+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
16 Май 2025, 06:53

Үзең турында уйлама, илең турында уйла!

“Ватанга файдалы кешеләр булыгыз!” – дип тәрбияли яшь буынны Алмаз Сәйфуллин

Үзең турында уйлама, илең турында уйла!Үзең турында уйлама, илең турында уйла!
Үзең турында уйлама, илең турында уйла!

Запастагы офицер, ВДВ артиллериясе подполковнигы, атаман, Нефтекама шәһәренең 10нчы мәктәбе укытучысы Алмаз Сәйфуллин белән без яшьләр арасында үткәрелгән чираттагы чарадан соң очраштык.

– Алмаз Әкъсәнович, Сез мәктәптә эшли башлагач, патриотик чаралар бик күп үткәрелә. Яшьләрдә патриотизм юк, дип уфтанабыз. Сез нәрсә әйтерсез?
– Балалар – лакмус кәгазе, нәрсә белән тутырасың, шуны сеңдерә һәм шуның белән тулылана. Бары тик сүз сөйләүдән, буш отчетлар бирүдән туктап, балалар белән чынлап торып эшләргә генә кирәк. Уфтанырлык берни дә юк – яшьләр яхшы, күп белә, ачык, яңалыкларны кабул итәргә әзер.

– “Юность десанта” түгәрәге чыгышларын күргәнем бар, балалар теләп йөриме?
– Малайларны хәрби форма җәлеп итә, киләләр, кызыксыналар. Кайсыдыр шунда ук хәрби темага кереп китә, кайсы читтән генә күзәтә, соңрак килә. Кемнең түгәрәккә йөриячәген шундук аңлыйсың: баланың күзләре янып тора икән, димәк, ул бирегә киләчәк.

– Сез бит үзегез дә “Офицеры” фильмы белән тәэсирләнеп, хәрби тормышны сайлаган кеше?
– Әйе, бала күңеленә кинолар да, укыган китаплар да – барысы да тәэсир итә. Шуңа да аларның ни белән кызыксынуыннан хәбәрдар булырга кирәк. Балачакта, 5нче сыйныфта укыганда, беренче тапкыр легендар совет фильмы “Офицеры”ны карадым һәм хәрби комиссариатка йөгердем. Яшь киногерой Ваня Трофимов кебек суворовчы булырмын дип уйлаган идем. Ләкин миңа ул чагында Суворов хәрби училищесына 8нче сыйныфтан соң гына укырга керергә мөмкин, дип аңлаттылар. Моңа өстәп, яхшы укырга, тәртипле булырга, үзеңне Кораллы Көчләрдә хезмәт итәргә әзерләргә киңәш иттеләр.

– Алмаз Әкъсәнович, балачак турында сүз чыккач, үзегезнең балачак турында да сөйләп китсәгез иде.
– Минем балачак авыр булды, әти-әниләр аерылышкан иде, шуңа да миңа игътибар җитеп бетмәде. Мин дәү әни белән үстем. Мәктәптә укыганда әтине эзләп Нефтекамага килдем, әмма ул гаиләдә дә мине әллә ни җылылык белән каршы алмадылар. Мин укытучыларыма бик рәхмәтле. Алар мине дөрес юлга бастырды, спорт белән шөгыльләнергә киңәш итте. “Без синең яхшы кеше булуыңны телибез, сиңа бары тик тырышырга гына кирәк, без ярдәм итәрбез!” – диде алар. Һәм чыннан да ярдәм кулы суздылар, Калинин (хәзерге Тверь) Суворов хәрби училищесына укырга керергә документларны әзерләделәр. Бу 1984 ел иде, ул вакытта мондый училищелар бөтен Советлар Союзына нибары сигез генә иде. Аны 1986 елда уңышлы тәмамладым, соңрак Коломенск югары артиллерия команда училищесында белем алдым.

– Шуңа да Сез авыр хәлле гаиләдән булган балаларга аеруча игътибарлысыздыр? Сез бит казак сугышчылары берлегенең Башкортстан Республикасы буенча төбәк бүлеге атаманы буларак та балалар белән зур эш алып барасыз.
– Әйе, яшьләр белән эшләү – төп бурычларыбызның берсе. Имин булмаган гаиләләрдән күп кенә үсмерләр исәптә тора. Мин һәрвакыт алар белән очрашырга әзер, егетләргә яхшы якка үзгәрергә өмет, ышаныч бирергә кирәк. Тырышыгыз, начар йогынтыга бирелмәгез, дип киңәш итәм. Михаил Ломоносовны, гади авыл егетен мисалга китерәм. Ул котомка тотып, Мәскәүгә укырга киткән, нинди зур уңышларга ирешкән! Бары тик үз-үзеңә ышанырга, тырышырга гына кирәк.

– Арытаба кайда хезмәт иттегез?
– Хезмәтне Балтыйк буенда үттем, ә Литвадан гаскәрләр чыгарылгач, Мәскәү өлкәсендә, Хәрби дан шәһәре Наро-Фоминскида хезмәт иттем. Соңрак хәрби юлым мине Үзбәкстанга алып китте, анда хезмәтемне дәвам иттем.

– Алмаз Әкъсәнович, Сезне мин кул эшләре остасы буларак та беләм. Мин генә түгел, даныгыз бөтен Русиягә таралган. Боларга кайда һәм ничек өйрәндегез?
– Дәү әни белән үскәнемне әйткән идем. Кайда нәнәй – шунда бәйләм, оекбаш инде. Ул безне кечкенәдән оекбаш бәйләргә өйрәтте. Беренче оекбашны үземә бишенче сыйныфта бәйләп кидем. Еш кына сеңлем белән ярыша идек – кем тизрәк һәм матуррак итеп бәйли. Шулай кул эшенә өйрәндек. Аннары еш кына зур киемнәрне бәләкәйләтеп, үземә таманлап кисеп, кулдан тегә идем, чөнки ул вакытта кием дә юк, алырга акчасы да чамалы. Хәтерлим әле, бала чагымда олыларныкы кебек каеш тагасым килә иде, мин аны үземә тимерчыбыктан үрдем, бик матур, башкаларныкыннан аерылып торган каеш килеп чыкты! Кул эше белү – һәрвакыт кирәк, ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип юкка гына әйтмиләр. Сез дә бит “оекбаш бәйләүче полковник” дип язып чыккан идегез минем турыда. Бәйрәмнәрдә хәрби киемдә оекбаш бәйләп торуымны бик кызыкка күрәләр. Ә мин махсус кулыма бәйләм алам – бер эшнең дә ояты юк, шуны аңлатасым килә.

– Ә нагайка, чыбыркы үрү осталыгы кайдан килә, шулай ук балачактанмы?
– 2007 елда мин казаклыкка кердем, ә 2010 елда без Себер казак гаскәренә күчтек һәм Төньякка, Яңа Уренгой шәһәренә яшәргә юлландык. Анда хезмәттә чакта Свердловск өлкәсендә бер камчы сатып алган идем, шуны казаклар күрде дә, үзләренә дә заказ бирүемне үтенде. Әмма бу камчылар сыйфатсыз булып чыкты. Миңа уңайсыз булып китте һәм мин аны сүтеп, тиешенчә җыйдым, матур итеп үрдем. Шуннан соң барысы да миңа үзләренең камчыларын алып килә башлады.

– Сездә рәссам, дизайнер таланты бар. Агачтан юнып та эшлисез бит.
– Армиядә үземне агачтан уеп эшләү буенча сынап карадым. Хәрби лагерьда курсант чакта перочин пычагы белән зур булмаган постамент кистем. Хезмәттәшләр бу эшкә бик сокланды, талантны үстерергә киңәш итте. Армиядән соң агачтан уеп ясау белән шөгыльләнүне дәвам иттем, офицер булгач та буш вакытларда өй кирәк-яраклары: кашыклар, такталар, шкатулкалар, шәмдәлләр эшли идем. Хәзер агач белән эшләргә вакыт бөтенләй калмый диярлек.

– Сезне казаклар кубанкалар, баш киемнәре тегү остасы буларак та белә. Бу эш ничек башланды?
– Себердә эшләгәндә буш вакыт барлыкка килде, чөнки анда салкын, кичләрен беркайда да йөреп булмый. Шундый кичләрнең берсендә мин кубанка тектем. Казаклар моны күреп, кемдер бәләкәйләтергә, тарайтырга үз киемнәрен алып килә башлады. Шулай итеп, кубанкалар тегә башладым. Баштарак, бәлки, бик үк яхшы килеп чыкмагандыр да, ләкин акрынлап кул өйрәнде, инде 15 еллап вакыт узды, йөзләгән, меңләгән данә камчы, баш киеме эшләнде. Заказлар күп, үзебезнең илдән дә, чит илләрдән дә сорыйлар. Әле булса баш киеменең нәрсәсендер үзгәртәм, яхшыртам, модернизациялим. Хәзер инде бу эшне безнең гаилә подряды дияргә була, мин, нигездә, тире белән эшлим, кубанкаларны кулдан ясыйм, эчлекне машинкада тегәм. Кызым ун яшьтән алып безгә кубанка тегәргә булыша, тормыш иптәшем аларны матурлый, җиренә җиткереп, тәмамлап куя. Намус белән эшләргә тырышабыз. Чөнки уңай авторитет та тиз тарала, тискәресе дә. Марканы югары тотарга кирәк.

– Сез милли баш киемнәре турында бик күп беләсез, махсус өйрәнәсезме?
– Әйе, алар аша мин тарихны өйрәнәм. Борынгы башкорт бүрегенең стильләштерелгән формаларын да, “салаватка” дип аталган ике “койрыклы” баш киемнәрен дә өйрәндем. Бу баш киемен монголлар да, кыргызлар да, казаклар да, бурятлар да кигән. Ә менә башкортларныкы нәрсә белән аерылып тора – аның дүрт угы бар, алар Казан, Себер, Нугай һәм Оса юлларын күрсәтә. Мин аны махсус күргәзмәләр өчен тектем. Безнең башкортлар Парижга да шундый бүрек киеп кергән, алар кайсы полктан икәнен белү өчен төсләре буенча аерылып торган. Камчыларның да үз тарихы. Мин Дон казакларыныкын да, Кубаньныкын да, башкорт камчысын да үрәм. Хәтта күргәзмәләрдә күрсәтер өчен Салават Юлаевның камчысының төгәл күчермәсен ясадым. Ә Урал камчысын республика Башлыгы Радий Хәбировка бүләк иттем, аның белән “Башкорт аты” бәйгесендә очраштык.

– Алмаз Әкъсәнович, Сез бит анда беренче урын яуладыгыз?
– Әйе, беренче урын алдым. Гомумән, күп казак мәдәнияте конкурсларында, фестивальләрендә һәм күргәзмәләрендә катнашам, “Башкорт аты” фестиваленә күргәзмәгә камчылар, портупея, папахалар, үзем ясаган сумкаларны алып барган идем. Халыкка боларны күрү-белү бик кызыклы.

– Алмаз Әкъсәнович, илдә махсус хәрби операция башлангач, үз теләгегез белән СВОга китүегез турында да сөйләп үтегез әле.
– Туган илне яклау – ир-атның бурычы. Ул ничә яшьтә булуына карамастан. Мин дә үз теләгем белән хәрби комиссариатка мөрәҗәгать иттем, хәрби хезмәткә алындым. Саратовта, сугышчан әзерлек үтү урыннарында хезмәт иттем, мобилизацияләнгәннәрне хәрби эшкә өйрәттем, дивизионны яхшы әзерләгәнем өчен миңа подполковник званиесе бирделәр. Әмма миңа сәламәтлек торышы буенча бу эштән читләшергә туры килде. Гариза язганчы мин операция ясаткан идем, хәрби комиссариатта бу турыда әйтеп тормадым...

– Сез Нефтекама шәһәре тормышында кайнап яшисез, яшьләр белән зур эш алып барасыз...
– Монда кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Тегендә егетләргә җиңел түгел. Ватанның киләчәге безнең кулда. Яшьләргә дөрес тәрбия бирү, Бөек Ватан сугышы, армиянең үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләү мөһим. Моны без эшләмәсәк, кем эшләр? Мин укучыларга шуны җиткерергә тырышам: барысы да кешенең үзеннән тора, кемдер килеп сезнең тормышны җайга салуын көтмәгез, үзегез тырышыгыз. Бик авыр минутларда да төшенкелеккә бирелмәгез, мине исегезгә төшерегез, бу егетнеке килеп чыккан бит, минем дә барысы да яхшы булачак, дип уйлагыз! Тырышыгыз, максатлар куегыз, Һәм беркайчан да үзегезне генә уйламагыз, җәмгыятькә, Ватанга файдалы кешеләр булыгыз.

– Кызыклы әңгәмә өчен зур рәхмәт. Сезгә алга таба да уңышлар юлдаш булсын!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА әңгәмәләште.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас