+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
28 апрель 2025, 02:15

"Хәлләрне сорап шалтыраткан иде..."

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова социаль челтәрдәге сәхифәсендә Фидан Гафаров турында истәлекләре белән уртаклашкан. 

"Хәлләрне сорап шалтыраткан иде...""Хәлләрне сорап шалтыраткан иде..."
"Хәлләрне сорап шалтыраткан иде..."

«Халкыбызның искиткеч зур шәхесе Фидан ага Гафаров вафат булган. Аңа 77 яшь иде. Операция өстәлендә киткән, диделәр…

Берничә ай элек бик матур гына хәлләрне сорап шалтыраткан иде. Шул кадәр йөрәккә үтәрлек тавышын соңгы ишетүем булган икән. Бу хәбәрне ишеткәч, чын түгелдер дип, ватсабын карадым. Соңгы тапкыр кичә кич кергән.

Миңа шул кадәр зур шәхес белән бергә эшләү бәхете насыйп булды. Зур йөрәкле, чиксез талантлы, юмор хисле, рәхәт кеше, чын артист иде Фидан абый…

Бергә концерт куеп йөргән чаклар тормышымда иң матур мизгелләр булып исемдә калыр. Йөрәгем елый. Гафаров Фидан Сафич рухына дога кылыйк.

Сәхнәдә сыман, мәңгелек дөньяларда да урының оҗмах түрләрендә булсын, Фидан абый...» – дип язган ул.

фото: шагыйрәнең шәхси аккаунтыннан

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас