Журналистның эше төрле кичерешләргә, хисләргә нык бәйләнгән. Кем белән генә очрашмый ул, нинди генә язмышлар турында язмый! Әмма интервью алган чакта үзеңне ничек тә тыярга, хисләргә бирелмәскә тырышасың, чөнки каршыңда утыручының фикерләрен чуалтуың ихтимал. Әмма бу юлы үземне тыеп булмады... Инде битләренә үткән еллар сырлар салса да, һаман да янып торучы күзләрендә яшь тамчылары күренгәч, минем дә күзләрем чыланды...
Мәрвәзә апаның телефон номерын аның улы, сыйныфташым Марстан сорап алдым да шалтыратырга булдым. Күптән күрешкән, аралашкан юк иде, шулай да ул мине тавыштан шунда ук таныды. Килергә теләвемне әйткәч:
– И, балакаем, өйдә ремонт ясап ята идек бит әле. Әйберләр тегендә-монда ята, кыен бит алдыңда, — дип, борчылуы тавышына ук чыкты.
– Борчылма, Мәрвәзә апа, миңа анысы мөһим түгел. Үзеңне генә күрәсем килә!
Капка алдына ук каршы чыгып алды ул мине. Кочаклашып күрештек. Карыйм, өйдә һәрнәрсә үз урынында. Әһә, мин әйтәм, Мәрвәзә апа ике-өч көндә улларын чакырып, ремонтын да төгәлләгән. Тегеләре дә әниләре чакыруга шунда ук йөгереп килә алган. Әниләрен бик хөрмәт итә шул үзләре. Шулай булмый ни, берүзе өч малайга әти дә, әни дә булды бит Мәрвәзә апа...
...Мәрвәзә Шәртдинова 1955 елның 11 июнендә Балтач районының Янтимер авылында дөньяга килгән. Әнисенең язмышы бик авыр булган аның. Хатыны Мәрвәзә белән йөкле чагында ук ире зоб авыруыннан үлгән. Бала операция ярдәмендә дөньяга килгән. Мәрвәзә апа тугач, аны алып кайтыр урыны да булмаганлыктан, әнисе апаларына кайтырга мәҗбүр була. Тик яшь балалы хатын апаларында да озак яши алмый. Ул вакытта әле сугыштан соңгы хәерчелек авыл халкының иңеннән төшмәгән була. Кая барып сыенырга белмәгән ана, күрше Көнтүгеш авылына килеп, ялгыз яшәүче Җәмига әбигә йортка керә. Җәмига әби сабый гына Мәрвәзәне бик ярата, кая барса да үзе белән ияртеп йөри, аны үз оныгы кебек күрә. Ә әнисе бу вакытта нинди дә булса эш табып, өйгә ризык юнәтү юлларын эзли. Шулай берничә ел яшәгәннән соң әнисен димләп, Тушкыр авылында яшәүче балалы ялгыз иргә кияүгә бирәләр.
– Үги әтием бик олы кеше иде. Аның да улы бар. Әни аңа чарасызлыктан кияүгә чыккандыр инде. Бераздан аларның уртак кызлары Нурхода туды. Тик үги әтинең улы Мөхтәрәм мине һәрвакыт кыерсыта иде. Хәтерлим әле, мин Тушкыр мәктәбенә беренче сыйныфка укырга кергәч, кичен өй эшләрен эшләгәндә ул һәрвакыт минем карага манып язган каләмемне сындырып ташлый иде. Мин мунчага барам да, иске миллектән каен чыбыгы алып очлап, шуның белән өй эшләрен эшлим, — дип искә ала ул елларны Мәрвәзә апа.
Элек укытучылар, һәр баланың өенә барып, аның нинди шартларда яшәвен тикшереп торган. Мәрвәзә апа әле дә беренче укытучысы Фәүзия Әхмәт кызын яратып искә ала. Әлбәттә, укытучылар үги баланың бу гаиләдә артык кашык булганын күргәндер. Әнисе дә ул вакытта иренә сүз әйтергә курыккандыр. Шулай бер килүләрендә укытучылар әнисен Мәрвәзәне балалар йортына тапшырырга үгетли.
— Ул вакытта укытучыларның абруе зур иде. Әни риза да булмаган, әмма авыр шартларда яшәвен үзе дә күргән бит. Әле кече сеңлемне дә тәрбияләргә кирәк. Шулай итеп, беренче сыйныфны тәмамлагач, география укытучысы мине машинага утыртып алып китте. Әни капка алдында сыгылып төшеп елап калды, — дип күз яшьләрен сөртә Мәрвәзә апа.
Әлеге хәлләрдән соң әнисе бик нык чирли. Өстәвенә, аңа кызын кая илткәннәрен дә әйтмәгәннәр. Авылда фельдшер булып эшләгән Розалия Вәли кызы аны дәвалап, яңадан тормышка кайтара. Шулай итеп, бер елдан соң гына әнисе, кече кызын ияртеп, Мәрвәзәне эзләп чыгып китә. Тәүдә район үзәгенә бара ул, аннары Бөре шәһәрендә пароходка утырып — Уфага, арытаба Илеш районына килә. Бу вакытта Илештә балалар йорты була. Мәрвәзәне шунда таба әнисе.
— Бер көнне иртән мәктәпкә җыенам. Көз иде. “Мәрвәзә, әниең килгән!” — дип кычкырган тавыш ишеттем. Икенче каттан очып кына төштем. “Балакаем, барыбер таптым бит сине!” — дип, әнкәй кысып-кысып кочаклап елый. Мин дә әнине бик сагынган идем. Бәләкәй идем бит әле, — дип искә ала ул.
Биш ел шушы балалар йортында яши Мәрвәзә. Әнисе каникулларда алып кайтып йөри. Әмма бөтенләйгә алып кайтырга мөмкинлеге булмый. Үсә төшкәч, тәрбиячеләр кайтармый да башлый, чөнки эш күп. Малайлар агач кисә, кызлар ташый. Бакча үстерәләр, мал-туарларга печән хәзерлиләр, башка эшләр балалар иңенә салынган була. Тегәргә дә биредә өйрәнә Мәрвәзә.
— Бик әйбәт, бай балалар йорты иде ул. Әмма, нишләптер, аны таркатырга булдылар. Мин ул вакытта 5нче сыйныфны тәмамлаган идем. Директорыбыз Шакиров абый капка алдында: “Хушыгыз, балалар!” – дип елап калды. Безне Әлшәй районының Слак балалар йортына алып китәр өчен Мөкәрәмә апа килде. Автобуска утыргач, әнигә хат яздым. “Әнкәй, без автобуска утырдык. Менә уңга борылдык, аннары сулга борылабыз”, дип, һәр борылышны язып бардым. Әнкәй мине тагын югалтыр, дип курыктым...
Анда да биш ел яши Мәрвәзә. Балалар йортын бүген дә сагынып искә ала ул. Беркем дә кыерсытмаган, рәнҗетмәгән аларны. Әнисе һәрвакыт килеп йөргән. 8нче сыйныфта укыганда әнисе Мәрвәзәне алып китәргә була. Ул вакытта икенче иреннән аерылып чыгып киткән булган икән. Кешегә йон эрләп, оекбашлар бәйләп, Көнтүгеш авылында өй сатып алган була. Әмма тәрбиячеләр каршы төшә. “Ике генә ел укыйсы калды бит инде. Мәктәпне тәмамласын инде, аннары алып китәрсез”, — дигәч, ул тагын кайтып китә.
Мәктәпне тәмамлагач, Мәрвәзә Уфадагы тегүчеләр училищесына документларын тапшыра. Шулай да уку башланыр алдыннан әнисе янына кайтып килергә була.
– Бер попуткага утырып, Көнтүгешкә киттем. Шофер абый кемлегемне сораштыра. Мин барысын да аңлаттым. Шулчак ул: “Әнә бит әниең белән сеңлең чөгендер утый!” — дип, басуга төртеп күрсәтте. Мин машинадан төшеп калдым да бар көчемә “Әнкәй!” дип кычкырам. Әнкәй белән Нурхода — миңа, мин аларга таба йөгерәбез...
Авылда да тормышның яңа гына көйләнеп килгән чагы була. Әнисенең дә интегеп яшәвен күргәч, Мәрвәзә Уфага китми. Дистә ел балалар йортында яшәгән кызның әнисе белән бергә буласы килә. Шулай итеп, Мәрвәзә фермада савучы булып эшли башлый. Берничә елдан Чакмагышка пешекче булу өчен укырга китә ул. Диплом алгач, Нефтекама шәһәренә күчеп китә. Шунда ук авылдашына кияүгә чыга.
— Флорид тулай торакта яши, эшли иде. Аның белән бергә кайтканда вахтер кертә, янәшәмдә булмаса — урамда калам. Вокзалда кунган чаклар да булды. Яшь чак бит, алдагысын уйламыйсың. Инде яхшы гына яши башлаган идек, Флоридка приступ өстенә приступ була башлады. Ул алдан ук чирле булган икән, мин белмәдем. Берсендә “Ашыгыч ярдәм” машинасы алып китте дә шуннан исән чыга алмады...
Йөрәк ревматизмы белән бик яшьли вафат була Флорид. Бу вакытта Мәрвәзә йөкле булып кала. Яшь хатынга нибары 21 яшь була.
– Флоридның үлгәнен ишеткәч, аңымны югалтып, егылганмын. Табиблар мине яңадан һушыма китерде. “Сеңлем, бик авыр хәлдәсең. Йөклесең дә икән. Бала тугач, аны балалар йортына тапшырма, яме. Үзең белән ал”, — ди шунда берсе. “Ю-юк, нишләп тапшырыйм?! Үзем үстерәм!” – дип елыйм, — дип искә ала ул вакытларны Мәрвәзә апа.
Нефтекамада яшәгәндә Мәрвәзә Илештәге тәрбияче апасын эзләп тапкан була. Бала белән аны дәваханәдән шушы апа килеп ала да, үзләренең “времянка”ларына итеп куя. Гөләндәм апа һәрвакыт килеп йөри, Мәрвәзәне бала карарга өйрәтә, эшендәге кассир Мөсәллия апа баланы юындырырга килә. Шулай итеп, кечкенә Фирдәвисне таныш-белешләре ярдәмендә үстерә ул.
Әнисе авырый башлагач, Мәрвәзәгә бала белән янә авылга кайтып китәргә туры килә. Биредә янә фермага эшкә чыга. Озак тормый әнисе, вафат була. Сеңлесе ул вакытта училищеда укыган була.
– Фирдәвисне дә үзем белән эшкә фермага алып барам. Аңа бу вакытта 3-4 яшь иде. Чиләбедән хатыныннан аерылышып кайткан Әхсән белән таныштым шунда. Ул да Көнтүгешнеке икән. Фирдәвис Әхсәнне күреп тә кала, “Әсән абый, Әсән абый!” – дип артыннан йөгерә сабый. Балага яхшы әти булыр, дип, Әхсән белән язмышымны бәйләргә булдым, — ди Мәрвәзә апа.
Бераздан Әхсән белән Мәрвәзәнең улы Линард дөньяга килә. 3-4 елдан Линард үзенә туган сорый башлый. “Бөтен кешенең дә Гөлназы бар, безнең генә Гөлназ юк”, дип көн саен елый. Кешегә барып кечкенә бала күрсә, тынычландырып та булмый. Язмыштыр инде бу. Үземнең дә кызлы буласы килә бит. Шулай итеп, Гөлназ урынына өченче улымны — Марсны тудырдым, — ди ул.
Бик күп авырлыклар үтеп, инде, ниһаять, өч уллы булып бәхетле яшәргә дә соң. Язмыш һаман сынаулар артыннан сынау биреп тора Мәрвәзәгә. “Ялгыз башка килгән кайгы түгел, Илгә кайгы килмәсен”, дип җырлана бер җырда. Бу җыр сүзләренең асылына Мәрвәзәгә дә төшенергә туры килә. 90нчы еллар башы була бу. Әхсән дә, үзе дә фермада эшләп йөргәндә, республикада алдынгы хуҗалыклар исемлегендә булган “Большевик” колхозы таркала. Ярты авыл халкы эшсез кала. Бу вакытта әле кеше үзаллы эшләргә өйрәнмәгән, кая барырга да белми интегә.
– Ир-егет – гаилә башлыгы, туендыручы. Әхсән бу вакытларны бик авыр кичерде. Ә беркөнне аның үле гәүдәсен таптым, – дип сөйли Мәрвәзә апа.
Бу вакытлар инде минем дә истә. Авылда бик күп кеше эшсез калды. Акчасызлыктан, дөнья көтәргә җиткерә алмаганлыктан интеккән авыл халкы нишләргә дә белмәде.
Без Марс белән ул вакытта 1нче сыйныфта укый идек. Әткәй белән әнкәй аш-су бүлмәсендә чыш-пыш сөйләшәләр. Мин дә Марсның әтисе үлгәнен ишетеп калдым. Ничек инде үлгән?..
Арытаба инде Мәрвәзә ападан нәрсәдер сорашу да кирәкми иде. Калганын үзем дә яхшы хәтерлим. Үзе эшсез, ирсез, өч малай белән берүзе торып калды сыйныфташымның әнисе. Әнием белән ахирәт булганлыктан, гел безгә килеп йөри иде ул. Бик ярдәмчел, ачык йөзле булды. Беркайчан да тормыш авырлыкларына зарланмас, киресенчә, һәркемгә ярдәмгә әзер, авыр хәлдә калганнарга юату сүзләрен табарлык көч бар иде үзендә. Аны яратмаган бер генә кеше дә булмагандыр.
Шулай тормыш үз агымы белән дәвам итте. Инде ике өлкән улы мәктәп тәмамлап, читкә чыгып китте.
— Малайларга артык таләпчән идем. Шуклар бит, әтиләре дә юк. Кешегә зыян салмасыннар, акыллы булсыннар, дип тырыштым. Аллаһка шөкер, бүген дә күземә генә карап торалар. Әмма тормыш, чыннан да, шактый камчылаган иде инде мине. Үзем дә ялгызлыктан арыдым. Аеруча Әхсәннең әнисе, бианам, минем ялгыз булуыма борчыла иде. “Килен, ялгыз башыңа бала тәрбияләү авыр булыр. Инде ике улың үстеләр, әле өченчесен аякка бастырасың бар. Әйбәт кеше табып, кияүгә чык”, — дип кабатлый иде. Шулай итеп, Әхсәннең сеңлесе, каенсеңлем, мине Яңавыл районында яшәүче бер ир белән таныштырды. Яңадан тормыш корырга теләгем дә юк кебек иде үзе, әмма, минем дә башка хатын-кызлар кебек үк яшисем килде. “Балаларым бар, алар килсә, риза булырсыңмы?” — дип сорадым үзеннән. Һәрнәрсәгә дә риза булды, мине генә янәшәсендә күрергә бик теләде, — ди ул.
Җитеш кенә тормышлы була ул ир. Марс урындагы мәктәпкә укырга керә. Мәрвәзә апа зур өйдә хуҗабикә була. Әмма монда да бәхет тапмый ул. Авылны бик сагына. Марс та каникуллар җиткән саен Көнтүгешкә тартыла. Инде боларына күз йомарга да булыр иде, хезмәтче кебегрәк хис итә үзен бу йортта Мәрвәзә. Җитмәсә, авыру була ул ир. Алты ел яши биредә хатын.
– Барысына да түзәргә була иде. Мин эштән беркайчан да курыкмадым, кайчакта шешәгә үрелгәненә дә артык игътибар итмәскә тырыша идем. Әмма Марска кул күтәргәнен кичерә алмадым. Мин балаларымны кемнәндер кыерсыттырырга тудырмадым! — ди ул.
Әлеге хәлдән соң Мәрвәзә апа әйберләрен җыя да улы белән авылына кайтып китә. “Бер сынаганны — гел сынар”, диләр. Инде “ялгыз хатын” язмышына ризалашып тыныч кына яши башлагач, Мәрвәзә апага тагын да күтәрә алмаслык кайгы килә. Өлкән улы Фирдәвиснең үлгәнен хәбәр итәләр. Бу вакытта Фирдәвис Благовещен шәһәрендә яшәп эшләгән була. Әни кеше төгәл генә нәрсә булганын да аңламый кала.
— Кайсы бармакны тешләсәң дә авырта. Өч улымны да тигез яратам. Әмма өлкән бала әнисе үткән барлык авырлыкларны да күргән кеше бит ул. Ул мине ныграк аңлый да кебек иде. Аны югалту кайгысы янында элек күргән михнәтләрем чүп кенә кебек тоелды. Армиядә исән-имин хезмәт итеп кайтып, эретеп-ябыштыручы белгечлеген алып, менә дигән итеп эшли башлаган иде үзе. Аннары өйләнергә булды. Аның туена бөтен урам белән әзерләндек. Күршеләремә рәхмәт, шундый зур итеп, гөрләтеп туй ясарга ярдәм иттеләр. Фирдәвис бик ягымлы бала иде. Кеше белән ихлас аралашты, ярдәмчел булды. Язмышы шулай булгандыр инде, — дип күз яшьләрен сөртә ана.
Өлкән улы үлгәч, калган икесе шәһәргә күченеп киткәч, янә берүзе торып кала Мәрвәзә апа. Шул ук авыл тормышы, ялгызлык...
Бераздан Благовещен шәһәрендә яшәүче сеңлесе Нурхода аны үзе янына чакырып ала. Авылда эш юк, шәһәргә якын берәр совхозга булса да эшкә керергә кирәк, дигән уйга килә ул үзе дә. Шулай итеп Благовещен районының Языково авылына килеп, бозау караучы булып урнаша. 2005 еллар була бу. Совхоз җитәкчесе Антон Михайлович Мәрвәзәгә яшәр өчен торак та бирә.
Малайлары ремонт ясап, мунча да төзиләр. Үзләре янәшәдәге шәһәрдә генә, кирәк чакта тиз арада килеп китәләр. Мәрвәзә апа күпләп мал-туар асрап, тормышын җайга сала.
Линард — өйләнеп, Благовещен шәһәрендә, Марс — гаилә корып, Караиделгә күченеп китә. Шулай итеп, Мәрвәзә апа янә, инде ничәнче тапкыр, ялгызы торып кала...
— Бер ел берүзем яшәдем. Пенсиягә чыктым. Малайларның үз гаиләсе, үз проблемасы. Оныклар туды, аларны тәрбияләшергә кирәк. Көнтүгештә без бер-беребезгә кереп, ярдәмләшеп яши идек. Монда да күршеләр әйбәтләр, әмма бер-береңнең хәлен белешү юк. “И, Ходай, мин ни өчен яшим? Ник мине болай ялгызлыктан интектерәсең? Чак кына булса да миңа да бәхеттән өлеш чыгар”, дип еладым. Авырлыктан курыкмыйм мин, ялгызлыктан куркам, — ди ул.
Апасының мондый хәлдә калганын күргән Нурхода да бик борчыла. Шунда ул аны бер тол ир белән таныштырырга була.
– Ир бәхете күрмәдем мин, кирәкми, — дип кире борып чыгардым. Әмма Радик бик үзсүзле кеше булып чыкты. Көн саен килә башлады. Ихатаны тәртипкә китерде. Барыбер ир кеше кулы — ир кулы була бит. Шулай итеп бергә яши башладык. Аның хатыны үлгән. Балалары бар, алар да зурлар инде. Бераз яшәгәч, минем дә бәхетем бар икән бит, — дигән уйга килдем. Бүген дәваханәдә аш-су таратучы булып эшлим. Ирем эшкә озатып куя, өйгә кайтканда каршы ала. Икәү бергә сөйләшә-сөйләшә чәй эчәбез. Икебезнең дә балалар килеп йөри. Ихатада, өйдә эшләр булса, балалар белән бергәләп эшлиләр. Рәхәт яшим, Аллаһка шөкер, — ди ул.
Бүген Мәрвәзә апаның 7 оныгы бар. Җитмешкә якынлашса да, һаман да бик актив, җитез ул. Газизләренең килгәнен сагынып көтеп ала.
– Тиздән эштән туктарга җыенам. Картлыгымны тынычлыкта каршы аласым килә. Күрде инде башлар, әмма хәзергесе матур. Шушы бәхетне татыр өчен сынаулар үтәргә тиеш булганмындыр. Радигым үзе дә авырлыкларны күп күргән. Шуңа бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. 12 ел яшәгән шушы елларда аның белән язмышымны бәйләгәнемә бер тапкыр да үкенмәдем. Киләчәктә дә бер-беребезгә иптәш, кирәк һәм терәк булып яшәсәк иде, дип Ходайдан сорыйм, — ди апабыз.
* * *
Мәрвәзә апа белән очрашканнан соң күңелдә әллә нинди бер хис барлыкка килде. Беренчедән, аның бәхетле булып яшәвен күргәч, бик сөендем. Икенчедән, аның күргәннәре башка сыймаслык кебек тоелды. Сынмады, сыгылмады, һаман якты киләчәккә өмет итеп яши белде ул. Барысыннан да бигрәк — гомер йомгагы. Ниһаять, килгән бит ул көн, картлыкта булса да килгән! Сабырлык төбендә яткан алтын шушы түгел микән?
Гөлия Гәрәева.