балкытып җибәрде. Илебезнең, халкыбызның хәле турында йөрәк канына манчылып кәгазьгә төшкән язмалары бер-бер артлы басыла торды. Өлкән каләмдәшебез үз фикерләрен, киңәшләрен, кисәтүләрен халыкка җиткереп калырга ашыкты, – дип искә ала Фәрит Фаткуллин. – Замандаш, остаз, яудаш, каләмдәш, сәхнәдәшләре, үзе туып-үскән Бакалы районы кешеләре турында ялкынланып язды. Ил һәм республика өчен ыгы-зыгылы, хәвефле заманда ул хәтта драматургияне бер читкәрәк куеп торып, усал телле, ялкынлы публицист буларак матбугатта чыгышлар ясады. “Гомер буе бәйге тотам”, “Әдәп һәм әдәпсезлек”, “Изгелек һәм явызлык”, “Әтиләр һәм балалар”, “Оран”, “Боз кузгалды” һәм башка кылычтан да үткен тел белән язылган әсәрләре публицистика үрнәге булып тора.
Гәзитебез ветераннары хәтерләвенчә, Нәҗип абый еш кына болайрак кабатлаган: “Иҗат кешеләренең туган йортлары берәү генә булмый. Минем дә икенче туган йортым – “Кызыл таң” редакциясе. Бу коллективта мин әдәбиятка ныклап аяк бастым, һәрчак теләктәшлек һәм ярдәм тойдым”.
Нәҗип абый гомер буе, инде бик олыгайган көннәрендә дә “Кызыл таң”га еш килеп йөрде, гәзитебезнең даими авторы, хөрмәтле кунагы, якын дусты булды.
Фото: "Кызыл таң" архивыннан.