Конкурс шартлары буенча биредә җырчылар һәм шигырь укучылар көч сынаша. Чара искиткеч ямьле үтте, анда биш яшьтән алып, чәчләре чалланган абый-апаларга кадәр чыгыш ясады. Катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел, мәсәлән, беренче турда йөздән артык кеше катнашырга теләк белдергән, бу исә шагыйрәнең иҗатын яратучылар, белүчеләр, зурлаучылар бик күп дигән сүз.
– Халкыбызның бөтен гомерен, эшчәнлеген милләтенә хезмәт итүгә багышлаган шәхесләре күп. Яңавыл районыннан шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйкова шундый якты йолдызларның берсе. Ул ярты гасырдан артык гомерен, йөрәк җылысын кешеләргә өләште. Аның шигърияте тоташы белән асылташка тиң, — ди чараны оештыруга күп көч салучыларның берсе Рита Зарипова.
Шагыйрәнең кичәдә катнашкан бертуган сеңлесе Илгизә Фидай кызы да канәгатьлек хисләрен белдергән. “Гала-концерт программасы бик матур төзелгән иде. Зур рәхмәт, минем күз алдымнан апамның барлык тормыш юлы үтте. Аның шигырьләрен, җырларын мин әле дә күңелем тулып тыңлыйм. Шушындый матур чаралар өчен зур рәхмәт” – дип яза ул, оештыручыларга рәхмәт белдереп.
Әйе, шагыйрә Кәүсәрия Фидай кы-
зы – авыр язмышлы шәхес. Ләкин ул – хатын-кыз, җиргә матурлык, наз өләшергә килгән изге зат. Ходай биргән сәләте белән бөтен кешеләрне сөендереп яшәде ул. “Кадерле җыр сөючеләр, cезгә йөрәгем җырларын бүләк итәм! Авыр язмышка күз яшемне күрсәтмим мин, җырлап яшим. Соңгы сулышыма кадәр җырларга язсын иде”, — дип язды Кәүсәрия ханым. Җырлар, шигырьләр турында мондый тирән трагизм белән Кәүсәрия апа, Фәнис Яруллиннан башка тагы кем әйтә алыр?
Мөгаен, яшәү шатлыгын сызланулар аша тыны белән суырып алган, һәр көннең кояшына, һәр кичнең аена карап уйланган, җиһанның шул ике зур көченнән илһам алып иҗат иткән кешегә генә шундый көрәшче рухы хас буладыр. Мөгаен, мизгелләр шатлыгын башкалар белән юмарт бүлешә белгән шагыйрә Кәүсәрия апа Шәфыйкова гына шулай әйтә аладыр.
Кәүсәрия Шәфыйкова 1948 елның 9 ноябрендә Башкортстанның Яңавыл районы Исәнбай авылында Тәскирә апа белән Фидай абый гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Тик тәпи басып китеп, җир җылысын, бәбкә үләненең йомшаклыгын нәни табаннары тоярга да өлгерми, аяусыз чир — полиомиелит (арка миенең параличка китерә торган каты йогышлы авыруы) кызны аяктан ега. Күрсәтмәгән табиб, им-томчы, күрәзәче, экстрасенс калмый, дәваланган хастаханәнең исәбе чиксез, тик нәтиҗә генә булмый.
Җиде яше тулгач, Кәүсәриянең яшьтәшләре мәктәпкә китә. Тик Кәүсәрия мәктәпкә йөреп белем ала алмый, аны укытучылар өйгә килеп укырга-язарга өйрәтә. Гәрчә Гөлсем Хәбибрахманова, Нәфисә Казыйханова кебек олы йөрәкле, сабыр холыклы укытучылар өйгә килеп укытса да, мондый дәресләр озакка бармый. Кызның чире үзенекен итә: аяклары гына түгел, гәүдәсенең башка әгъзалары да зарарлана башлый. Кичекмәстән табиблар күзәтүе сорала. Һәм кыз айлар буе хастаханәдә ятарга мәҗбүр була. Шулай итеп, ул өч сыйныф белем белән кала.
Уфада кат-кат операция кичереп тә хәле яхшырмый, Кәүсәрия бөтенләйгә коляскага кала. Бөгелсә дә, сынмый ул! Чөнки аның көчле каләме һәм ир-егетләргә дә биргесез корыч характеры бар.
Искитәрлек хәл: өч сыйныф кына белем алган, аны да өзек-өзек, күбрәк үзлегеннән өйрәнгән кешенең тел байлыгы, фикерне җиткерү сәләте, халык мәкальләре, әйтемнәре белән тиңләрлек, тик аңа гына хас тәгъбирләре сокланырлык! Ничә уку йорты бетереп, диссертацияләр яклаганнар да кайчак Кәүсәрия апа әйткән фикер тирәнлегенә гаҗәпләнә.
Үзе сөйләвенчә, шигъриятнең нәрсә икәнен Кәүсәрия ханым М. Җәлилнең “Моабит дәфтәре” китабын укып чыккач аңлый, шуннан үзе дә кулына каләм алып, язгалый башлый. Беренче шигыре 1970 елның 14 маенда “Коммунизм таңы” дигән район гзитендә басылып чыга. Тора-бара Кәүсәрия язган шигырьләрен башка басмаларга да юллый, Башкортстан, Татарстан матбугатында күпләп басыла башлый. Илдар Юзеев мөхәррирлегендә Казанда “Кызлар җыры” дигән беренче китабы басылып чыга. Аның артыннан Кәүсәрия Фидаи кызының шигырь, нәсер, парча, хикәя, новелла, эсселары тупланган дистәдән артык китабы дөнья күрә.
Шагыйрәнең шигырьләре артык ярсу да, шул ук вакытта бик үк сүлпән дә булмаган моң агымын хәтерләтә. Анда нинди генә авазлар, нинди генә төсләр юк! Шушы моң агымында берничә аваз, берничә бизәк аеруча нык күзгә ташлана. Шуларның берсе — туган җиргә мәхәббәт. Аның иҗатында туган авылы, аның табигате, кешеләре төп урынны били. Авыл кызы һәрвакыт авыл кешесе булып кала. Авылдан Яңавылга күчеп китүе авыр була аңа. Күп еллар ул авыл капкасын кунак булып кына ача. “Якты өмет” дигән шигырендә авылы турында болай дип яза ул:
Авылымда бөтенесе
Алтмыш ике йорт-нигез.
Монда яшәүчеләр саны –
Йөз дә егерме сигез.
Эшкә йөргәннәр күп түгел:
Яшьләр бик аз авылда.
Шушы газиз җиркәемне
Нәрсәләр көтә алда!
Чү! Бәби елаган тавыш
Ишетелә бер йорттан.
Өмет балкый, үз-үземә
Әйтәм: “Авыл яшәячәк,
Куркасың бер дә юктан!”
Шәһәргә килгәч, аңа авыл иркенлеге, яшеллек җитми. Шуңа күрә туганнарыннан тәрәзә каршысына балан, сирень куакларын, шомырт, миләш агачларын утыртуны сорый. Тәрәзә каршысында балан тәлгәшләре әле дә кып-кызыл булып, күңелгә ямь биреп, балкып тора.
Кәүсәрия Шәфыйкованың әнисен яратуын һәркемгә үрнәк итеп куярлык. Дистә еллар буе әнисе аны сабый урынына караган, озын-озак еллар дәвамында авыр язмыш кочагында бәргәләнгән кызының хәлен аз гына булса да җиңеләйтү өчен кырыкмаса кырык тапкыр төнге йокыларын бүлгән.
“...Көн дә урынга ятканда
рәсемеңә багам.
Әйтәсең күк: “Авыртынсаң,
эндәш миңа, балам”.
Мин эндәшәм сиңа, сагынып,
тик пышылдап гелән,
Җаннан суырылып чыккан
шигырь теле белән, Әнкәй!”, –
дип яза ул бер шигырендә.
Кәүсәрия апаның яраткан ел фасылы — көз. “Көзнең төсләре дә күбрәк. Ничектер, иҗатымда да көз уңышлырак килеп чыга. Бәлки, көз аенда тугангадыр”, — ди ул. Чыннан да, аның көз турындагы шигырьләре бик күп.
Кәүсәрия Шәфыйкованың иҗаты да, язмышы да Рәфис Мәхәммәтдинов белән бергә үрелеп барды. Язмышның каты сынауларын җиңеп чыга алырдай куәт тапкан, көчле ихтыярлы, изге җанлы затлар иде алар.
К. Шәфыйкова 1998 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Талантлы шәхес үзен шигърияттә генә танытып калмады, проза өлкәсендә дә гүзәл әсәрләр иҗат итте. Аның тулышкан күңеленнән тамган шигырьләренә язылган дистәләрчә җырны Башкортстанда, Татарстанда, башка төбәкләрдә яшәүче җырчылар яратып башкара. Иҗади уңышлары өчен Гали Чокрый һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләргә лаек булды. Ул — “Кызыл таң”, “Өмет”, “Яңавыл таңнары” гәзитләренең, “Тулпар”, “Мирас”, “Башкортостан кызы” журналларының ел лауреаты.
Әдәби иҗатка җитди караучы танылган татар шагыйрәсе балалар әдәбиятында да зур урын тота. Ул күп еллар “Өмет”нең “Чаткылар” кушымтасының редколлегия әгъзасы булды, үзенең мәгънәле язмалары белән үсмерләр күңеленә матур тәрбия орлыклары салды. Кәүсәрия Шәфыйкова Яңавыл районы һәм шәһәренең шәрәфле шәхесе дә.
Кәүсәрия апа: “Саулыгым ягыннан мактана алмасам да, бәхетсез түгелмен, мин иҗатым белән бәхетле”, – ди иде. Әйе, ул бәхетле, язмыш аңа ничек кенә тешен кайрамасын, Кәүсәрия апа сынмады, чөнки ул сына торганнардан түгел. Аңардагы тормышны сөю хисенә һәм көченә барлык таза-сау-сәламәт кешеләр көнләшерлек иде! Талантлы шагыйрәнең оптимистик рухы, көчле характеры, кешеләргә карата булган җылы мөнәсәбәте җырлары аша күңелләргә күчте.
...Һәр халыкның буыннан-буынга күчә килгән, мең-мең еллар дәвамында барлыкка килгән рухи дөньясы бар. Ул башка халыкларныкына охшаган да, охшамаган да. Татар рухы да шулай. Аның таллары да татарча сөйләшә, чишмәләре дә татарча челтери, кызлары да татарча ояла. Милләттәшләребез кайгыны да, шатлыкны да үзенчә кабул итә, үзенчә кичерә. Әнә бит Кәүсәрия апа “Иманым” дигән шигырендә ничек ди: “Татарча уйлыйм, татарча сөйлим, татарча җырлыйм. Татарча сөям, татарча көләм, татарча елыйм...” Шул рәвешле, ул татар рухлы булуын раслый һәм аның белән горурлана.
Ә без исә татар-башкорт әдәбиятына зур өлеш керткән көчле рухлы милләттәшебез белән горурланабыз, аны юксынып искә алабыз, шигъри бәйрәмнәр үткәрәбез. Яраткан Яңавылы да аны онытмый, Кәүсәрия Шәфыйкова — йөрәкләрдә, хәтердә, күңелләрдә.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Яңавыл районы.



