+11 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Шәхес
1 март , 07:45

Ирек Габдрахмановны туган авылында җирләгәннәр

Танылган җырлар авторы, Башкортстанның иң зур кешесе Германиядә вафат булган иде.

Ирек Габдрахмановны туган авылында җирләгәннәр
Ирек Габдрахмановны туган авылында җирләгәннәр

Кичә Ирек Мәгъсүм улын Бүздәк районының Каран авылы мәчетендә соңгы юлга озаттылар.

— 3 ай дигәндә, Ирек абыйның көле туган ягына кайтып җитте. Бертуган апасы Гүзәлиягә зур рәхмәт, — ди Ирек абыйның авылдашлары.

Мәрьям ДӘҮЛӘТОВА, сабакташы: Кичә Бүздәк районының Каран авылында сабакташым, якташыбыз Ирек Габдрахманов белән хушлашырга сабакташлары, иҗатташ дуслары, авылдашлар килгән иде. Мәчет алдында митинг формасында үтте хушлашу.

Туган йортында Корьән ашыннан соң Ирек укыган Каран мәктәбендә Ирекнең иҗатташ дуслары, мәктәп коллективы, сабакташлары тарафыннан Хәтер кичәсе оештырылды. Аны мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Җәмил кызы белән икәү әзерләп алып бардык.

Ирекнең якыннары бик күп истәлекләр белән уртаклашты. Бер атна элек, өч ай дигәндә, Франциядәге Гүзәлия апасы Ирекнең җәсәден алып кайткан иде. Туган авылы Яңа Актауга җирләделәр. Туган якка кайтырга дип бик ашкынган иде. Әлхәмдүлилләһ, туган җире үз куенына алды Ирегебезне. Авыр туфрагы җиңел булсын, якташыбызның.

Роза ЯКУПОВА, үзешчән автор-башкаручы: Ирек үз туганым кебек якын кеше иде. Миңа 8 җырын бүләк итте. Хәзер аларны үзенең истәлеге итеп башкарам. Туган авылына барып, җәсаден җир куенына салуларын күргәч, күңел бераз тынычланды кебек. Искиткеч халык мәхәббәтендә яшәгән икән дустым, дип тә юандым. Авылда берничә урында хушлашу чаралары оештырылган, догалы табыннардан соң, сабакташы Мәрьям һәм башка дуслары, якыннары иҗат кичәсе дә әзерлгән. Анда мәрхүм турында якты истәлекләр, җырлары яңгырады. Казаннан Илзидә Госман, үзебезнең Илдар Шәрипов һәм башка сәнгать әһелләре дә килгән. Рухы шат булсын, Ирегебезнең.

Ирек абый "Кызыл таң"ның да якын дусты иде. Урыны оҗмахта булсын.

Фотолар: Мәрьям Дәүләтова.

Ирек Габдрахмановны туган авылында җирләгәннәр
Ирек Габдрахмановны туган авылында җирләгәннәр
Ирек Габдрахмановны туган авылында җирләгәннәр
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: