Абруйлы мөгаллимә, күпләрнең остазы Җәмилә Хәйретдинованың тууына 100 ел
Гомер йомгагын сүтә-сүтә, кеше үткәннәрне барлый, киләчәген уйлый. Ә күңелләрдә хатирәләр диңгезе шаулый. Төрле хәл-вакыйгалар, онытылмаслык очрашулар, бигрәк тә кыңгыраулы мәктәп еллары истән чыкмый. Пионерга керү, табигать кочагында учак ягу, металл сыныклары җыю, походка бару — һәммәсе хәтердә. Ә менә ботаника укытучысы Җәмилә Хәйретдинованың урманга экскурсиягә алып баруын, үсемлекләр дөньясы белән танышуны ничек онытасың?! Анда без туган җиребездә нинди агачлар, җиләк-җимешләр, чәчәкләр үсүе белән кызыксындык, гербарий өчен төрле үсемлекләрнең яфракларын, чәчәкләрен җыйдык. Укытучы апабыз безгә кайбер дару үләннәре хакында, аларның файдасы турында да сөйләде. Ә инде алдагы дәрескә гербарий ясап алып килгәч, күзлеген сөртә-сөртә, эшләребезне карап, тиешле билгене куеп, кемнедер мактап, аркасыннан сөеп тә алыр иде. Болар кичәгедәй күз алдына килеп баса. Уйлап карасаң, моңа инде 57 ел үткән. Әй, гомер куласасы ничек шулай тиз әйләнә икән?! Ә мин шул гомер арканын ишкәндә күңелемнең ак пәрдәсен сак кына ачам да, анда мөлаем йөзле, искиткеч пакь күңелле мөгаллимә — Җәмилә Мөхит кызын күрәм.
Янә хатирәләргә биреләм. Ул бит әле заманында күрше Кунаккул мәктәбендә минем инәкәйне математикадан укыткан булган. Соңрак инде аларның гомер сукмаклары Кыңгыр-Мәнәвез авылында кисешә. Инәкәй кечкенә Разыя авылы кызы булса, Җәмилә апа күрше Усак-Кичү авылында дини гаиләдә туган. Җәмилә — гарәп исеме, ул ачык күңелле, акыллы, сөйкемле, булдыклы, сабыр дигәнне аңлата. Хәер, бу күркәм кешелек сыйфатлары аны гомере буена озата бара да инде. Максатчан кыз Никифар авылына йөреп укырга да рухи көч таба. Тик менә 7нче сыйныфта укыганда язгы ташкында елга аша чыкканда салкын тидерә. Шулай да ул 10нчы сыйныфны тәмамлауга ирешә. Тик менә шатлыклы бәйрәмгә җыелган көнне — 1941 елның 22 июнендә илебез күген кара болытлар каплап ала.
Мөхит аганы да фронтка озаталар. Яшүсмер Җәмилә әнисе Зәхирә белән әтисенә гарәп хәрефләре белән хатлар яза. Бу коточкыч мизгелләрне Җәмилә апа истәлекләрендә дә язган: “...Тормыш юлым шушы коточкыч сугышта җиңү өчен фидакарь хезмәттән башланды. Бөтен эш хатын-кыз, яшүсмерләр җилкәсендә. Иртән балаларны укытабыз, төнлә ашлык сугарга, көлтә җыярга йөрибез. Кыш бик салкын булды. Мәктәпкә барып җиткәнче укучыларның язу каралары туңа. Аны куеннарына тыгып эретәләр. Китаплар, дәфтәрләр җитешми. Дәрестән соң, өй эшләрен эшләп, өлкәннәргә ярдәмгә ашыгалар. Укытучылар, колхоз эшенә дә йөреп, 100-200 хезмәт көне ясыйлар иде. 15 көн саен спектакльләр, концертлар куяр өчен башка авылларга җәяү бардык. Декорацияне ат чанасына салып алып бара идек... Сугыштан соң да авыл кешесенә җиңел булмады, әмма сыгылып төшмәдек”...
Җиргә берегеп, яшәү кадерен җилекләренә сеңдереп, мөгаллимә дәрәҗәсенә күтәрелгән кызның үткәнен чамалаганда ирексездән күренекле язучы Чыңгыз Айтматовның “Җәмилә” дигән әсәрендәге хатын-кызларның басудагы батырлыгы искә төшә. Ул болайрак тасвирлаган: “Кояшның шулкадәр кыздыруыннан хәтта урак кызган...” Ә бит алар түзгән. Кояшта бите пешкән, куллары сөялләнгән Җәмилә апабыз да боларны кичергән, урагын да урган, җирен дә сөргән, киләчәккә максатлар да куйган. Бәләбәй педучилищесын тәмамлагач, тәүдә — Яңа Васильевка, соңыннан Кунаккул мәктәпләрендә укыта. 1947 елда кияүгә чыга.
Аның укытучылык хезмәте, башлыча, Кыңгыр-Мәнәвез мәктәбе белән бәйле була. Кайда гына укытса да, кем белән генә аралашса да, Җәмилә Мөхит кызыннан һәрчак гадилек, самимилек, ихласлык бөркелә иде. Күзлеге аша сирпелгән гыйлем нурлары куңелләребезне җылытты да, барыр юлларыбызны да яктыртты. Күпләребезнең һөнәр сайлавында аның тынгысыз хезмәте зур роль уйнагандыр, әлбәттә.
Күңел исә, дәрьядай дулкын булып, янә балачакка алып кайта. Ул без укыган элекке, иске балалар йорты биналарын, бер сафка тезелгәндәй юкә, сәрви агачлары аллеясен искә төшерә. Биредә без ГТО нормативын тапшыра идек. Янәшәдәге шәхси бакчалар мәйданында чаңгы ярышлары үткәрелде. Соңрак, монда канау ясап, “Басу” чишмәсеннән агып төшкән суны мәктәпнең яшелчә бакчасына юнәлтәләр. Бу эшне оештыру эше ул чактагы ботаника, биология укытучысы Җәмилә Мөхит кызына йөкләтелә. Мәктәп яны участогы эшен җанландыруда лаборантка Флүрә Нәгыймова да теләп катнаша. Алар иртә белән помидор-кыярларга су сибә, соңыннан укучылар белән бергә чүп үләннәрен дә утый, үсенте түтәлләрен йомшарта. Укытучылар кытлыгы ул вакытта һәр мәктәптә диярлек сизелә. Электән төгәл фәннәргә хирыслыгы булган Җәмилә апаны янә математика укытучысы итеп тәгаенлиләр. Ул әлеге фәнне балаларның күңеленә ярып сала белгән. Ә бит аңа бернинди институт та тәмамлау форсаты тими. Нибары тормыш университеты сукмакларыннан гына белем үрләренә талпынырга туры килә. Укытучы-практик булу, үзлегеннән күп уку матур нәтиҗәләр биргән, күрәсең.
Бу язманы матбугатка әзерләгәндә шактый гына авылдашларыма мөрәҗәгать итәргә туры килде. 90 яшьлек хезмәт инвалиды Рифкать Гыймазетдинов болайрак искә алды: “Җәмилә апа тыныч булды, ягымлы карашы белән хәтта шук малайларны да үзенә карата белде. 7нче сыйныф җитәкчесе буларак, ул безне — чабата кигән малайларны: Рифкать Вахитов (соңыннан 3 орденлы механизатор), Назар Сафиуллин (югары белемле укытучы булды) кышкы салкында җәяүләп, Бишбүләккә комсомолга керергә дә алып барган иде. Юлда ук төрле сорауларга бергәләп җавап эзләдек...”
Ә менә күптәнге коллегалары укытучы апабызны ничегрәк хәтерли икән? “Җәмилә Мөхит кызы безнең өчен үрнәкле, тормыш дәресләренә юнәлтүче педагог, остаз булды. Без аңардан күп нәрсәгә өйрәндек. Ул дәресне балаларның йөрәгенә кереп аңлатты, төрле педагогик алымнар кулланып, хәтта Иран Хөснетдинов кебек оялчан баланың күңеленә дә ачкыч тапкан, математика фәненә мәхәббәт уята алган мөгаллимә ул”, — дип искә алдылар Башкортстанның атказанган укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы Асия Сафина һәм укытучы-методист, Русиянең мәгариф отличнигы Галия Гатауллина. Бу нәүбәттә шактый озак еллар бергә эшләгән мактаулы педагогик хезмәт ветераннары: Миңнур Ханнанованың, Мәгъмүрә Фазуллинаның да әйтер сүзләре булды: “Җәмилә Мөхит кызы, сынауларга бирешми, куйган максатына ничек тә ирешергә омтылучан, тормышны, һөнәрен яраткан, балаларга йөрәген биргән, үз методикасы булган, һәйкәл куярлык өлкән укытучы, киңәшче иде”. Бер уңайдан шуны да өстәп әйтү артык булмастыр: укытучы апабыз кайбер укучыларда нинди сәләт яисә аның нәрсәгә хирыслыгы барлыгын тоемлаган. Бу, әлбәттә, педагогта психологик сиземләү булуы хакында сөйли. Шулай булмаса, булачак Башкортстанның халык артисты Марс Сафиуллинга яисә уку отличнигы, хәрби офицер Рәүф Салаватовка: “Сиңа мотлак шушы уку йортына барырга кирәк”, – дип әйтә алыр идемени?!
Әйткәндәй, аңарда биологиядән, химиядән белем алган дистәләгән укучы вузларга укырга керде. Ерак та барасы юк, бер урамда уйнап үскән замандашым, медицина институтын тәмамлаган, Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы Зилә Хисмәтуллинаны мисалга китерергә була. Ул болайрак искә алды: “Җәмилә Мөхит кызы ягымлы, түзем, ярдәмчел кеше иде. Миңа педиатрга укырга киңәш бирде. Хәтта студент кешегә юлга акча да биргәләде. Бик тә рәхмәтлемен. Өйләрендә һәрчак чисталык, өстәлдә тәмле камыр ашлары булды. Ә үзе авырткан куллары белән бияләй, келәм бәйләр иде...”
Әйе, гомер арканын ишкәндә төрле хәлләр: сикәлтәле юллар, көтелмәгән борылышлар да, сабырлык касәләренең мөлдерәмә тулган чаклары да булгандыр. Акыллы, максатчан кеше һәммәсенә түзә инде. “Сабыр төбе — сары алтын”, — диләр бит. Йорттан-йортка күченеп йөрүләр дә булды. Фатирда торып, йорт бетергәндә Җәмилә апа көянтә белән ашын, башка ризыкларны үзе ташыган. Бу эшләрдә балта остасы, әткәм Зөфәрнең дә катнашканын, тәрәзә яңаклары, капкачлары ясаганын әле дә хәтерлим. Алдынгы “Победа” колхозының партком секретаре, сугыш ветераны Габдулла абый белән төрле шартларда яшәсәләр дә, алар 3 балага гомер бүләк итә. Өлкәне Камил — инженер-автомобиль сынаучы, озак еллар Яр Чаллы шәһәрендә яшәде. Наилә — югары белемле биолог, гаиләсе белән Бәләбәйдә гомер итә, дин юлында. Рәмилә исә, заманында вуз тәмамлап, фармацевт һөнәрен сайлады. Ул авыру әнисенең кечкенәдән үк ярдәмчесе була.
Сәламәтлегем яхшырып китәр дип өметләнеп тапкан төпчек Рәмиләсе дә соңрак каты авыруга дучар була, бик тә сызлана. Газиз ана канын да тапшырып карый. Нишлисең, бала бәгырь ите шул. Соңрак Җәмилә апа үзе дә тәмам аяктан егыла. Ни аяныч, 62 яшендә ул якты дөнья белән хушлаша.
Язмамны исә Энҗе Мөэминованың шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Укытучы апам безнең өчен
Кызганмады үзенең бар көчен.
Безне сөйде, безгә белем
бирде,
Рәхмәт аңа изге эше өчен...
Әнвәр Сөләйманов,
Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.