

Мәскәүдә Интернетны үстерү институты (ИРИ) тарафыннан гамәлгә куелган IV милли Интернет-контент премиясе җиңүчеләрен игълан иттеләр. Бүләкләр 22 номинациядә (15-төп һәм 7-махсус) тапшырылды. "Кеше булу" номинациясендә махсус бүләккә Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев лаек булды. Җиңүчегә статуэтканы Интернетны үстерү институты генеральный директоры Алексей Гореславский һәм видеомөрәҗәгать аша Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко тапшырдылар. Бу хакта "ИРИ" сайтында хәбәр ителә.
"Рөстәм контент тудырып кына калмый, ул - ышанычын югалткан кешеләргә юл күрсәтүче. Ул үзенең шәхси мисалында чын кеше өчен мөмкин булмаган һәм җиңеп булмаслык бернәрсә дә булмавын күрсәтә. Хыялның бернинди чикләре дә юк һәм бернинди шартлар да кешенең батырлыгы һәм ихтыярыннан көчлерәк була алмый", - дип билгеләде Кириенко.
"Артка, үз юлыма карап, аны гади дип атый алмыйм. Балачактан ук миңа җиңел булмады, әмма хәзер мин үземне бәхетле кеше дип ышанып әйтә алам. Минем эшчәнлегем-интернетта гына түгел, Мин тауларга менәм һәм дөньяның иң биек түбәләренә күтәреләм, без СВО зонасына һәм хәрби госпитальләргә барабыз. Минем бурыч-авыр җәрәхәтләр алган егетләргә гомернең моның белән генә тәмамланмавын күрсәтү. Яраланганнан соң яшәргә, спорт белән шөгыльләнергә, яратырга, балалар табарга мөмкин. Моны тагын бер кат исбатлау мөмкинлеге өчен премиягә рәхмәт", - дип уртаклашты сәхнәдән Рөстәм.
"ИРИ" премиясе кунаклары Рөстәм Нәбиевны аягүрә басып сәламләде. Чираттагы җиңүең белән котлыйбыз, Рөстәм!
Фото:Институт развития интернета