

Республика башкаласының элекке мэры, Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев кинәт вафат булган. «Башинформ»га үз чыганагы хәбәр иткәнчә, Павел Рюриковичның йөрәге кинәт начарайган...
Ул Булгаково авылы дәваханәсенә китерелә, ләкин аны коткарып кала алмыйлар.
"Дәүләт думасы депутаты, безнең якты, һәрвакыт шат күңелле иптәшебез, Уфаның элекке мэры, шәһәр халкының яраткан кешесе Павел Рюрикович Качкаевны белгән һәркем өчен көтелмәгән һәм бик күңелсез хәбәр. Кызганычка каршы, Павел Рюриковичның йөрәге тибүдән туктады. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз", - дип язган социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Фото: башинформ