Булмаганны бар, димәдем,
Дан-шөһрәткә китмәде ис.
Наҗар Нәҗми.
Алар хакында сүз әйтергә батырчылык иткән кешеләрем, миңа мәгълүм булуынча, һичкайчан да билгелелеккә омтылмады. Ә дан турында әйтеп торасы да түгел. Алар матур итеп сөйли белмәде, уйлары исә әйбәт булды, гамәлләре – тагын да яхшырак. Автор буларак, шуны горурланып әйтә алам: дистәләрчә очеркларымның геройлары иген икте, җир асты хәзинәләрен эзләде, дәвалады, укытты, фәнне алга этәрде, төзеде... Бу кешеләр – замандашларым, тормышның үзен бар итте.
Эшкә мөкиббән бирелгән кешеләр, гадәттә, тыйнак була. Дустым Хәмит Нәбиев та шундыйлардан. Язмыш безне күп еллар очраштыра тора. Моңа, бәлки, Хәмит Миңнехәмәт улының Уфага юлы төшүе, ә үземнең гомер бакый Дүртөйле дип януым да сәбәпчедер. Һәркемебезнең йөрәк бәгыре, җан тарткан урыны бар, шуларсыз ничек яшәмәк тә, ул яшәүдән нинди мәгънә тапмак кирәк?!
Язмышыңны сүз белән бәйләдеңме, синең тормышың инде үзеңнеке түгел. Чәчмә әсәрләр, шигърият юнәлешендә эшләүчеләр турында, хәбәрдар булмагач, әйтмим, иллә мәгәр мәсьәләләрне төптән сөрүче публицистика, кызганычка каршы, хәзер гәзит-журнал сәхифәләреннән төшеп калган очерклар (сөйләр шәхесне, хәл-вакыйганы уртага салып бәян итү, урысча әйткәндә, “очертить” мәгънәсен йөртә бит) – матур әдәбиятка көндәлек яңгыраш бирүче жанрлар.
Хәмит Нәбиевны дистәләрчә ел беләм. Ул – Дүртөйледә “аһ!” дип сокланырлык журналист. Гомер үтә, дип үкенмик. Шәхсән Хәмит дусны алганда, мин аның нәрсәгәдер зарланып йөргәнен хәтерләмим. Тормыш бәсен белгән мөхәррир, каләм тоткан һәркем көнләшерлек журналист... Нәбиевның кайсы сыйфаты өстенрәк икән?
Ул озак еллар мөхәррирлек иткән абруйлы басма, шуннан дәртләнеп очкан ничәмә буын дүртөйлелеләр – төрле тармакларда үзен күрсәткән булдыклы ир-егетләр һәм Дүртөйледә генә сихри матурлыкка ия булган кызлар...
Әмма Нәбиев мондый раслауларга ышанмас иде, гомер бакый Хәмит Миңнехәмәт улы үзен һәркем каршында бурычлы кебек тоя торган иде һәм шундый тойгы аңа хезмәт каһарманнарының исемнәрен халык аңында яңартып тору эшендә дәрт биргәндер. Хәмит дусның тырышлыгы, күпләр тиз генә аңлый алмастай үҗәтлеге белән ничәмә кешенең батырлыгы, хезмәтләре, горурланып сөйләрлек эшләре расланган.
Республикада очерк дигән авыр әдәби-публицистик жанрда эшләүчеләр хәзер сирәк. Ә район дәрәҗәсендәге матбугатта алар югалды дип әйтерлек. Кулга килеп эләккән, очерк дип тәкъдим ителгән язмага күз салсаң, анда саннар, сүз барган кешенең тәрҗемәи хәле. Мондый әйбер белән зарураттан гына танышасың. Игезәк язмалар, ни исеме, ни җисеме юк геройлар...
Олыгаеп баручы дустым, чыннан да каләмкяр дип әйтерлек оста Хәмит Нәбиевның язганнарын бик күптән укып барам. Аның әсәрләренең үз теле бар, Хәмит һәр нәрсәне үзенчә генә күрә, хәлләргә бәһане дә үзенчә бирә. Бәгъзе журналистар, әллә белем, әллә тәҗрибә җитмәүдәнме, чагу эпитетларны рәхәтләнеп тезә. Сабыр укучы, автор геройларының ниятләре, гамәлләре, хыяллары аша аларның чыннан да яхшы кеше булуларына, саф намуслы, авырлыклардан курыкмауларына ышана.
Хәтерем ялгышмаса, аның тәүге очеркы Башкортстан китап нәшриятында чыккан “Хезмәт каһарманлыгы” дигән җыентыкта басылган иде. Яшь кенә егет. Журналистлар берлегенең җаваплы сәркәтибе Давид Гальперинның: “Игътибар ит әле, бу егеттә нидер борынланган кебек бит”, – дигәне хәтердә калган.
Шәйләдем. Таныштым. Дуслаштык. Аеруча эчкерсез хөрмәтләгән Җәлил Вәлиевны алмаштырып, Хәмит Дүртөйле районы гәзитенә эшкә килгәч. Бу вазыйфада утыз ел! Әйтүе генә ансат. Төрле утырышлар, коллегияләрдә күп еллар бергәләп фикер алыштык. Хәмит тел чарлауга әвәс булмады, сүз алса, эшлекле, саллы итеп әйтә белде.
Күп эшләре турында озакка сузып тормыйм, иллә офсет ысулы белән басу, гәзитнең һәммә процессларын компьютерга кертү, китаплар, дәфтәрләр чыгару, икътисади үзаллылыкка ирешү, редакция хезмәткәрләре өчен торак төзү – саный китсәң, озынга тарта...
Коллективның эш тәҗрибәсе ул чактагы Матбугат министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә каралган иде. “Юлдаш” гәзите тармакның терәк предприятиесе дип танылды. Дүртөйлегә чираттагы барганда урындагы телевидение хезмәткәрләре күргәннәремне бәяләвемне үтенгәч, “Гаҗәпкә калудан – соклануга кадәр”, дип кенә җавап бирдем. Һәм бу һич арттыру булмады. Редакция штатында профессиональ белемле дүрт хезмәткәр – Казан университетының журналистика факультетын тәмамлаган егетләр һәм кызлар, биш-алты атказанган мәдәният хезмәткәрләре, Язучылар берлеге әгъзасы эшли. Мондый күренешне республика басмасында да очратмассың. “Юлдаш”ның тиражы 12 мең данәгә җитте.
Бер заман Хәмит Нәбиевтан “Известия Башкортостана” гәзитенә Наҗар Нәҗми турында мәкалә язып җибәрүен үтенгән идем. “Шагыйрь йөрәгеннән ургылган чишмәләр” дип аталган новелла беркемнең дә кулы кагылмыйча басылып чыкты. Әлеге җыентыкка керә алмый калуы аяныч булды. Хәзер исә дустым һәм фикердәшемнең язмаларының Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Свердловскида басылып торуын беләм. Ул үзебездәге күп басмаларның лауреаты булды, Наҗар Нәҗми, Зыя Мансур премияләрен алды.
Язмышым шулдыр: республика матбугатында озак еллар эшләү, телевидение, радио белән хезмәттәшлек мине Дүртөйленең бик күп күренекле ул һәм кызлары белән очраштырды, дуслаштырды. Рифкать Еникеев, Мөнәвир Галиев, Хәниф Вәлиев, Хавис Каюмов, Флүр Хәтмуллин, Фәүзия һәм Вил Казыйхановлар, Мөхлис Шакиров, Зиф Имамов, Хәмит Шәрипов... Күп еллар Риф Йосыповны беләм һәм аның ирләрчә мөнәсәбәтен бәялим.
Хәмит Миңнехәмәт улы миңа “Язмышларның алтын бөртекләре” дип аталган очерклар китабын бүләк итте. Анда язылганнарның һөнәри дәрәҗәсе дустымның бүген дә журналистлар гаиләсендә абруйлы урын биләве турында сөйли.
Марсель КОТЛЫГАЛЛӘМОВ.