+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Шәхес
26 март , 08:15

Илназ һәммәгезгә рәхмәтле

Көчле ток сугу аркасында ике кулын да югалткан 14 яшьлек Илназ Дәүләтовның яңалыгы бар.

Аның яңа протезлары барлыкка килгән.

Бу хакта Илназның әнисе Зөлфия Дәүләтова хәбәр итте. Алар ярдәмендә үсмер мускулларын күнектерәчәк. Исегезгә төшерәбез,  яңа протезлар алырга битараф булмаган гражданнар ярдәм итте: узган елда акча җыю игълан ителгән иде, кирәкле сумма 20 көн эчендә җыелды. Гаилә авыр чорда ярдәм иткән һәм читтә калмаган һәркемгә бик рәхмәтле.


"Ниһаять, бүген мин үземнең тарту протезларымны алдым. Аларны сатып алу өчен кирәкле сумманы җыярга ярдәм иткәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Барыгызны да яратам, Илназыгыз", - ди үсмер. Үсмер, шулай ук, һәммә кешене якынлашып килгән Ураза бәйрәме белән котлый.


Косметик протезлар узган ел ахырында алынган иде. Алар куллар булмауны визуаль яшерү өчен кирәк. Тарту протезлары - мускуллар өчен эшче тренажерлар.

Илназ белән фаҗига Туймазы районының Балтай авылында 2021 елның 7 июлендә булды. Балалар футбол уйнаганда туп трансформатор коймасы эченә эләгә. Илназ тупны алырга менә һәм аны ток суга. Баланың куллары яна, аларны коткарып кала алмыйлар. Илназга күп нәрсә аша үтәргә туры килә, катлаулы операцияләр, адаптация, ләкин ул барысына да түзде, аңа тату гаиләсе, шулай ук битараф булмаган кешеләр ярдәм итте.

Уңышлар сиңа, Илназ!

Фото: Зөлфия Дәүләтова

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: