+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
29 апрель 2025, 02:20

"Аның Казанга килү сәгатьләрен санап көткәннәр..."

Фидан Гафаровның вафаты белән бербөтен эпоха тәмамланды.

"Аның Казанга килү сәгатьләрен санап көткәннәр...""Аның Казанга килү сәгатьләрен санап көткәннәр..."
"Аның Казанга килү сәгатьләрен санап көткәннәр..."
Данир Сабиров шул хакта язган.

"Миңа калса, үз заманында хатын-кызлар өчен аннан да чибәррәк, аннан да талантлырак кеше булмагандыр. Яшерен генә булса да, барысы да аңа гашыйк булган. Аның буй-сыны, актерлык осталыгы, моңлы тавышы, баянда уйнавы — боларның барысы да кешеләрне битараф калдыра алмаган.

Фидан Гафаровның иҗатын, минем әби (тёща) һәм бертуган апасы да бик яратканнар. Спектакль белән Казанга килүе көннәрен, сәгатьләрен санаганнар. Спектакль тәмамлангач, хатын-кызлар театр алдында Фидан абыйның чыгуын зарыгып көткән: кемдер автограф өмет иткән, кемдер, бер генә мизгелгә булса да, аның белән янәшә басып тору бәхетенә ирешергә хыялланган.

Авыр туфрагы - җиңел, рухы - шат, урыны җәннәт түрләрендә булсын!"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас