“Казан мөхбире” гәзитенең 1906 елгы 3 февраль санында ике җөмләдән генә гыйбарәт шундый белдерү басылып чыга: “Бәдигъ мөәзиннең ата күркәсе чыгып качмыш. Китерүчегә 1 сум һәдия кыйлачак”. Әмма үз заманы өчен табигый булган бу вакыйга тора-бара юмор-сатира объектына әверелә. Шул чорның татар көндәлек матбугатында ул башлап Ырынбур шәһәрендә язучы һәм нәшир
Ш. Мөхәммәдов тарафыннан нәшер ителүче сатирик “Карчыга” журналында чагылыш таба. Басманың 1906 елгы 1нче санында “Нью-Йорк” дигән баш астында шундый язма дөнья күрә: “Үткән ел “Казан мөхбире”ндә игълан ителмеш Бәдигъ мөәзиннең Казанда югалган ата Күркәсе алты ай Европада сәяхәт кылгач, сәламәт Америкага килеп чыкты. Нимесчә, итальянча, французча, гарәпчә телләрне тәмам үгрәнгән. “Таймс” гәзитәсендә Һинди Минһаҗ әфәнденең Русиядә дарелфөнүн ача дигән хәбәрене күргәч, шул мәдрәсәдә дәрес укытмак өчен Русияга кайтмак буладыр. Казан мәдрәсәләре ислах ителсә, ихтимал, Казанда да дәрес бирер”.
Бу Күркә журналның алдагы саннарында “Үз мөхбиремездән” исеме белән басылган “Митинг” дигән памфлетының төп каһарманы итеп тасвирлана һәм язма шулай башлана: “Карчыга”ның беренче нумерында Бәдигъ мөәзиннең үткән ел Казанда югалган ата Күркәсе бу ел Америкага барып чыкканы Нью-Йорктан хәбәр бирелгән иде. Шул Күркә хәзер Казанга кайтып, үрдәк, каз, күркә, тавык кебек йорт кошлары арасында хөррият фикерен тарата башлаганын ишеттек. Бу Күркәнең Америкада бирелгән исеме – Куыктыр”.
1906 елларда Казанда яңа, җәдиди карашлар тарала башлый. Шуңа күрә аларның күркәнең хөррият фикерендә чагылыш табуы шуңа ишарә булып тора.
Алга таба бу вакыйга “Яшен” журналының 1908 елгы 3нче санында “Шүрәле” имзасы белән Г. Тукай тарафыннан бастырылган “Авыл җырлары (икенче көлтә)” дигән шигырендә, “Ялт-йолт” журналының 1911 елгы 21нче санындагы “Төрле хәбәрләр” рубрикасында чагылыш таба.
Бу вакыйганы барыннан да элек чорның социаль-икътисади шартлары кысаларыннан чыгып карау дөрес булыр. Билгеле ки, ул вакытларда Казанның Яңа татар бистәсендә яшәүчеләр үзләренең шәхси хуҗалыгы белән көн иткән, мал-туар, кош-корт асраган. Аларның югалу очраклары да булган, әлбәттә. Бу турыда көндәлек матбугатта игъланнар еш кына бастырылуы моңа ачык дәлил. Чөнки беркемнең дә артык байлыгы юк, һәр нәрсә исәптә. Шуңа күрә Бәдигъ мөәзиннең тормышы да башкалардан чыгарма була алмый.
Кем соң ул Бәдигъ мөәзин?
Моңа кадәр аның исемен без шул матбугаттагы мәгълүматтан белә идек. Дөрес, тарихчы галим М. Госманов “Мирас” журналының 5-6нчы кушма саннарында басылган “Салкын ташларның кайнар сулышы” дигән мәкаләсендә әлеге исемне телгә алып, болай яза: “...Фатих Әмирхан кабереннән биш-ун адым ары китүгә икенче бер бәләкәй таш игътибарымны җәлеп итте. Җирдән нибары сиксән-туксан сантиметр чамасы гына калкып торган гап-гади соры таш Бәдигъ мәзин өстенә куелган соңгы истәлек... Алтмышынчы елларда ул таш тәмам кыегаеп, авып төшәр хәлдә иде. Җитмешенче елларда аның, җирдән кубарылып алынган килеш, икенче бер ташка сөялеп торганлыгын күргән идем. Аннары бөтенләй юкка чыкты ул. Эпитафияне, ягъни таштагы текстны, кәгазьгә теркәп куймавымны гафу итә алмыйм хәзер; көлкеле булса да, тарихыбызның җуелмас бер гыйбрәтле фактына караган истәлек мәңгегә югалган. Кайчан дөньяга килеп, кайчан вафат булган ул, гәзитләрдә игълан бастырып, ата күркәсен эзләгән Бәдигъ мәзин? Хәтерем алдамаса, революциядән соң үлгән бугай ул, күпләрне елмайткан садә җан...”
Журналист Р. Сальмушев тарафыннан “Мәдәни җомга” гәзитенең 2019 елгы 19 апрель санында бастырылган “Насыйри “йорты” дигән мәкаләсеннән күренгәнчә, Хөсәеновлар барысы да Казанның Яңа бистә зиратында җирләнгән. Мөхәммәтбәдигъ мөәзиннең оныгы Р. Хөсеновның чит илдә яшәүче улы каберлеккә яңа истәлек ташы куйдырган.
Шунысын да әйтергә кирәк: әдәбиятта мөәзин образы еш кына ябык гәүдәле, куе булмаган сакаллы, бераз бөкрәеп торган гәүдәле, таякка таянган рәвештә тасвирланып, шактый буын укучы күзаллавында шулай гәүдәләндерелде.
Бәдигъ, тулы исеме Мөхәммәтбәдигъ, Казанның икенче өлешендәге өченче участокка караган бишенче мәхәллә мәчете мөәзине Мөхәммәтгалим Хөсәенов гаиләсендә 1853 елда туган. 1874 елның март аенда — ике мөәзиннең (азанчының) берсе Фәхретдин Габдессаттаров, ә сентябрьдә әтисе Мөхәммәтгалим вафат булгач, мәхәллә халкы бушап калган урынга улы Мөхәммәтбәдигъны сайлый һәм, раслауны сорап, Казан губерна идарәсенә мөрәҗәгать юллый. Документта аның рекрут чиратында тормавы, мәхкәмәгә тартылмавы, штрафник булмавы, егерме бер яшьтә икәнлеге һәм даими яшәү урыны барлыгы, тиешле дини белем алганлыгы күрсәтелә.
Ул 1874 елның 30 сентябрендә Уфадагы Диния нәзарәтенә барып, тиешле сынау үтә һәм бу хакта 2966 санлы таныклык алып кайта.
1875 елның гыйнварында Мөхәммәтбәдигъның документлары Губерна идарәсендә тикшерелеп, Тихвин урамындагы 5нче таш мәчеткә рәсми рәвештә азанчы, ягъни мөәзин вазыйфасына билгеләнә.
Бәдигъ мөәзин — күренекле галим Каюм Насыйри (1825-1902) белән икетуган, чөнки аның әтисе – Габденнасыйрның бертуган энесе.
Мөхәммәтбәдигъ шул заман өчен алдынгы фикерле, киң карашлы, шигъри күңелле кеше булган. Моңа аның 1886-94 елларны эченә алган “Бәгъзе вакыйгаи тарихия вә бәгъзе хараикъ гадәт эшләр” дигән елъязмасы гына да ачык дәлил булып тора. Ул хәзерге вакытта Казан (Идел буе) федераль университетының Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә “594 т” шифры белән саклана. Аннан күренгәнчә, ул шәһадәтнамә, васыятьнамә, талак кылу, гариза, төрле прошение формаларын төзегән, үзе укый торган хөтбәләр язган. Бу аның мөселман хокукыннан шактый хәбәрдар булганлыгы турында сөйли. Анда урын алган шигырьләре, бәетләре, хикәяләре, Шәрыкның мәшһүр шагыйрьләре Фирдәүси, Фөзули иҗатларыннан тәрҗемәләре исә аның әдәбиятка якын каләм иясе булганлыгын ачык дәлилли.
Әдәбият галиме Мәсгуд Гайнетдинов дөрес билгеләгәнчә, ул “...актив табигатьле, иҗади характерлы күпьяклы талантлы җан иясе булган, уй һәм омтылышлары буенча заманының иң алдынгы фикер, иҗтиһад һәм иҗат ияләре янәшәсендә торган”.
М. Гайнетдинов, әлеге ядкарьне тикшереп, “Гасырлар авазы – Эхо веков” журналының 2006 елгы 1нче санында “Бәдигъ мәзин елъязмасы” дигән әтрафлы мәкалә бастырды. Шуңа күрә биредә без аңа киң тукталмыйча, язмабызга муафыйк кайбер фактларга гына игътибарны юнәлтү белән чикләнәбез.
Мөхәммәтбәдигъ әтисеннән мирас булып калган йортта яши. К. Насыйри 1859 елның 21 сентябрендә Мәскәүгә абзыйсы Габделхәйгә язган хатында “Галим абзый яңа өйгә кергән”, – дип хәбәр итә. Димәк, Бәдигъка ул вакытта алты яшь булган. Әмма мөәзиннең үзенең елъязмасында “1888 сәнәдә яңа йорт салып чыктык”, дигән юллар бар.
Бу йорт турында өлкәннәр тарафыннан тапшырылып киленгән мәгълүмат Мөхәммәтбәдигъның оныгы Әминәнең кызы Наилә апа Игъламованың хәтерендә шулай тасвирлана: “Өйнең барлык диварларында китаплар тулы шүрлекләр булган. Бакчада бик күп крыжовник куаклары үсеп утырган, күркәләр йөргән”. Бакчаның мәйданы 25 сутыйны тәшкил иткән, хуҗалык эшендә ярдәмчеләр өчен ишегалдында җәйге флигель тотылган.
Дөрес, ул йорт берничә тапкыр янгын казасына дучар булып, хәзерге вакытта аның реконструкцияләнгән бинасында Каюм Насыйриның мемориаль музее урнашкан (Париж коммунасы урамы, 35 йорт).
К. Насыйри шушы йортта үзенең соңгы сыену урынын таба. Ул анда 1899 елдан башлап, 1902 елның 21 августына (яңа стиль белән 3 сентябренә), ягъни вафатына кадәр яши. Аны соңгы юлга озатуда ахун Мөхәммәтйосыф Сәгыйтов та була. Ул – бөек мәгърифәтче укыган мәдрәсәнең хуҗасы Әхмәт бине Сәгыйть бине Әхмәт бине Йосыф әш-Шырданиның бабасы. Бу уңайдан әйтергә кирәк, “Бәгъзе вакыйгате тарихи”да язылганча, 1888 елның 16 июлендә Йосыф хәзрәтнең улы Мөхәммәтвәли Бохарага киткәндә Мөхәммәтбәдигъ аны Спасс затонына кадәр озатып куя. Мәхдүм үзенең сәламәт барып җитүе турында хат язып белдерә. Мөхәммәтйосыф исә 1894 елда Г. Баруди белән бергә ахун итеп билгеләнә.
Әйтелгән елъязмадан күренгәнчә, Мөхәммәтбәдигъ берничә тапкыр өйләнә. Беренче хатыны Гайнелхәят Шәриф кызы 1877 елда вафат була. Шул ук елда Казанның Яңа бистәсендәге Мостафа исемле кешенең Бибизөһрә исемле кызы белән никахлаша. 1880 елда уллары Рәфыйк туа. Мөәзиннең бу җәмәгате 1882 елда 23 яшендә бакыйлыкка күчә.
Рәфыйк 1893 елда Сатыш (хәзерге Саба районындагы авыл) мәдрәсәсендә Мөхәммәт хәзрәттә укый. Аннары Мөршидә исемле кызга өйләнә, мулла вазыйфасында була. Аларның Әнисә (1913), Рифкать (1918), Илтөзәр (1921) исемле балалары туа. Ул үзе Бөек Ватан сугышы алдыннан Ленинград шәһәренә чакыру белән күчә һәм шәһәр камалыштагы вакытта 1942 елда вафат була.
Өченче хатыныннан кызы Факиһә, улы Әхмәт туа. Факиһә 1911 елда Газиз Латыйф улы Саттаров исемле кешегә кияүгә чыга һәм алар эш юлламасы белән Зөя шәһәренә җибәрелә. Гаиләдә биш бала үсә: Әминә, Габделхак, Габделхәй, Хәмит, Әдибә. Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан ире 1930 елда тиф белән авырган улы Габделхәйне терелтәм, дип, үзе шул хастадан вафат була. Факиһә бу хәлдән соң балалары белән кире Казанга кайта.
Әминә, фармацевтика техникумын тәмамлап, Казанның 5нче аптекасында эшли башлый. Ул Казан һәм Ленинград комммуналь төзелеш инженерлары институтларын тәмамлаган Мәхмүт Камал улы Игъламов белән гаилә корып, Наилә, Рәүф исемле балалар үстерәләр. Шунысын да әйтергә кирәк: Мәхмүт ага Бөек Ватан сугышында катнашкан, Курск дугасында барган аяусыз сугышта бер аягын югалткан. Тыныч тормышта ул проектлаучы булып эшли. Мәсәлән, Казанның Бутлеров исемендәге урамында урнашкан хәзерге медицина университеты, Лобачевский урамындагы Русия Фәннәр академиясенең Казан федераль тикшеренү үзәге, “Победа” кинотеатры һәм шәһәрдәге бик күп торак йортларның биналары аның проекты буенча төзелгән.
Наилә Казан төзелеш институтында укыганнан соң инженер булып эшли. Аның ире Ленс Әмири – танылган татар язучысы Кәрим Әмиринең улы.
Рәүф сәнгать фәннәре кандидаты, театр белгече булып җитешә. Ул Казан театр училищесын, Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтын тәмамлый.
Әхмәт Хөсәенов 1921 елда Хәдичә исемле кызга өйләнә. Аларның кызы
Мәэва – укытучы, улы Рөстәм, техникум тәмамлап, авиация заводында эшли. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган гаилә башлыгы үзе дә гомер буе мәгариф өлкәсендә эшли: Казанның 12нче, 80нче (хәзерге Каюм Насыйри исемендәге) мәктәпләрендә татар теле укыта.
Мөхәммәтбәдигъның елъязмасында яшьли вафат булган Бибимәрьям, Җәмилә исемле сеңелләре күрсәтелгән. Беренчесенең – Әминә исемле 4 яшьлек кызы, икенчесенең Габдулла исемле 3 яшьлек улы калган. Каюм Насыйри төзегән шәҗәрәдән (1880) мөәзиннең Өмәгөлсем исемле апасы, үзенең беренче хатыныннан Мөхәммәдкәрим исемле улы булганлыгы мәгълүм. Шул ук шәҗәрәгә кара төс белән (соңрак булса кирәк), Факиһә һәм Әхмәт Хөсеновларның исемнәре дә өстәлгән.
Русия Фәннәр академиясе “Казан фәнни үзәге” федераль тикшеренү үзәгенең үзәк гыйльми китапханәсендә К. Насыйриның “Зөбдәт ми тәварих әр-Русь” (1890) дигән китабының бер нөсхәсендә кулдан язылган шундый сүзләр бар: “Мөхәммәтгали мәхзүм Сәгыйдов китабы. Мелла Бәдигъ мөәзин тарафыннан һәдия”. Димәк, мөәзин карамагында абзыйсының китаплары булган икән. Алай гына да түгел, аның елъязмасында башка шәхесләргә җибәргән китаплар да теркәлгән. Алар арасында, мәсәлән, “Хидаят шәриф”, “Тәфсире Җәләйлан”, “Сөлләм казый”, “Шәрхе викая” һ. б. басмалар да бар.
Н. Игъламова мәгълүматыннан күренүенчә, Мөхәммәтбәдигъ көндәлек матбугат, шул исәптән “Нива” журналын да алдыра торган булган. Ул, оныкларын өстәл тирәли утыртып, төрле үләннәрдән кара борыч һәм сары май кушып ясалган шир-чәй белән сыйларга яраткан.
1935 елда Ә. Хөсәенов гаиләсенә дәүләт тарафыннан төзелгән йорттан фатир бирелә. Ә элек яшәгән төп йортны ат караучы Гали исемле кешегә саталар. Алга таба анда, берсен-берсе алмаштыра-алмаштыра, берничә гаилә яши. Бу 1944 елдан 1970 елга кадәр тутырылган йорт кенәгәсендә ачык чагылыш тапкан.
Мөхәммәтбәдигъ мөәзин, гомерен үзенең өендә балалары тәрбиясендә үткәреп, 1929 елда вафат була.
Мәкаләне язу барышында күрсәткән ярдәме, истәлек һәм сирәк фотолар белән уртаклашканы өчен Наилә апага, ягъни Мөхәммәтбәдигъ мөәзиннең игелекле дәвамчысына, зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Рамил ИСЛАМОВ,
филология фәннәре докторы,
Эльмира ХУҖИЕВА,
Каюм Насыйри музее хезмәткәре.
Казан шәһәре.