+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
2 декабрь 2024, 08:35

Рөстәм космоска очарга җыена

Рөстәм Нәбиев якын киләчәккә планнары белән шаккатырды.

Рөстәм космоска очарга җыенаРөстәм космоска очарга җыена
Рөстәм космоска очарга җыена
Эльбрусны буйсындырганнан соң ул яңа рекордларга тартыла һәм космоска очарга җыена.

Рөстәм Нәбиев 2015 елда Омскида казарма ишелгәндә аякларын югалтты. Ул чагында ул япь-яшь егет иде. Бүген инде - танылган блогер, тауларны буйсындыручы, шулай ук Русиянең Иҗтимагый советы әгъзасы һәм Башкортостан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы.

Рөстәм Нәбиевнең киләчәккә планнары зурдан. Ул таулардан да биегрәк күтәрелергә җыена: космоска очарга тели. Аның сүзләренчә, космоста беркайчан да инвалид, атап әйткәндә, аяксыз кеше булмаган. Ул моның мөмкин булуына һәм үзенең хыялын тормышка ашыра алачагына ышана.
 
Без дә ышанабыз. Рөстәм булдыралмаган эш юктыр ул бу дөньяда. Уңышлар!!!

Фото: Нәбиевның шәхси аккаунтыннан

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас