+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Шәхес
27 гыйнвар 2025, 08:40

Арабыздан китүенә - 9 ел...

Тугыз ел элек Вәсилә Фәттахованың йөрәге тибүдән туктады.

Арабыздан китүенә - 9 ел...
Арабыздан китүенә - 9 ел...
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты бала тапканнан соң өзлегүдән вафат булды.

Вәсилә Фәттахова 1979 елның 31 декабрендә Белоретта туган. Ул күптән көтелгән бала булган. Моңа кадәр аның әти-әнисенең өч баласы сабый чакта үлгән, дип яза кайбер чыганаклар. Вәсилә туганнан соң 9 ел үткәч, гаиләдә Әлфия исемле кыз дөньяга килә.

Аннары Вәсиләнең әтисе вафат була. Булачак җырчы әнисенә ярдәм итә һәм кече сеңлесен карый.

9нчы сыйныфны тәмамлагач, Вәсилә Уфадагы музыка училищесына укырга керә. Башта ул фортепьяноны үзләштерә, бер елдан дирижерлыкка күчә, ә колледжны вокалистка буларак тәмамлый.

4нче курста укыганда әнисе һәлак булгач, 18 яшендә кызга сеңлесен Уфага алырга туры килә. Кыз музыка мәктәбенә укырга керә.

Сәхнәгә беренче адымнарын Вәсилә Айдар Галимов группасында ясый. Ул анда бэк-вокалда җырлый иде. Ике еллык гастроль турыннан соң ул төркемнән китә. Җырчы институтка укырга керә һәм фатир сатып ала.

Барысы да җайлана башлаганда, 2006 елда, сеңлесе Әлфия вафат була. 18 яшьлек кыз әле университетка укырга кергән генә була. Беркөнне, дәрестән кайтканда, ул егылган, ә соңыннан аның йөрәге туктаган.

Югалту ачысына күмелгән тормыш дәвам итә. Вәсилә кияүгә чыга һәм 2011 елда беренче тапкыр әни була. Аның улы Кәрим туа. 2015 елда ул икенче кызы Камиләне тудыра. Кыз вакытыннан алда дөньяга килә. Бала тапканнан соң җырчының хәле начарая... 2016 елның 26 гыйнварында ул өзлегүләрдән вафат булды.

Үзенчәлекле моң иясе Вәсиләне халык онытмый. Яраткан җырчыбыз башкаруында яңгыраган җырлар халык күңелендә яши.

Фото: fb.ru


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас