Мәскәү шәһәрендә яшәүче Чакмагыш егете Азат Гомәров берничә ел инде үзе укыган Аблай урта мәктәбе укучыларына “Әллүки” журналлары яздыра, укытучыларына алар яратып укыган “Тулпар”ны бүләк итә. Якташлары өчен бик күп игелекле эшләр башкаручы, милләт җанлы, мәдәниятле кеше ул. Аның ярдәме белән Аблай авылы китапханәсе дә татар телендә дөнья күргән, халык бик яратып укыган әдәби китаплар белән тулыланып тора. Өстәвенә, бу игелекле якташыбыз бик кызыклы әңгәмәдәш тә булып чыкты.
– Азат Миңнуллович, якташларга игелекле булу хисе, теләге күңел кушуы буенчамы, әллә аның башка сәбәпләре дә бармы?
– Безнең Аблай авылы халкы юмарт, бик ярдәмчел ул. Якты йөзе, җылы сүзе белән кеше күңелен күтәрә белә. Мин кечкенәдән авылдагы абзый-апаларның күңел җылысын, ярдәмен тоеп үстем.
Кызганычка каршы, язмыш безне, өч баланы, иркәләмәде. 1986 елның язында бала тудырганда өзлегүдән әниебез дөнья куйды. Ул чакта апам Айсылуга – 8, миңа – 5 яшьләр тирәсе, энем Айрат туып кына калды. Без Гадилә нәнәй белән Заһит картәти тәрбиясендә үстек. Алар инде өлкән яшьтә иде, картәти Бөек Ватан сугышын кичкән, каты яраланулар алып, инвалид булып кайткан. Шулай да хуҗалык зур, ике-өч сыер тотып, күпләп кош-корт асрап яшәде алар. Кайгы-хәсрәтне дә күп күрделәр. Тугыз балага гомер биреп, аларның алтысын үзләре исән чакта җир куенына салдылар. Аннары безне, өч баланы, аякка бастырдылар.
Безгә дә кечкенәдән кул арасына керергә туры килде. Әле мәктәпкә укырга киткәнче, иртән-иртүк торып, мич ягарга да, тиз генә сыерларны савып, сепараторны көйләргә, ике чиләк сөт аертырга өлгерә идем. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук фермага эшкә йөри башладым, бозаулар да караштым, көтү дә көттем. Алдынгы бозау караучы Әмир абый Сәетов мине ярдәмчесе итеп алды. Яхшы артым алган саен ул миңа да акчалата өлеш чыгара иде. Флүр абый Сафин белән ферма көтүен көткән чакларны да сагынып искә алам. Аның төенчегендә һәрвакыт минем өчен дә күчтәнәч була иде. Дүрт йомырканың икесен миңа сузып: “Аша, улым, апаң сиңа да өлеш куйды”, – дип әйтә иде. Җәйләүдә Инсаф абый Хәйруллин белән көтү көткән чаклар да хәтердә. Җор сүзле, күңелне күтәрә белүче абзый иде ул.
Әнә шундый изге күңелле якташларым мине эш сөяргә, ярдәмчел, кешелекле булырга өйрәтте. Укытучыларым да миңа карата һәрчак рәхимле булды. Шуңа да бүген аларга җавап итеп, игелек кылу, күңелләрен күрү мөмкинлегем бар икән, моны чын күңелдән эшләргә тырышам.
– Эштә чыныгып үскән кеше буларак, бүгенге заман балаларының укуга артык чумуларына ничек карыйсыз?
– Хезмәт баланы үзаллы булырга, бар нәрсәгә өлгерергә, бирешмәскә өйрәтә. Әйтик, мин хәзерге балаларның сәдәф каптыра, ботинка шнурын бәйли алмавына гаҗәпләнәм. Дөрес, хәзергеләр бездән белемлерәк, зирәгрәк, күпне белә, заманча техникалардан оста файдалана. Тик тормышта кирәк булган элементар нәрсәләрне эшли белми, югалып кала.
Без дә укымадык түгел, укыдык. Тырышып, күңел биреп. Ләкин дәресләргә әзерләнеп тә, өлкәннәргә ярдәмләшеп тә, төрле чараларда катнашып та өлгерә идек. Гомумән, без укыган елларда мәктәп тормышы шау-гөр килеп торды. Спортны яраттым, кул көрәше буенча ярышларда җиңүләрем аз булмады. Җыр-биюгә дә маһирлык бар, чөнки нәселебездә гармунчылар да, җырга оста туганнар да байтак. Сыйныфыбызда ике гармунчы – Илнур Сафин һәм Фәнүз Сәлимов, ә мин – җырлыйм. Бәйрәмнәр, конкурслар, район смотрлары – бер генә чара да бездән башка үтми иде. Соңыннан, үсә төшкәч, авыл туйларын да гөрләттек әле без.
– Сез бик шук укучы булгансыздыр кебек...
– Без сыйныфыбыз белән шундый булдык. 13 малай һәм 6 кыз укыдык. Үзара бик тату идек, әле дә очрашып, аралашып яшибез.
Мәктәп елларыннан шундый бер вакыйга истә калган. Телевизор экраннарында “Просто Мария” сериалы бара. Аны иртәнге 10нар тирәсендә һәм кич күрсәтәләр. Мәктәптә “Көзге бал” буласы көн, шул көнне сериалның соңгы сериясен күрсәтәчәкләр. Димәк, кич киноны карый алмаячакбыз. Хезмәт дәресе укытучысы Светлана Владимировнаның өе мәктәп каршында гына. Укытучыбызны күндереп, аларның өенә сериал карарга киттек. Тезелешеп “Просто Мария” карап утырганда, безне эзләп, директорыбыз Римма апа Кодаярова килеп кермәсенме?! Барыбызга да эләкте инде, билгеле. Аның каравы, без бердәм идек, хәтта дәрестән дә барыбыз бергә качтык...
– Азат Миңнуллович, балачак елларында тансык кына эләккән бәхетле мизгелләрнең иң-иңе хәтерегездәме?
– 4нче сыйныфта укыган чакта авыл көтүен көткәннән җыелган акчага өр-яңа “Уралец” велосипеды сатып алдым. Ул минем иң зур хыялым булгандыр. Март ае иде. Авыл универмагына велосипед кайтканын белдем. Нәнәй белән барып алдык. Минем аяклар җиргә тими, ике чакрым араны очып кына бардым, әле кар да эремәгән юлдан җилдереп кенә кайттым. Иң бәхетле көнем булып гомергә истә калды. Үзем тир түгеп, эшләп алганга да бик кадерле булды ул миңа.
– Сез эшсөяр генә түгел, чын ватанпәрвәр дә бит әле. Армиягә китү тарихыгыз гына да ни тора!
– Үҗәтлек бар ул миндә! (Көлә. – ред.) Башкала военкоматыннан борып кайтардылар. Хезмәткә алыну өчен 1,48 сантиметрлы буем кыска, 2 сантиметр гына җитми икән. Ояты ни тора! Райондагы хәрби комиссариатка янә киттем. Хәлне аңлаттым. “Барам дигәч, барам!” – димен. Шунда эшләгән өлкән яшьтәге абзый киңәш бирде: “Гомәров, соң алай бик барасың килгәч, аз гына аяк очына басарга кирәк иде бит!” – ди. Икенче баруда шулай эшләдем дә. Ике ел хезмәт бурычымны үтәп, соңгы алты аенда Чечняда булып, исән-сау әйләнеп кайттым. Егетмен дигән кеше ил алдында бурычын үтәргә тиеш. Мин бүген дә шундый фикердә.
– Сезнең кебек егетләр турында “тугач та кендеге җиргә береккән”, диләр. Шау-шулы Мәскәүгә барып чыгу тарихыгыз да кызыксындыра...
– Дөрес, авылда төпләнеп каласы егет идем. Армиядән кайткач, туган колхозымда эшләдем. Авырып яткан картәтине тәрбияләп, соңгы юлга озаттым. Нәнәй мин армиядә чакта вафат булды. Соңыннан гаилә кордым. Кызыбыз Эльзара һәм улыбыз Рамазан туды. Аларның киләчәген уйлап, без Уфага күчендек. Мин Себердә дә эшләп алдым, аннары электр челтәре компаниясенә эшкә урнаштым.Ә Мәскәүгә күченеп килүем болай булды. Мине илебез башкаласындагы бер фатирга электр үткәрергә чакырдылар. Урысчалатып әйткәндә, “шабашка”га була инде. 2013 елның җәендә өч көнгә дип килгән идем, әле булса Мәскәүдәмен... Эшемне башкаладагы зур компания хезмәткәрләре күреп, үзләренә чакырдылар. Бу компания зур һәм җитди объектларны хезмәтләндерә. Мәскәүнең Третьяков галереясы дәүләт музеена да нәкъ шулай эләгеп киттем. Бүген мин биредә электромонтер булып эшлим һәм моның белән бик горурланам. Гади авыл егете булсам да, үз көчем, тырышлыгым белән мәскәүлеләрнең ихтирамын яулый алдым.
– Азат әфәнде, социаль челтәрләрдән күренүенчә, Сезнең тормыш мәдәни чараларга бик бай. Әле концертта, әле футбол матчында, әле Татарстанда, әбиегездә кунак булып утырасыз...
– Башкортстан, Татарстан артистларының концертларын калдырмыйм, барысына да диярлек йөрим. Танылган шәхесләрнең күбесе белән сөйләшү, танышу урыны – ул Третьяков галереясы. Мәскәүгә килгән һәркем монда кермичә китми бит. Алар мине белмәсә дә, мин аларны танып торам, якташларча килеп эндәшәм.
Бервакыт Уфаның “Нур” татар дәүләт театры актрисасы Гөлназ Мөхәммәдиева музейда телефоннан сөйләшеп тора. Үзебезчә, саф татар телендә! Рәхәтләнеп сөйләшеп тордык.
Әйткәндәй, хатыным Гөлнара белән танышу да Третьяков галереясында булды. Ахирәте белән Мәскәү, музей күрергә килгән Кама Тамагы кызы белән 2022 елдан бирле бергәбез. Балаларыбызны да яратып, бергәләп тәрбиялибез.
– Азат Миңнуллович, балалар турында сүз чыккач, Сезгә туган мәктәбегездәге башлангыч сыйныф укучыларының һәркайсына “Әллүки” журналы яздыруыгыз өчен зур рәхмәт белдерәсебез килә!
– Балалар телефонда уйнап кына үсмәсен, туган телдә чыгучы бик матур журнал барлыгын да белсен дип тырышуым. Мин үзем республикабызда татар телендә “Әллүки” журналы чыгуын белгәч, бик сөендем. Беләсезме, туган телне саклау, халкыңа игелек кылу өчен трибуналардан купшы сүзләр сөйләү дә, романнар язу да мотлак түгел. Гади генә гамәлләрең белән милләтең өчен файда китерә аласың. Мин Мәскәүгә юлы төшкән һәр якташыма, хәтта бер белмәгән кешеләргә дә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Кайчандыр үземә игелекле булган кешеләрнең тәрбиясе канга сеңгән. Изгелек җирдә ятмый ул.
Фото Азат Гомәровның шәхси архивыннан.