«Исегездә булса, мин ел башында Мәскәү шәһәренең Пресня район судына казарма җимерелү нәтиҗәсендә үземә килгән әхлакый зыянны компенсацияләүләрен таләп итеп килгән идем. Суд карар чыгарды. Алар минем сәламәтлегемне, ике аягымны югалтуымны, гомерлек инвалид калуымны 1 миллион сумга бәяләде. Алар фикеренчә, бу – гадел һәм әйбәт сумма. Әлбәттә инде, без бу карар белән килешмәдек. Шикаять белдерергә килдек. Карап карыйк, бу юлы суд нинди карар чыгарыр», – ди блогер.
Икенче язмасында Рөстәм суд карарының үзгәрүнен хәбәр итә. "Без 5 миллион компенсация алуга ирештек. Бу - әлеге инстанциядә алырга мөмкин булган иң югары сумма. Югары судка кассация биреп без аны арттыра да алыр идек. 5 миллион - безнең алдагы хәрәкәтләребез нинди булуына карамастан, түләнәчәк. 5 миллион 1 миллионнан артык, әлбәттә. Без аз булса да үз хокукларыбызны якладык. Ура!" - дип язган ул.
Фото: Нәбиевның шәхси битеннән