+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Шәхес
1 апрель , 15:20

“Күңелем давыл сорый...”

Хезмәттәшебез, күренекле галим һәм журналист Илдус Фазлетдиновка – 50 яшь



Кыскача белешмә:
Илдус Камил улы 1975 елның 1 апрелендә Бәләбәй районының Тузлыкуш авылында укытучылар гаиләсендә туган. Тузлыкуш урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. 1995 елда “Тулпар” яшьләр журналы редакциясендә эшли башлый, 1997 елдан – җаваплы сәркатип, 2015 елдан – басманың баш мөхәррир урынбасары. Көн кадагына суккан күпсанлы публицистик язмалар авторы. Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре (2001) әгъзасы. Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре (2020).
Студент елларында ук әдәби иҗат белән шөгыльләнә, БДУның “Акчарлаклар” әдәби иҗат түгәрәген җитәкли. 2008 елда Башкортстан “Китап” нәшриятында “Соңгы Шүрәле” шигъри җыентыгы дөнья күрде. 2008 елдан – Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы. Ф. Кәрим исемендәге әдәби премия (2019) лауреаты.
Илдус Камил улының фәнни эшчәнлеге Башкортстан татарларының әкияти характерда булмаган фольклор жанрларының идея-сәнгать үзенчәлекләрен өйрәнүгә, әдәбият һәм фольклор бәйләнешләрен анализлауга багышланган. 2005 елда “Башкортстан татарларының легендалары һәм риваятьләре” темасына кандидатлык диссертациясен уңышлы яклады. 100дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән уку әсбаплары авторы. “Тарих кайтавазы – риваять. XVI-XX гасырлардагы зур тарихи вакыйгаларның Башкортстан татарлары риваятьләрендә чагылышы” (Уфа, 2007), “Башкортстан татарлары фольклоры: риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр” (Уфа: Китап, 2018) монографияләре, “Башкортстан татарлары фольклоры” өчтомлыгы (Казан: Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2021) һәм башка фәнни хезмәтләр авторы. Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Татар халык авыз иҗаты” күптомлыгының бәетләр тупланган 9нчы томын (2022) төзүчеләрнең берсе.
Фәнни тикшеренүләренең янә бер юнәлеше әдәбият белән бәйле. Байтак якташ шагыйрьләрнең иҗатын анализлап, фәнни җыентыкларда, Башкортстан һәм Татарстан матбугатында мәкаләләр бастырды. Башкортстандагы татар шигърияте торышы турындагы күләмле мәкаләләре “Татар әдәбияты тарихы”ның (Казан, 2018, 2019, 2021) 6-8 томнарында урын алган.
Озак еллар БДУның татар-урыс бүлегендә фольклор белемен, татар әдәбиятын укыта, татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты.
И. Фазлетдинов тәрҗемә белән дә шөгыльләнә, мәсәлән, урыс теленнән “Тәһарәт һәм намазга өйрәнәм” (2010) басмасын тәрҗемә итте.
Тормыш иптәше Эльвира белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Эльвира Хәбиб кызы Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсендә хезмәт сала. Уллары Илназ Казан федераль университетында укыта, фән белән шөгыльләнә, кызлары Ләйсән – Русия Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт идарәсе академиясе студенты.

Дилбәр БУЛАТОВА (СӨЛӘЙМАНОВА),
“Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире,
филология фәннәре кандидаты:
– “Тулпар” редакциясе башка басмалардан ни белән аерылып тора дисәгез, мөгаен да, “даимилеге белән” дип икеләнмичә әйтеп булыр иде. Нигездә, бер үк “эш атлары”ннан торган иҗади коллектив “Тулпар” арбасын менә инде ничәмә еллар аудармый-түңкәрми тартып бара. Басманың кыйбласын билгеләүче, иҗади һәм техник йөзе өчен җавап бирүче төп көч исә – егерме ел аның җаваплы сәркатибе, соңгы ун елда баш мөхәррир урынбасары булган Илдус Камил улы Фазлетдинов. Журналның өч дистә елда дөнья күргән 180 санының эчтәлеген билгеләүче, макетын төзүче, һәр бите, һәр фотосы һәм рәсеме, тышлыгы, кушымталары – гомумән, һәр сүзе, хәрефе һәм ноктасы өчен җавап бирүче кеше.
Безнең кечкенә тату коллективның җитәкчесе буларак, Илдус Камил улы ни белән аерылып тора, дисәгез, болай җавап бирер идем: аның кул астында эшләве бик тә уңайлы. Ул искиткеч демократ җитәкче. Моңа аның күренекле педагоглар, Башкортстанның атказанган укытучылары Рәсимә Нургали кызы һәм Камил Нәҗми улы Фазлетдинов (Камил Фазлый) гаиләсендә тууы да йогынты ясагандыр. Әтисенең билгеле язучы, шагыйрь, сатира һәм юмор остасы булуын да искә төшерсәк, алма агачыннан ерак төшми, диясе генә кала.
Илдус Камил улы кайнар публицистик язмаларында, бунтарь шигырьләрендә хөр рухлы шәхес буларак ачылса да, көндәлектә тавыш күтәреп җикеренгәнен, вакланганын, юк нәрсәләр өчен ыгы-зыгы тудырганын хәтерләмим – зыялы, әдәпле шәхес ул. Ә инде журнал өчен мөһим иң төп сыйфа-ты – әдәбият өлкәсендә системалы тирән белемгә, иҗат һәм иҗатчылар турында үзаллы, күпчелектә гадел фикергә ия булуы, административ җәһәттән төгәллеге, егәрлеге. Бу безгә журналның теоретик һәм практик нигезен булдырырга, катлаулы мәсьәләләрне катлауландырмыйча хәл итәргә мөмкинлек бирә. Журналист һәм мөхәррир буларак та уңышлы эшли. Саллы тәнкыйть мәкаләләре, кызыклы әңгәмәләре һәр санны диярлек бизи. “Тузганак” кушымтасын алып бара, “Рәсемханә” сәхифәсендә Башкортстан рәссамнары иҗаты турында язмалар циклын өзлексез дәвам итә. Ул мөхәррирләгән текстлар, гадәттә, стилистик камиллеге, барлык кагыйдә-таләпләргә туры килүе белән аерылып тора. Барлык шушы алшартлар редакциянең иҗади һәм техник хезмәткәрләренә, бердәй булып, “Тулпар” саннарын тыныч кына, әмма үз вакытында, тиешле дәрәҗәдә чыгарырга булыша да.
Озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшем буларак, Илдус Камил улының янә бер сыйфатын телгә аласым килә: ул искиткеч гаилә җанлы, якыннары өчен җан атып яши. Әти-әнисе өчен – газиз ул, әби-бабасына – игелекле кияү, яшьли табышкан-кавышкан хәләле Эльвира Хәбиб кызына – тугрылыклы тормыш иптәше, балаларына – рухи һәм матди таяныч ул.
Илдус Камил улы утырткан шигърият, тәнкыйть, журналистлык, мөхәррирлек, фән, укытучылык, гаилә агачлары киләчәктә дә гөрләп үссен, яңадан-яңа җимешләре белән сөендерсен, дип телим. Әле озак еллар туган телебезгә, Башкортстан әдәбиятына, матбугатына хезмәттә булырга, яңа фәнни ачыш-табышларга ирешергә, студентларына остаз булып, янып-ялкынланып яшәргә насыйп итсен!

Мөнир ВАФИН,
“Тулпар” журналының шигърият бүлеге мөхәррире,
шагыйрь:
– Илдус Башкорт дәүләт университетында укый башлау белән “Өмет” татар яшьләре гәзитенә сукмак ярды. Ул чорда редакция Левченко урамында урнашкан иде, минем җаваплы сәркатип булып эшләгән чак. Уртак телне тиз тапканбыздыр, чөнки ул төркемдәшләрен дә җәлеп итеп, безгә даими килеп йөри башлады. Гәзиттә “Студентлар сәхифәсе” дигән бит чыгарырга тотындык. Сәләтле студентларның язышуы бик файдалы булды. Яшьләр сәхифәсе куш ике биттә дә чыккалый иде, чөнки язмаларга ихтыяҗ юк, материаллар агылып кына торды. Илдус шигырьләр дә, мәкаләләр дә, көлкеле әсәрләр дә язды. Үз буынындагы иң көчлеләрнең берсе булды. “Өмет”тә чыккан беренче сәхифәләре белән үк сәләтле, үзенчәлекле шагыйрь һәм журналист килүен күрсәтте. Миңа логик төгәл, бунтарь, дуамал, уратып-чуратып тормый хакыйкатьне маңгайга бәреп әйтә торган иҗатчылар ошый. Илдус та нәкъ шундый. “Тулпар” нәшер ителә башлау белән, аны үз тәртәбезгә алдык. Берничә ел лауреат булды. Шигырьләре 2004 елда – “Акчарлаклар” альманахында, 2008 елда “Яшьләр сериясе”ндә дөнья күргән “Соңгы Шүрәле” китабы булып нәшер ителде.
Аның шигырьләре шәкли яктан төгәл, рифма-ритм чатаклыкларыннан азат. Тематик офыгы да киң. Төп сыйфатлары – миллилек, фәлсәфилек һәм образлылык. Мин, гадәттә, иҗатчының табышлары дип аның каләменнән тамган чагыштыру, метафора, эпитет һәм башка шундый тропларны билгеләргә яратам. Илдуста алар җитәрлек. Пеләшләнгән карттай мамыгы очкан тузганак, вакыт яланы, еллар белән узышу, синең йөрәк – тулай торак, исерек давыллар... Мондый мисалларны тагы да күпләп китерергә була.
Шагыйрь иҗатына фикри контрастлык та хас. Мәсәлән, нәни малай таяк атында абынып егылгач: “Егылмас идем, бер-ике яшькә генә зур үскәч”, – ди. Еллар узып, чал сакаллы картка әйләнгәч, таягына абынып: “Эх, егылмас идем, ике-өч яшькә генә яшь булсам”, – дип куя. Мондый поэтик табышлар “Донорларны күрдем...” һәм башка шигырьләрдә дә очрый.
Кыскасы, Илдус үзен сәләтле шагыйрь итеп күрсәтте. Ләкин соңгы елларда фәнгә кереп китеп, шигърияттән читләшеп бара. Шулай да сәләтле кешедән күбрәкне көтәсең, бигрәк тә мөтәшагыйрьләр касафаты чорында, шуңа мин аның шигъриятне дә ташламавын үтенер идем.

Альбина ХӘЛИУЛЛИНА,
Уфа фән һәм технологияләр университетының
татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире,
филология фәннәре кандидаты, шагыйрә:
– Илдус Камил улы Фазлетдинов белән без – замандашлар, бер чорда белем алып, төрле уку йортларында укысак та, әдәбият безне гел янәшә атлатты. Ул халык авыз иҗаты, әдәбияттагы традицияләр, шигърият хакында үз фикерен әйтеп, фән юлында үз сукмагын булдырган галим булып җитеште. Минем фәнни эзләнүләрем исә чәчмә әсәрләр, заман әдәбиятының яңа сыйфатларын барлауга багышланса да, без үзара рухи туганлыкны һәрдаим тоеп яшибез.
Фән белән мәшгуль булсак та, шагыйрәнә сүзгә омтылуыбыз, икебезнең дә китап киштәләребездә җаннан “суырып” чыгарылган коймак калынлыгы гына беренче шигырь җыентыкларыбыз саклану, туган як әдипләрен зур әдәбият мәйданында танытудагы эшчәнлек – уртак сыйфатларыбыздыр, күрәсең. Тирә-якка, яшәешкә карашлар уртаклыгы көтелмәгән башка уртаклыкларга да китерде, хәтта улларыбызның исемнәре дә бертөрле булып чыкты.
Шуңа өстәп, укытучылык юлында да сукмаклар янәшә салынды. Икебез дә кандидатлык диссерта­цияләрен 2005 елда якладык. Югары мәктәп укытучысы булудан тыш, без 2012 елда Уфада ачылган якшәмбе мәктәбендә дә бергә балалар укыттык. Хәзер дә язмыш сукмагы безне бер кафедрага алып килде.
Фәнни-педагогик хезмәттәшлек юлында булган сирәк һәм ешрак формальлеккә корылган аралашулар аша да Илдус Камил улының җете бер холык сыйфатын тоемлап алдым мин. Бу – максатчанлык, югары максатлар куя белү. Күңелеңдә йөрткән яшерен хыялларыңа тугры калып, ташны тишкән тамчы кебек, һәрдаим тырышып, иҗтиһатланып хезмәт итү. Кайсы өлкәгә генә тотынса да, эшне җиренә җиткереп, нәтиҗәле итеп башкара белү аны ышанычлы дус, таянырлык хезмәткәр итә. Тапкыр сүзгә оста тормышның төрле өлкәләреннән мәгълүматлы кызыклы әңгәмәдәш тә ул. Фән, уку-укыту, журналистика, шигърият тулпарларын иярләп, дилбегәне чама белән генә тарттырып бара белә. Педагоглар нәселен дәвам иткән Илдус Камил улы үзе дә балаларын фән, мәгариф юлына кертеп җибәрүгә, белемле булуга зур көч сала.

Марат ШӘРИПОВ,
УФһТУ доценты, филология фәннәре кандидаты,
җырчы:
– Илдус Камил улының иҗади үсеше минем күз алдымда үтте. Башкорт дәүләт университетында уку дәверендә үк ул үзен әдәбият белән тирән кызыксынучан, фән үрләренә омтылган студент буларак танытты. Әлбәттә, мондый студентка без, укытучылар, зур өмет баглаган идек. Әйтергә кирәк, егетебез безнең өметләрне аклады. Бүгенге көндә Илдус Фазлетдинов – безнең горурлыгыбыз, Башкортстан татарлары фольклорын системалы тикшерүче танылган галим, студентлар тарафыннан тирән хөрмәткә ия булган укытучы, иҗат канатын киң җәелдергән шагыйрь, журналист, тәнкыйтьче. Илдус Фазлетдинов – чорыбызның пассионар шәхесе, Башкортстандагы татар мәдәнияте, мәгарифе үсешен аның күптармаклы хезмәтеннән тыш күз алдына китерү читен.

Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА,
УФһТУ доценты, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә:
– Илдус Камил улын татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында буыннарны бәйләүче, дип атарга мөмкин. 60нчы еллар азагы, 70нче еллардан башлап бүгенге көнгә кадәр Фазлетдиновларның гаилә тарихы кафедра, университеттан аерылгысыз. Илдус Камил улы – шушы оя кошы: монда туган, үскән, канат ныгыткан... Ул әле дә очышта.
Илдус Камил улының кафедра белән тыгыз бәйләнешенә бер генә дәлил китерәм. Кафедрабыз доценты Риф абый Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге фольклор экспеди­цияләрендә дистәләрчә еллар буе студентлар тарафыннан җыелган материалларны фәнни кулланылышка кертү дәрәҗәсенә җиткереп, бастыру, дөньяга чыгару – минемчә, Илдус Камил улының остазына булган зур рәхмәте. Димәк, коллегабыз эшлекле рәхмәткә сәләтле зат.
Илдус Камил улы – үз эшен тырышып, җентекләп башкаручы кеше. Эшкә алына икән, гадәттә, ул аны җиренә җиткерергә тырыша. Коллегабыз студентлар белән яхшы мөнәсәбәт урнаштыра белә. “Таләпчәнлек” һәм “студент хәленә керә белү” кебек алымнарны үз эшендә шактый оста файдалана.
Илмира ЗАРИПОВА,
УФһТУ доценты, филология фәннәре кандидаты:
– Безнең халыкта егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Саный китсәң, Илдус Камил улының да һөнәрләре шактый: журналист, шагыйрь, мөгаллим, галим... Бу аның уңган һәм тырыш кеше булуын дәлилли. Аның тагын бер ягын билгеләп үтәсе килә: үзе алынган һәр эшне җаваплылык белән, вакытында һәм җиренә җиткереп башкарып чыгуы... Күркәм юбилее белән котлап, Илдус Камил улына ныклы сәламәтлек, иҗади һәм фәнни уңышлар, гаилә бәхете, барлык ниятләгән эшләрен, шул исәптән докторлык диссертациясен яклауны тормышка ашыруын телим!

Зәбирә КӘРИМОВА,
УФһТУ доценты, филология фәннәре кандидаты:
– Хөрмәтле, Илдус Камил улы! Без, Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы укытучылары, Сезне, хөрмәтле коллегабызны, күркәм алтын юбилеегыз – 50 яшегез тулу уңаеннан – ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Татар дөньясында Сез – танылган фольклорчы, үз һөнәренә гашыйк укытучы, билгеле журналист, шагыйрь, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы.
Сезнең бөтен тормышыгыз һәм иҗади юлыгыз безнең күз алдында үтте. Башкорт дәүләт университетының филология факультетында уку чорында ук кыю рәвештә фән дөньясына үтеп кердегез. Фәнни тикшеренүләрегездә Башкортстанда яшәүче татарларның милли фольклорын (легенда, риваять жанрларын) тикшерүгә зур урын бирәсез. Үзегезнең остазыгыз Риф Мөхәммәтҗановның якты истәлеген мәңгеләштерүдә матур эшләр башкарасыз. Языл­ган монографияләрегез, укыту-методик әсбапларыгыз, күпсанлы мәкаләләрегез – барысы да Сезнең галим, укытучы-остаз, журналист һәм зур шәхес булып җитлегүегезнең ачык дәлиле. Киләчәктә дә фән өлкәсендә яңадан-яңа казанышлар, саулык-сәламәтлек, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете теләп калабыз!

Гөлсинә ГАЙНУЛЛИНА,
УФһТУ доценты, филология фәннәре кандидаты:
– Илдус Камил улы! Сез соклангыч шәхес: бар эшегезне төптән уйлап, җиренә җиткереп башкарасыз, сез татар әдәбиятына, фольклорына гашыйк кеше, ничек вакыт җиткерәсездер, ел саен саллы-саллы монографияләр, дистәләгән фәнни мәкаләләр бастырып чыгарасыз.
Сез – бик ышанычлы кеше, сезнең белән мин, һичшиксез, разведкага барыр идем. Студентлар белән берничә ел рәттән фольклор экспедициясенә чыкканда, мин моңа тагын бер кат инандым.
Сез талантлы шагыйрь. Сезнең шигырьләрегездә тирән фәлсәфә, нечкә юмор һәм халкыбызга булган олы мәхәббәт һәм аның язмышы турында уйланулар бергә үрелгән.

Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ,
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире,
филология фәннәре докторы:
– Хөрмәтле Илдус Камил улы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге хезмәткәрләре исеменнән гомер бәйрәмегез – 50 яшьлек юбилеегыз белән ихлас котлыйм!
Сез татар халык авыз иҗатын, әдәбият тарихын өйрәнүче галим, танылган журналист, шагыйрь һәм студентларның яраткан остазы буларак Татарстан фәнни һәм әдәби җәмәгатьчелегенә яхшы таныш. Кайда һәм кем булып эшләргә туры килмәсен, һәркайда үзегезнең тирән белемегезне, оста оештыручы һәм җитәкче булуыгызны күрсәттегез. Шуңа да Сезне зур ихтыяр көченә ия, эзләнүчән, хезмәттәшләрегезгә игътибарлы, ярдәмчел, таләпчән укытучы һәм галим дип беләбез.
Башкортстанда татар фольклорын җыю, туплау, өйрәнү белән эзлекле шөгыльләнүче аз санлы белгечләрнең берсе буларак, шул төбәк татарларының топонимик риваятьләрен һәм легендаларын, аларның тарихи җирлеген һәм идея-эстетик йөкләнешен өйрәнүгә багышланган фәнни тикше­ренүләрегез үз вакытында ук зур кызыксыну уятып, безнең тарафтан шатланып каршы алынды. Әлеге эзләнүләрнең дәвамы буларак, алдагы елларда басылып чыккан “Тарих кайтавазы – риваять” (Уфа, 2007) китабы халык тарихының аерым сәхифәләрен риваятьләр аша ачуның матур бер үрнәге булып тора. Сезнең тарафтан төзелеп, тирән эчтәлекле кереш сүз һәм аңлатмалар белән чыгарылган “Башкортстан татарлары фольклоры: риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр” (Уфа, 2018) җыентыгы эчтәлеге, фәнни нигезе, гаять бай һәм гыйбрәтле мисаллары белән җәлеп итә. Ә инде 3 томлы “Башкортстан татарлары фольклоры” (Казан, 2021) җыентыклары әлеге өлкәдәге тикшеренүләрегезнең мәгънәле нәтиҗәсе булып тора. “Башкортстан халыклары фольклоры” (Уфа, 2020) энциклопедиясендәге татар фольклорына караган бүлекнең уңышлы башкарылып чыгуы да шуның ачык бер чагылышы.
Хөрмәтле Илдус Камил улы! Сигез томлы “Татар әдәбияты тарихы”н (2014-21) эшләүгә Сез зур өлеш керттегез. Алтынчы, җиденче һәм сигезенче томнарда урын алган (А. Хәлиуллина, Д. Сөләймәнова белән берлектә) “Татарстаннан читтә иҗат ителгән әдәбиятта татар мотивлары” язмаларында ХХ гасыр урталарыннан алып, яңа гасыр башында Башкортстан Республикасындагы татар шигъ­риятенә бай эчтәлекле күзәтү ясалып, күпсанлы шагыйрьләрнең иҗат портреты, әдәбиятка алып килгән яңалыклары, чынбарлыкны чагылдырудагы сәнгати фикерләү үзенчәлекләре ачыла. Башкортстандагы әдәбият тарихының төрле чорларына, аерым шәхесләренә бәйле күпсанлы фәнни һәм тәнкыйди мәкаләләрегезне, публицистик язмаларны үз эченә алган “Соңгы Шүрәле” (Уфа, 2008) җыентыгы белән Сез үзегезне талантлы тәнкыйтьче итеп таныттыгыз. Әлеге хезмәтләр фәнни-теоретик тирәнлеге, фактларга бай булуы, моңа кадәр хезмәт куйган остазларга чиксез хөрмәт белән аерылып тора.
Башкортстандагы татар әдәбиятының әдәби-эстетик, әхлакый-фәлсәфи үзенчәлеген ачкан фәнни, публицистик, тәнкыйди язмаларыгыз халкыбыз язмышы өчен борчылу, аның бүгенгесен һәм киләчәген матуррак итү теләге белән сугарылган һәм шуның белән алар рухи кыйммәтләр сакланышына, татар милләте гамен кайгыртуга хезмәт итә. Хезмәт нәтиҗәләрегез, иҗат уңышларыгыз, шәхси тормышыгыз чын мәгънәсендә тирән хөрмәт һәм горурлык хисе уята. Матур юбилей көннәрендә якыннарыгыз, туганнарыгыз, коллегаларыгыз арасында булу белән дә Сез бик бәхетле.

Дилбәр БУЛАТОВА әзерләде.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: