+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Шәхес
18 март , 19:57

“Ач калсам да, икмәгемне сатып, китап алдым, иҗат иттем мин...”

Канатлы Алтынтаудан башланган гомер еллары унынчы дистәгә чыккан күренекле әдибә Мөкәрәмә Садыйкова белән әңгәмә

“Ач калсам да, икмәгемне сатып, китап алдым, иҗат иттем мин...”
“Ач калсам да, икмәгемне сатып, китап алдым, иҗат иттем мин...”

...Яз җилләре исә башлау белән үк Алтынтаудан быел да кар юылып төште. Аның кызгылт ләмле туфрагы үлән чыкканчы, чыннан да, кояшта алтынсу төсләр белән ялтырый. Шунда яланаяк менеп җитмәсә, Мөкәрәмә булмый инде ул! Йөгерде кыз! Кайдадыр җир кибеп тә өлгергән, әмма күп җирдә юеш ләм, “черт-черт” итеп, кечкенә бармак араларыннан килеп чыга, табанга сарыла, үкчәгә “күтәрмә” булып ябыша. Аны таудан төшкәч, чишмәдән агып чыккан инештә юып та була, ә мондагы тылсымны берни белән дә юып бетереп булмый. Бу – Мөкәрәмә яулаган иң тәүге биеклек, моннан караганда офыкның чиге юк. Һәм, ниһаять, Алтынтау – аның дусты да әле! Канатлы тау ул, сул канатын аның яраткан Сәйдә түтәсе яшәгән урамга салган. Тавы белән серләрен бүлешкәч, чиксез офыкка карап хыялларын барлагач, аның янына йөгерә кыз. Түтәсе аның аякларын җылы су белән юа, я солидол, я май сөртә. Әрнүдән такмаклаган кызчыкны Сәйдә түти: “Үзе түгел, чебиләре чәрелди шул аның”, – дип юаткандай итә. Бары белән чәйләр эчеп, тәпидәге әрнүләрне басып, кайтыр юлга чыга кыз.

Ә кайтыр юлда тагын бер дусты көтеп тора – аның яраткан чишмәсе. Әнисе кебек якын ул аңа, тугач та бит газизе башта – хәләл сөтен, аннары бал калагы очында шушы чишмә суын каптырган. Ана сөте кебек газиз итә халык үз чишмәсен...

Башкортстанда яшәп, татар телендә иҗат итүче шагыйрә, язучы һәм драматург, 16 китап авторы Мөкәрәмә Садыйкова белән очрашуга бик дулкынланып барган идем. Узган гасыр башында туган, аның уртасында иҗат иткән, кайда гына йөрмәгән дә ниләр генә күрмәгән шәхес белән сөйләшергә, аңа ниндидер сораулар бирергә кыюлык та кирәк бит әле. Әмма сөйләшүне Алтынтаудан, “чебиләгән” тәпиләрдән, ана сөте кебек газиз чишмәләрдән башлагач, йөрәк тирәсенә шундый рәхәт җылылык таралды – безнең кеше, үзебезнеке!

– Мөкәрәмә апа, Сезгә карап, үз күзебезгә үзебез ышанмасак та, биографик белешмә белән бәхәсләшеп булмый: быел туксан дүртенче языгызны каршы алырга җыенасыз икән. Әйдәгез, бүген тәүге язга әйләнеп кайтыйк.
  – Ул яз миңа 1931 елда Ярмәкәй районының Ярмәкәй авылында килгән. Якты дөньяга баккан тәүге карашым шаулап аткан май чәчәкләренә төшкән, күрәсең, гомерем буе күңелемдә аклык сакларга тырыштым, гәрчә тормыш караны да кашыклап бирү түгел, чиләкләп аударган чаклар булды.
Әтки белән инәки (безнең якта шулай сөйләшәләр) Хафиз һәм Бибисара исемлеләр иде. Аларның тормышы әйбәт кенә барырга тиеш булган.
Хәтерлим, Ярмәкәйдә зур базар була, анда тирә-юньнән татары, урысы, мукшысы, марие, чувашы килә. Алар анда хәзинәдә барын сатып кына калмый, шунда төрле килешүләр төзелә, шунда дус-туганнар күрешә. Әнинең туган авылы Гапкәримнән дә кардәшләр килә. Инәки кунакларны кичтән куйган тәбикмәген, коймагын пешереп сыйлый.
Аның тагын бер гаҗәеп сәләте бар – ул фал китабы ача иде. Андагы юраулар гел генә бертөрле тәмамлана: “Сезнең бу борчуларыгыз тиздән үтә, алда сезне яхшы тормыш көтә”. Моның өчен аз гына акчасы да тама, әтки бу шөгыльне өнәмәсә дә, акчаны хуҗалыкта куллана, чөнки яңа гына оешкан колхозда “таяк”ка эшли, ә үстергән малның ите сатуга барып җитми, үзебезгә җитеп кенә бетә.
  Күршедә Ханиф бабакай, әткинең әтисе яши, ул үлгәнче колхозга кермәде, хуҗалыгы нык иде. Аның да ярдәме булды. Кыскасы, хәлле генә яшәдек дияргә була.
Әмма гаиләгә зур кайгы килде – инәки бик яман сырхауга юлыкты. Хәзер аны “яман шеш” диләр. Күкрәкләре, култык асты бизләре шешеп, сәленеп төште. Бәләбәй дәва­ханәсендә аны “алты имчәкле хатын” дип атаганнар, анатомия дәресләре өчен сурәтен төшереп алганнар. Шунда ук аңа берничә операция ясап, үзе әйтмешли, “тунаганнар”. Шушы куркыныч авырудан да исән калып, 30 километрны җәяү кайтып, ярты ел күрмәгән, инде суына башлаган ире белән яшәп китәргә көч тапкан ул. Алар сигез балага гомер биргән. Әмма сабыйлары туа торган, үлә торган. Без абый белән икәү генә исән калганбыз. “Ике күзебезгә – ике генә бөртегебез”, – дия иде безгә инәки, бик саклап үстерергә тырыша иде. Әмма гомере кыска булды, 38 яшендә генә яман чирдән вафат булды.
  Әтки бер-бер артлы ике хатынга өйләнде. Беренче инәки Рәтамактан Бибизәкия исемле иде. Бик рәхимле, әйбәт булды. Безнең шуклыкларны әткигә җиткермәде, тәмле пешерде, мул куллы булды, безгә энекәш тапты.
Әмма әтки аны яратмаган, күрәсең, ул аны аерып җибәрде. Алар утырган арбага ябышып, авылны чыкканчы “Инәки, китмә, инәки, китмәәәә!” – дип елап барганыбызны хәтерлим.
Аннары әтки Усман-Ташлыдан Фәрдия апаны алып кайтты. Ул да малай тапты. Аның белән без сугыш елларына кердек.
  – Быел Җиңүнең 80 еллыгын каршылыйбыз. Мөкәрәмә апа, Сез – шул дәһшәтле елларның шаһиты. Сугыш башланганын ничек хәтерлисез?
  – Мин, әтки, абзыкай, безнең авылдан ике кызы белән Каюм абый Туймазы районындагы Стахановка, хәзерге Япрык дигән авыл янында колхоз кушуы буенча бик матур урында куышлар корып, зелпе куагының тамырын төшерә идек. Әтиләр ат белән урман эченнән зелпе тамырын алып чыга. Аның урысчасы – бересклет, тамырның каерысыннан машина тәгәрмәчләре ясыйлар, дип аңлаттылар безгә. Бүтән каучук бик юк, машина да сирәк күренеш әле ул заманда. Без исә, балалар, зелпе тамырын ваклап, зур казанга салып кайнатабыз. Йомшаргач, җылы килеш шөшле белән каерысын каера идек. Урманда җиләк-җимеш бар, мин агач башына курчак өе ясап алдым – эше җиңел булмаса да, яшәве күңелле иде.
Әмма көннәрдән бер көнне өлкәннәр эшкә киткән җирдән буш арба белән ашыгыч кайтып җитте дә, әтки безгә: “Эшне төгәллибез, ярман сугыш башлаган, балалар”, – диде. Тиз генә казан, савыт-сабаны, урын-җир, юрганнарны төяп, авылыбызга кузгалдык. Кайтышлый әтки Япрык авылы кибетенә керәсе итте. Әмма аның киштәләрендә берни дә юк иде инде. Калган ике исле сабынны да бирәселәре килми. Әмма әтки аның берсен сатып алды, яңа туган Рәшит улына булыр дип юанды. Шуннан соң без башкача сабын күрмәдек дияргә дә була инде. Кырда яткан мал үләксәләрен кайнатып, ниндидер сыеклык ясыйлар иде. Әмма аның сасы исенә түзәрлек түгел, без селте суы белән юына идек. Шулай итеп, безнең өчен караңгы көннәр килде...
  – Әтиегезне сугышка алганнардыр инде?
  – Аның яше кырыктан узган иде, шуңа соңрак килде чакыру. Ул колхоз игеннәрен җыеп бетереп, ашлыгын бураларга салырга, аны үзебезгә дә хәстәрләргә өлгерде әле. “Сак кына тотынсагыз, сезгә ике елга җитәчәк. Карагыз аны, тату булыгыз, булганны исраф итмәгез”, – дип искәртеп, Уфага хезмәт армиясенә чыгып китте. Анда моторлар төзү заводы төзелеше башланган иде, шунда эшләде. Сирәк кенә кайткалап та китә иде. Шул арада аларның тагын бер уллары туды. Сугышның бик кызган чорында ул яуга китте һәм шунда хәбәрсез югалды. Һәлак булды, дигән хәбәр килмәгәч, андыйларның балаларына пенсия тиеш түгел иде. Без дүрт бала, үги әнки бик авыр яшәдек.
  Мин бер энемне аркага кочтырып йөртә идем, шуңа кием-салым теткәләнә башлый да эшерелә дә төшә. Алырга киеме дә, тукымасы да юк. Ярый әле күрше авылдагы әбеки, үзенең балаларыннан өзеп, миңа да бер күлмәклек киндер тукыма җибәрә, “бала карый бит ул”, янәсе.
  Икенче энем итәккә ябыша, шулай урманга барып, язгы беренче үләннәрне җыеп алып кайтабыз, җиләк ашаган булабыз. Фәрдия инәки бик оста итеп чабата үрә. Әмма аның өчен урмандагы юкәне суерырга ярамый. Урманчы бабай сизмәсен дип, капчык төбенә суерылган юкәне салабаз, аның өстенә – балтырган, кымызлык, кузгалак, какысын. Шуннан инәки чабата үрә. Ярмәкәй базарында сата алса, бераз акча була. Бөтен керем – шул.
Нәрсә генә ашамадык инде!.. Бәрәңгесе дә уңмый бит әле аның, әллә нинди сары корт ергалап бетерә. Сыер “агы” булыр иде, аның да сөте – телендә. Ә азык юк. Ул язга таба күтәртә. Абзар өрлегенә аркан бәйләп, шуның белән аны аякка бастырырга тырышалар, Алтынтау итәгендә беренче яшеллек күренә башлау белән шунда алып чыгалар. Көч-хәл белән исән калабыз инде – ул да, без дә...
Җитмәсә, өйдә М. Горькийның “Страсти-мордасти” әсәрендәге кебек хәл – икенче үги әни дә кызу канлы, абзыкай да дуамал, эләгешеп китәләр дә сугыша башлыйлар. Мин бабакайга йөгерәм. Ул, килеп, бераз вакытка тынычландырып китә инде. Әмма озакка түгел.
Ул елларда сугышка дип әйбер, акча җыю бар иде. Абзыкай кәнсәләргә әтки “исраф итмәсәгез, ике елга җитәр бу сезгә”, дип калдырган ашлыкны ташый. Аны гәзитләргә яздылар, ә безгә кычкырып ачлык килде.
  Минем өчен иң авыры – үги инәкинең: “Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың”, – дип, мәктәпкә җибәрмәве. Укуга барлык күңелен салган сабый өчен монысы иң каты җәза булгандыр. Китап укыганмыны күргәч, кисәү агачы белән башны да тиште инде ул...
13 яшьләр тирәсендә минем түземлек калмады: башта үземнең инәкинең туганына чыгып киттем, анда хәлләр начараеп, яшәрлегем калмагач, ул елларда авылларда ятимнәрне җыеп, балалар йортларына урнаштырып йөрүче социаль хезмәткәрләрнең берсенә ияреп, Бәләбәй балалар йортына барып урнаштым.
Ул сугыш беткән ел иде. Тамак икмәк күрә башлады. Әмма мин аның үземә бирелгән ике телемен Бәләбәй базарына алып чыгып сатам да китап алырга акча җыям. Шулай итеп, “Башкорт әдәбияты энциклопедиясе” дигән калын гына китап сатып алдым. Андагы әсәрләрне укый-укый ятлап бетергәнмендер, билләһи!
  Бәләбәйдән безне Уфага, Нижегородкадагы агач эшкәртү заводына эшкә җибәрделәр. Анда инде барактан 13 кешегә бер бүлмә бирделәр, өч тапкыр ашата башладылар. Америкадан ярдәм посылкалары белән килгән киемнәр дә тараттылар. Киҗе-мамык күлмәк, зәңгәр фуфайка, калын ак ыштан, ботинкаларның минем өчен нинди затлы кием булганлыгын белсәгез иде!
Ә бер төнне арадан берәвебез матрас тышын салдырган да кызларның салып куйган шул киемнәрен тутырып чыгып качкан. Иртән торсак – кияргә кием юк! Алмашы каян булсын инде аның. Тик мин генә “при полном параде” басып торам, чөнки күлмәкне – матрас астына, фуфайканы баш очына, ботинкаларны култыкка кыстырып йоклаган идем...
Тиздән безне фатирларга тараттылар. Мин шул заводта эшләп, станок гөрелтесеннән саңгырауланган тетя Лушага кердем. Аның радиосы һәрвакыт кычкырып сөйләп тора иде. Шуннан Уфага театр училищесына укучылар җыюлары хакында белдем һәм шунда укырга керергә булдым.
  – Агач эшкәртү заводыннан театр училищесына бик текә борылыш ясагансыз булып чыга. Курку булмадымы?
  – Курку түгел, дулкынлану булды инде. Әмма иң куркынычы – мин имтихан комиссиясе рәисе Бохарскийга ошамадым. Бәләбәйдә алган энциклопедиядән башкорт телендә, әмма татарчалатып сөйләгән шигырем дә, сәхнәдә югалып кала торган кечкенә буем да ошамады аңа. Миңа башны иеп чыгып китәргә генә калды. Ә мин бит шушы училищега керәм дип ничек хыялландым, Агыйделне аркылы йөзеп чыктым хәтта!
Тәрәзә төбендә елап тора идем, комиссиядән бер абый ерак түгел килеп басып, тәмәкесен кабызды. Мине бик кызгангандыр, күрәсең, яңадан комиссия алдына алып кереп, урысча басня сөйләтте. Иван Крыловның ул әсәре “За что же, не боясь греха, кукушка хвалит петуха?” дип бетә.
Бохарский, ике катлы күзле­генең берсен читкәрәк алып куйды да, болай ди:
– А мы за что же вас хвалить должны?
Тоттым да:
– За то, что я хвалю вас! – дип әйттем дә салдым.
– Ну-ка, похвалите нас! – ди бу.
Киттем боларны мактап! Кемнең күлмәге матур, кемнең күз карашы игелекле, кем матур сөйләшә...
  Кыскасы, “сынау чоры” белән алдылар мине. Училищены гел “бишле”гә тәмамладым, ә икенче курста Башкортстан радиосында конкурс үтеп, татар телендәге тапшырулар алып бара башладым, соңрак балалар өчен тапшырулар редакциясен җитәкләдем. Кечкенәдән кагылган “китап җене” еракка җибәрмәде, үзем дә каләм тибрәтә башладым. Язучы осталыгына ирешү теләге белән Мәскәүдәге М. Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга кердем. Анда укыганда кияүгә чыктым, улыбыз тугач, тынычрак эш дип, гәзиткә күчәргә булдым. “Башкортостан пионеры” гәзитенең тәүге санын чыгаруда катнаштым, аннары шунда ун ел эшләдем дә, пенсиягә чыкканчы Язучылар берлегендә хезмәт куйдым.
  – Атларны бик кызулатып җибәр­дегез түгелме, Мөкәрәмә апа? Әйдәгез, Сез эшләгән, иҗат иткән елларга, шул дәвердә бергә яшәгән данлыклы кешеләргә тукталыйк әле.
  – Чыннан да, гаҗәеп кешеләр, тарихи шәхесләр белән аралашып яшәлде. Ирем Ирек Сөләйманов ВЛКСМ өлкә комитетының беренче секретаре иде. Бик туган, дус җанлы булды, өйдән кеше өзелмәде – артистлар, язучылар дисеңме! Алар арасыннан кайсын аерып күрсәтсәң дә читен инде...
  Һәдия апа Дәүләтшина белән аралашуыбыз хәтердә уелып калган. Билгеле булуынча, репрессиягә эләгеп, аны ун елга Мордовия төрмәләренең берсенә утыртканнар. Биш елдан соң, туберкулез белән бик каты авыргач, аны чыгарганнар. Дөресрәге, үләргә кайтарып җибәргәннәр инде. Әмма репрессия шаукымы узмаган ул чорда аны Уфага пропискага алмаганнар, аңа Бөрегә китеп, мунчада идән юарга да ризалашырга туры килгән...
  Илленче еллар башында Шәриф Бикколга республикада беренче тапкыр балалар өчен “Пионер” журналы оештыру йөкләтелде. Ул балалар тормышына кагылышлы иҗат кешеләрен киңәшмәгә җыйды. Радиода балалар өчен тапшырулар редакциясен җитәкләгәч, мине дә чакырдылар. Килүчеләр арасында канатлы алъяпкыч бәйләгән бер апа да утыра иде. Мин аны җыештыручы дип аңладым. Ә урамга чыккач, юлларыбыз бер якка булуы ачыкланды. Әлеге Главпочтамт бинасында урнашкан редакциягә кадәр икәү атлап килдек. Бу – Һәдия апа иде. Шулай танышып киттек, аралаша башладык. Ул мине: “Туктап калма, яз, синең каләмең бар”, – дип дәртләндерә иде.
  Соңгы тапкыр поездда бер купега туры килдек. Ул – Уфадан ике сәгать кенә барасы шифаханәгә, мин Мәскәүгә Әдәбият институтына сессиягә юлланган идек. Анда инде ул йөткерә, кулъяулыгы белән еш кына ирененә чыккан канны сөртеп ала иде. Күп тә үтми мәрхүмә булды. Әсәрләре аша аның нинди мәшһүр язучы булуын сез беләсез. Үзе белән аралашкан кеше буларак, аның миңа ачылган кешелек сыйфатларын да белеп калыгыз – Һәдия апа, өстеннән таптап-изеп китсәләр дә, гүзәллеген, нурын саклаган назлы бер чәчәк иде. Мин аны бик сагынам. Гомумән, бүгенге җитеш, матур тормышымда бер үкенечем – бик күп якын кешеләремнең бакыйлыкка күчеп бетүе.
  – Алай да тормышыгыздан канә­гатьсез, димәк?
  – Канәгать булмыйча! Мин бит сигез баладан исән калган ике бөртегенең берсемен! Инәкинең гомерен ике тапкырдан артык яшәдем, суга баттым, башыма балта чаптылар – исән калдым. Мәктәптә укуны тыйсалар да, язучы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә алдым. Укучыларыма һавадан алынган, бармактан суырылган түгел, ә үзем күреп-белгән, кичергән тормыш вакыйгаларыннан тормышчан әсәрләр тәкъдим итә алдым. Улларыбыз бик әйбәт булды, оныкларыбыз сөендерә. Ирем иртәрәк, 75 яшендә вафат булды, ә мин аннан соң да егерме еллап гомер итәм менә. Аның белән өйләнешеп, фатир алгач та, аны зурракка алмаштыргач та, Нижегородкадан тетя Лушаны кунакка алып килә идек, үзебездә яшәп китә иде. Шунда: “Смотри, дочка, а ведь хорошо жить стали!” – дия иде. Мин дә бүген шуны әйтәсем килә – әйбәт яшибез! Урам чатларында, переходларда хәер сорашучыларны гына алыгыз. Юклар! Аларны куып таратып булмый, димәк, беркем дә хәер эстәрлек яшәми. Илдә тынычлык булсын, сугышлар килмәсен генә.
Бик абруйлы “Кызыл таң” гәзите укучыларына иминлекләр, каләм тибрәтүчеләргә илһамлы иҗат телим. Язучыларга әйтәм: языгыз, килеп чыкмаса, яңадан языгыз, туктамагыз! Тормышны языгыз, укучы­ларыгызның күңеленә үтегез, анда мең төрле хәзинә бар, белегез!

* * *

Әңгәмә ахырында, әдибәгә сокланып: “Зиһенегез ачык, хәтерегез төгәл, күз тимәсен”, – дибез. “И, туганым, кайбер нәрсәләрне искә төшерә алмый торган чаклар да була башлады шул”, – диде ул. Туксан дүрт яшьлек апаның үткен карашлы, очкынланып торучы күзләренә карап, аның нурын күңелгә сеңдереп, “әйбәт яшибез” дигән сүзләрен йөрәккә салып саубуллаштык.
Әңгәмәгез өчен, рәхмәт, Алтынтауның якын дусты, чишмәләргә бай Ярмәкәй кызы!




 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: