-17 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Шәхес
25 гыйнвар , 09:05

Мөсәйрә әбине 105 яше белән котлыйбыз!

...Кыз артиллерия полкы батареясендә зенитчы, элемтәче булган. Аңа атарга, снарядлар ташырга, сугышчан постта һәлак булган иптәшләрен алыштырырга туры килгән. Бервакыт элемтәне тәэмин итү өчен ул атышлар астында ялгызы гына Иделне салда йөзеп чыга.

Мөсәйрә әбине 105 яше белән котлыйбыз!
Мөсәйрә әбине 105 яше белән котлыйбыз!
Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Заһир Хәкимов Бөек Ватан сугышы ветераны Мөсәйрә Ногман кызы Фатыйхова белән очрашып, аны 105 яше белән котлады.
 
Заһир Хәкимов ветеранга Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачевның Рәхмәт хатын тапшырды, Мөсәйрә Ногман кызының ил тарихында уйнаган мөһим ролен ассызыклады.
 
– Ветеран, Сталинград сугышында катнашкан апа, ныклык, батырлык һәм фидакарьлек символы булып тора, –─ дип белдерде депутат. – 1942 елның маенда Уфадан Сталинград фронтына Башкортстаннан беренче хатын-кызлар эшелоны юлга чыга. Анда бөтен республикадан 3600 кыз була. Мөсәйрә Ногман кызы Дүртөйле районыннан 50 кыз арасында Идел буендагы иң каты сугыш барган шәһәрне сакларга китә.
 
Кыз артиллерия полкы батареясендә зенитчы, элемтәче булган. Аңа атарга, снарядлар ташырга, сугышчан постта һәлак булган иптәшләрен алыштырырга туры килгән. Бервакыт элемтәне тәэмин итү өчен ул атышлар астында ялгызы гына Иделне салда йөзеп чыга. Батыр якташыбыз полк составында Берлингача барып җитә.
 
Ветеран III дәрәҗә Дан, Ватан сугышы орденнары, “Сталинградны саклаган өчен” һәм “Берлинны алган өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
 
Тыныч заманда Мөсәйрә Ногман кызы гомерен урыс теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуга багышлый, өч бала тәрбияли. Бүген ул үзенең биш оныгы, җиде туруны һәм бер оныкчыгы белән горурланып яши. Аңа сәламәтлек һәм бәхетле картлык телибез!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: