+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Шәхес
23 гыйнвар 2025, 08:10

"Ул гаебен таныды..."

Шагыйрә Лилия Тимергалиеваны  күршесе рәнҗеткән.

"Ул гаебен таныды..."
"Ул гаебен таныды..."
Ул лифтка кергәч, төймәсенә басарга ярдәм итүче инструментын югалткан. 
 
«Әлеге инструмент «захват» дип атала. Ул – физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен зур ярдәм. Идәнгә төшеп киткән яисә идәндә яткан әйберләрне алу өчен кулланыла. Мин аны лифт төймәләренә басу өчен дә файдаланам.

Соңгы тапкыр лифтта күршеләрем белән мендем, һәм алар минем этаж санына басты. Шул сәбәпле әлеге инструментымны онытып калдырганмын. Икенче көнне мине машина йөртүчебез менеп алды. Кич белән подъездга керәм һәм минем «коралым»ны кемдер алган, яки урлаган икәнне аңлыйм.

Ватсап төркеменә: «Берәрегез күрмәдеме?» – дип яздым. Башта җавап бирүче булмады. Аннан соң берәү шуңа охшаган әйбернең чүплектә ятуын әйтте. Тагын берничә кеше шушы ук сүзләрне кабатлады. Берсе, иренмичә, чыгып эзләп тә керде, тик таба алмады.

Инструментымны кем чыгарып ташлаган булып чыкты, дисез?

Балалар да, кемгәдер килгән кунаклар да түгел, миңа бу әйбернең бик кирәк икәнлеген белеп торган күршем. Әйе, ул гаебен таныды, акча тәкъдим итте. Әмма эш акчада түгел бит, ә кешеләргә карата хөрмәт булмауда. Безне кечкенәдән, кеше әйберенә тиярга ярамый, дип тәрбияләделәр», – дип язган Лилия Тимергалиева.

Фото: шагыйрәнең шәхси аккаунтыннан.
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас