"Хәзер әйләнә-тирә мохит, ярдәм һәм йогынты турында сөйләү модага керде. Һәм мин бу факторларның һәрберсенең мөһимлеге белән килешәм. Ләкин без аларга гына бәйле, дигән фикер белән тамырдан килешмим.
Тыштан ярдәм — бу, әлбәттә, бик яхшы. Бу - кешелекле. Бу дөньяны яхшырак итә. Һәм мин моның мөһим булуы турында күп тапкырлар әйттем. Ләкин бу иң мөһиме түгел. Иң мөһиме - сез үзегез.
Мин упкын читендә булганда мине кешеләр коткарды. Бу упкыннан чыгарга вакыт җиткәч - мин моны үзем эшләдем. Аларга таянып. Ләкин үз-үземә ышанып. Һәм һәрнәрсәдә шулай булырга тиеш.
Үзеңдә көч эзләргә өйрәнү мөһим. Алар безнең һәрберебездә бар. Сез моны хәзер күрәсезме, юкмы, әмма сездә инде зур потенциал бар. Һәм әгәр аны башка кешеләр көчәйтә икән - бу бик яхшы. Ләкин әгәр дә сезнең тормышыгыз бу кешеләрдән тора икән, сез нәрсәнедер дөрес эшләмисез. Уйланырга кирәк.
Ахыр чиктә, «Аллаһка өмет ит, ә үзең сынатма" дигән гыйбарә болай гына әйтелмәгән. Беренче чиратта, үзегезгә ышаныгыз. Сез булдырырсыз. Сез уйлаганнан көчлерәк!" - дип язган Рөстәм Нәбиев.
Аның белән килешәсезме?