

Даны Башкортстан, Татарстан республикаларына таралган, авылыбыз исемен онытылмаслык итеп тарих битләренә теркәгән мәшһүр якташыбыз, сатирик-шагыйрь Тимер Арслан турында белгән кадәрен язып үтмәкчемен. Якташыбыз – Кәкребаш авылының горурлыгы. Бүген авылда бер урам аның исемен йөртә. Тимер Арслан күренекле шагыйрь буларак, даһи булса, гадилеге белән авылдашлары өчен үз кеше иде.
Күп кенә күренекле кешеләр, кайтуы турында алдан хәбәр биреп, зур тантана белән каршы алуга гадәтләнгән, хәтта шуны таләп итә иде. Ә менә Тимерҗан ага андыйлардан булмады. Ул авылга көтмәгәндә кайтып төшә иде. Замандашларының, олысы-кечесенең хәл-әхвәлен җентекләп сорашу аның канына сеңгән, бер гадәт булып калган. Кайткан көнне үк өйдән-өйгә кереп, әбиләргә кәнфит, ул чорда дефицит һинд чәе кебек күчтәнәчләр өләшеп, яшьлеген искә төшереп, шаян сүзләр белән гәпләшеп йөрер иде.
Авылга кайтканда ул үзен танылган язучы итеп түгел, ә кичә генә чыбыркысын ташлаган яланаяклы көтүче малай, ат белән сабан сөрүне онытмаган үсмер, крестьян баласы кебек тотты. Һәр сүзендә авыл халкының хәлен, тормышын аңлау, теләктәшлек билгеләре сизелә. Авыр елларны искә төшереп, елашып та алалар иде.
Җәй саен диярлек кайтып торды ул. “Безнең Тимерҗан кайткан!” дигән хәбәр авылга тарала. Башлап зурәтәсе (әтисенең абыйсы) Әхмәтгәрәйләргә керә. Авылны урап, өлкәннәрнең хәлен белеп чыга. Урамда уйнап йөргән бала-чагага ул вакытта сирәк күренгән матур кәгазьгә төрелгән кәнфитләр бирә. Дәфтәр, каләм эләккәннәр аеруча куана, үзара мактану китә. Гомумән, ул балалар белән аралашуны хуп күрде. Аларны әйдәләп, яланга алып чыгып, яшь чактагы йолалар – “Юа җыены”, “Тугай уены”, “Чәчкә бәйрәме” кебек ялан уеннары турында кинәнеп, такмаклар әйтеп сөйли, аларның хозурлыгын яшьләргә җиткерүгә ирешә, күңелләрен алгысыта иде.
Өлкән яшьтәге авылдашыбызның сөйләве истә калган: “Без урамда уйнап йөргәндә Тимер Арслан кәгазьле кәнфитләр бирде дә: “Әйдәгез, балалар, Кани тавына”, – дип, безне алып китте. Тауга менгәч, авыл, тирә-як ялан-урманнар уч төбендә-
ге кебек. “Нинди матурлык, хозур-
лык!” – Тимерҗан ага хисләнә, шигъри сүзләр белән сөйли, безне дә әйдәли. Без мондый күренешне көн дә күрсәк тә, аның кебек хисләнү тоймый, артык игътибар итми, уеныбыз белән мәшгуль булып йөргәнбез. Бүген килеп кенә күңелебез белән Тимер Арсланга ияреп күзәтәбез”.
Якташыбызның бер гадәте – балалардан аның кем баласы булуын сорый да, әти-әнисе турында үзе яшь чактагы хатирәләрне сөйләп китә. Кем кызык хәлдә калган, кем нинди яхшылык, игелек эшләгән һәм башкаларны тезә генә. Бер очрашканда: “Эх, егетләр, ул яшь чактагы урлап ашаган кыяр тәменә җитми инде!” – диде.
Аның клубта авылдашлары белән очрашу кичәсендә сөйләгәннәре һич онытылырлык түгел. Үсмер чагындагы авыл кешеләренең аерым сыйфатларын җитди дә, шаян да сүзләр белән искә алып үтә иде. Гел элекке хатирәләргә кагыла, шул чор кешеләре турында, һәрберсенең гадәтен, холкын аерып, көлдереп тә, уйландырырлык итеп тә сөйли, такмаклар әйтә.
“Март аенда ит тозлаганнан соң калган сөяк-санакларны пешереп, бөтен урам балаларын сыйлаучы Тайфа әби, хәләл көче белән яшәүче, күпләп сарык асраучы Хафиз абзый, үзе үстергән алмасын саклап куышта кунучы Нигъмәтулла абзый, акыллы киңәш бирүче, сабыр холыклы Габделгали, Мәҗит абзыйлар, шаян сүзле, универсал оста Минәҗ карт, байга хезмәт итеп кайтканда, чабатасына ияргән бодай бөртеген, харам була дип, капка төбендә кагып керүче, 120 процентка гадел һәм намус иясе, зурәтием Арсланов Әхмәтгәрәй... Барысы да әле миңа исән кебекләр...” – дип, авылның тагын күп кенә кешеләрен санап үткән иде.
Әхмәтгәрәй абзыйны бик тә якын итә иде. Ул, чыннан да, үзенә бертөрле, артык гадел карт иде. Яшь чагында бер урыс алпавытында хезмәтче булган. Аның: “Биднәй булдым, чиснәй булдым”, – дип сөйләгәне хәтердә калган. Чыннан да, бик ярлы яшәде ул.
Тимерҗан агай һәр кайтканында башлап аларга керә иде. Абыйсы вафат булгач, җиңгәсе Камилә карчыкны ташламады ул. Алар гаиләсе белән ярдәмчел иде. Хәтердә, Тимер Арсланны җирләргә баргач, хәл-әхвәл сорашкан арада хатыны Мәрьям апа: “Камилә җиңги нихәлдә?” – дип сорады. Шундый кайгы кичергәндә дә башкалар турында хәстәрлеге сизелде.
Тимер Арслан – чын-чыннан табигать баласы иде. Ул яшь чакта урман-яланнарда ялгыз йөрергә яраткан. Замандашларының сөйләгәне истә калган. “Ул юа җыеннарында, башка уеннар барганда да, кызлар белән биюен ташлап, урман эченә кереп китә. Аулакта берәр агач төбенә утырып нидер яза иде”, – дип сөйләделәр. Алар өчен бу бик тә сәер тоелган инде.
Авылны урап чыккач, колхоз рәисенә керә. Сорашу-белешүләр һәм “Волга”га утырып, колхоз буенча чыгып китәбез. Авыллардагы үзгәрешләргә хисләнеп, элекке хәлләрне сөйләп бара. Чәчү чорында кайтса, чәчүчеләр белән бергә чәчкечкә басып, басуны бер-ике урый. Буш вакытта шушы ук басуларны ат белән сөреп, эшкәртеп, чәчеп өлгерүләрен бәян итә. “Муеннарына тубал аскан картлар, атакага барган солдатлар кебек тезелеп, кул белән чәчәләр. Без, малай-шалай, артларыннан ат белән тырмалыйбыз”, – дип кинәнеп сөйли.
Печән чорында кайтканда инде бөтенләй хисләнә. Печәнчеләр ял иткәндә, алар эшен мактый да, үртәшә дә башлый. Янәсе, хәзер печән эше кызык түгел. Тыр-тыр трактор һәм биш-алты кеше эшли. Авыл халкы печән эшен белми дә кала. Вәт элек ичмасам печән өсте үзенчәлекле иде. Авыл кешеләренең барысы да диярлек катнаша. Ул чалгы селтәгән хәрәкәтләр ясап сөйли. “Өсән буеннан Ыкка кадәр чабып бару. Хәзерге кебек “тыр-тыр” түгел, “чаж-чож” чалгы тавышы, янавычлар чыңлавы – үзе бер печән өсте моңы...” кебек сүзләр белән кошлар сайравын ишетә-ишетә, үзара үртәшеп печән чабуын кызык итеп сөйли.
Балачагыннан көтү көткән малай авыл халкының хәлен белеп, хәленә кереп аралаша иде.
Үзенчәлекле холыклы Тимер Арслан туры сүзле булуы белән хуҗаларны өркетеп тә ала иде. Ярарга тырышу, яраклашуны белмәгән авылдашыбыз иң куркыныч заманда да үз фикерен җиткерүдән курыкмады, билгеле.
Якташыбыз очрашканда күп сөйләсә дә, үзе турында бер сүз дә әйткәнен хәтерләмим. Сугышта булганын, андагы кичерешләре турында бер дә сөйләгәне булмады. Шулай да абыемнарның, мәктәптән кайтып, фронтовик Тимерҗанның күз яшьләренә буылып шигырь укуы турында сөйләгәне хәтердә калган. Ул шигырь аның китабында юк. Ул аны, бәлки, очрашу вакытында чыгаргандыр.
Ул сугышка кергәндә юл буенда үлеп яткан бер анага тап була. Янында яше дә тулмаган бала аның күкрәгеннән сөт эзли... Шушы тетрәндергеч күренеш аның хәтерендә калган. Абыйлар авызыннан ишеткән берничә юл гына истә.
Бала күрдем, бала,
Бер яшь бала,
Аңа әле яшь тә тулмаган...
Бала мине күргәч шатланды...
Өмет белән миңа кулын сузып...
...ана күкрәгенә капланды...
Сүзләре төгәл булмавы да мөмкин. Аны тыңлаганда миңа 7 яшь чамасы гына иде.
Печән өстендә ул яланга чыккач, безгә дә эләгә. Чын җир кешесе, табигать баласы орышу сүзләре яудыра: “Кая адашырлык әрәмәләр?! “Кәрим тугаен” нишләттегез? Кая чәчәкле-гөлле ялан, болын? Барысын төпләп, сөреп, чүп үстерәсез! “Аю тарлагы” да, “Вәли әрәмәсе” дә беткәннәр.
Э-эх! Бу корчевкагыз белән бөтен яланны юкка чыгарасыз”. Бик рәнҗегән иде ул. Шушы турыда берәр чыбыркылы әсәре дә чыгар дигән идек, тик бу аның соңгы кайтуы булды.
Район вәкиле буларак, мин Тимер Арсланны җирләүдә дә катнаштым. Шагыйрь белән хушлашу Актерлар йортында булды. Зал язучылар, әдәбият сөючеләр, артистлар, шәһәр халкы белән шыгрым тулы иде. Олылап, соңгы юлга озаттык. Зиратның түрендә, тау башында, Агыйдел күренеп торган җирдә бер буш урын калган булган икән. Тар гына сукмактан үтеп, шунда җирләдек. Тагын хушлашу сүзләре... Сирәк кенә ябалак-ябалак кар ява иде...
Шагыйрьне җирләп кайткач, бер төркем язучылар белән Язучылар берлегендә җыелып, аны искә алу булды. Тимер Арсланның туры сүзлелеге, һәр очракта югалып калмыйча, җавап бирүе турында күп сөйләделәр. Бик күп кызык хәлләрне искә алып, көлешүләр булды.
Уфага поезд белән барганда, Агыйдел күперенә җиткәндә, каршы тауда часовня-кәшәнәгә охшаш бер корылма күренеп тора. Мин барган саен, шул якка карап, “Колһуалла”ны укыйм. Тимер Арслан кабере шуның янында гына. Шул якка карап: “Әссәләмәгаләйкүм, Тимерҗан ага!” – дип дәшәм.
Башкортстанда гына түгел, күрше республикаларда да билгеле булган сатирик-шагыйрьнең әсәрләре бүген дә заманча, актуальлеген югалтмаган. Аның әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Алар сокландыра, үрнәк тә, гыйбрәт тә булып тора. Тимерҗан агага:
Юаныч та синең әсәрләрең,
Безнең өчен алар өлге дә.
Үткер сүзле шагыйрь,
син яшисең
Безнең белән бергә бүген дә! – дип әйтәсе килә.
Тимер Арслан исемен йөрткән Кәкребаш мәктәбе укучылары шагыйрьне еш искә ала. Аның турындагы истәлекле вакыйгаларны, хатирәләрне туплап, альбомнар төзиләр, яңа материаллар белән мәктәп музеен тулыландыралар.
Әйе, Тимер Арсланның якты истәлеге, данлы исеме безнең өчен мәңгелек.
Әнәс САФУАНОВ.
Туймазы районы,
Кәкребаш авылы.