+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
9 июнь 2025, 05:02

“Мин кайтырмын сиңа язларда...”

Әлеге истәлек-язмам бөек артист Фидан Гафаровның якты рухына багышлана.

“Мин кайтырмын сиңа язларда...”“Мин кайтырмын сиңа язларда...”
“Мин кайтырмын сиңа язларда...”

“Янып калсын гомерең маяк
булып
Үзеңнән соң килгән буынга”...
Муса Җәлил,
Герой-шагыйрь.

Бу ялкынлы юллар данлыклы якташыбыз, мөселман дөньясын шаулаткан сәхнә йолдызы Фидан Гафаровның тормыш девизы кебек яңгырый сыман. Аның вафаты исә күпләребезнең күңеленә кара пәрдә булып сарылды. Баксаң, 40 көн дә үтеп киткән. Әй, гомер агышлары, күз белән каш арасы, күпме генә калгандыр барасы?!

Киттең йөрәкләрне сызлатып...

Фидан Гафаровның якты дөньядан китүе миллионнар өчен аяз көндә яшен яшьнәгәндәй булды. Заманында күрше тугандаш республикада яшәгән Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева, Нинель Юлтыева, Зилә Сөнгатуллина, Айрат Арсланов һәм башка мәшһүр якташ артистларыбыз хакында иркенләп яздым. Әмма Фидан кадәр Фидан ага турында кинәнеп язарга туры килмәде. Күрәсең, сәгате яңа суккандыр. Бу искиткеч талантлы шәхеснең иҗатлы чишмә башы кайлардан башлана соң? Гүзәл Башкортстаныбызның Шәехзадә Бабичны, Наҗар Нәҗмине, Илсөяр Газетдинованы, күп кенә каһарманнарны биргән данлыклы Дүртөйле төбәгеннән ул. Җырларда җырланган ямьле Агыйдел буена урнашкан Яңа Уртай авылы. Кечкенәдән аның бишегендә тирбәлеп, соңрак, кошлар моңына ияреп, салмак кына гармун күрекләрен сузган самими малай була ул.
Әтисе Сафа (Сәфәргали) бригадир, колхоз рәисе урынбасары була. Эштән бушаганда гармунын кулына ала, әнисе Рәйсә исә кибеттә эшли. Мәктәп сукмакларын таптаганчы ук Фидан гармун белән дуслаша, яшертен генә мунчага барып уйнар була. Ә инде тугыз яше чамасында мәктәп чараларында катнаша башлый. Яшьләр, гармунчы улын клубка җибәрүен сорап, хәтта Рәйсә апаларның йортына килә. “Җырлап-биеп туйгач, улыгызны өегезгә үзебез китереп куябыз”, – дип мөрәҗәгать итәләр. Нишләсен инде, ризалашырга туры килә. Фидан, гармун телләрен моңга “манып”, күрекләрен суза да суза, ә идәндә тузаннар гына туза. Кайчак чиләк-чиләк су шул тузаннарны баса торган булган.
Соңрак сихри гармун моңнары җыр белән бер дулкында тибрәлә башлый. Ул мәктәптә, районда үткәрелгән смотр-конкурсларда чыгыш ясап, жюриның һушын ала. Бигрәк тә Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, соңрак Илфак Смаков башкарган җырлар күңеленә хуш килә. Нишләптер, вокалны сайламыйча, ул 1965 елда Уфа сәнгать училищесының театр бүлегенә имтиханнар тапшырырга карар итә. Һәм ул бирегә кабул ителә. Үзенең сәнгатькә мөкиббән тартылганын шаулы студент елларыннан ук исбатлый, төрле чараларда ихлас катнашуы белән училище коллективының ихтирамын яулый.
Ә хезмәткә туры юл исә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры була. Һәм бу тылсымлы сәнгать сарае аның гомерлек иҗат ялкынын кабызып торучы сүнмәс маяк ролен дә үтәгәндер. Нәрсә дисәң дә, алтмыш елга якын иҗат дәверендә шатлыгы да, кайгысы да, язмышлар чәкәләшүе дә – барысы шул серле тормыш йомгагына барып тоташа түгелме? Тәгаен аны һәркем үзе генә белә, үзенчә кичерә. Фидан Сафа улының тормыш сукмагында да түмгәкләр очрап торды. Әмма ул абынмады, сынауларда сынмады, бирешмәде, менәсе үрләрен лаеклы яулады. Кем әйтмешли, чөнки сынаулар кешене чыныктыра гына бит...


Хушлашу мәрәсимендә дә чыгыш ясаучылар мәшһүр актёрыбызның күркәм кешелек сыйфатларын, иҗатка җаны-тәне белән бирелгәнлеген сызык өстенә алды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең чыгышында: “Фидан Сафа улы – миллионлаган тамашачының яраткан халык артисты, кабатланмас талант иясе, Башкортстанның театр мәдәнияте легенда-
сы”, – дип аеруча горурлык белән әйтте һәм аңа тәгаенләнгән “Башкортстан алдындагы казанышлары өчен” орденын актерның улы, Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаровка тапшырды. Ул исә рәхмәт әйтеп: “Әтием бөек кеше, остазым иде, мин аның эшен лаеклы дәвам иттерәчәкмен”, – диде.
Шулай ук, Русиянең мәдәният министры Ольга Любимованың, Русиянең Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машковның кайгы уртаклашу телеграммалары укылды. Биредә хушлашу сүзе белән, шулай ук, Башкортстанның халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, композитор Рим Хәсәнов яңа “табадан төшкән” “Фидан” әсәрен башкарды. РСФСРның, БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рифкать Исрафилов, Татарстанның, Русиянең халык артисты Равил Шәрәфиев, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Айрат Абушахманов, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм башкалар чыгыш ясады. Ә театр бинасына чәчәкләр тотып, сәгатьләр дәвамында агылган меңләгән кешенең йөзендә моңсулык, күзләрендә мөлдерәмә күз яшьләре иде. Тышта исә, күңелләргә сихри аһәң өләшеп, Фидан Гафаров башкарган “Кышкы романс” җырына кайтаваз булып, апрель ае ахырында салмак кына кар ява иде. Шундый моңсу халәттә җыелган халык яраткан артистын соңгы юлга – туган җиренә озатты. Ә икенче көнне исә биредә ишеп яңгыр яуды. Әйтерсең лә табигать тә газиз баласын юксынып елады...

Фиданга тиңнәр булмас инде...

Булды бит заманалар – Фидан Гафаров уйнаган спектакльләргә билет табуы читен иде. Чөнки 1970-80 елларда аның популярлыгы искиткеч булды. Шулай, студент чакта, 1976 елда булса кирәк, бер ай алдан билет алып, Уфаның Актерлар йортына Фидан Гафаровның иҗатына багышланган концертка бардык. Бирегә керергә теләүчеләр кара яуны хәтерләтә иде. Халык бер-берсен этешә-төртешә кергәндә хәтта Актерлар йортының калын пыялалы ишеге дә челпәрәмә килеп ватылды. Менә бит үзенчәлекле җыр-моңнары, нәзакәтле тавышы белән яшь артист тамашачыны үзенә ничек ылыктырган. Ә күпме кызлар аңа гашыйк булган, кочак-кочак чәчәкләр бүләк иткән, хатлар да язган әле!
Сүз уңаеннан шуны да әйтик: заманында райондашым, танылган драматург Габдулла Әхмәтшинның данлыклы “Тальян гармун” спектаклен карарга керү өчен театр бинасы алдына җыелган халыкны араларга хәтта милиция нарядын чакыртканнар. Ул чакта да булган икән зур сәхнәне үз иткән, аңа мөкиббән бирелгән тамашачылар. Сер түгел, заманында искиткеч чибәрлеге, сәхнәдәге яшәеше, үзенә генә хас нәзакәтле килеш-килбәте, образга җаны-тәне белән кереп, геройның бар булмышын, кичерешләрен йөрәге аша үткәреп уйнавы нәтиҗәсендә һәр тамашачының мәхәббәтен яулады ул. Шуңа да Фидан Гафаров катнашкан спектакльләргә билет алу проблема иде.


Ул бик күп чагу образлар тудырды: милли, урыс һәм чит ил классикасыннан алып, бүгенге авторларның пьесаларына кадәр. Мәсәлән, Хәлил (“Галиябану”, Мирхәйдәр Фәйзи), Зөлкарнәй (“Тиле яшьлек”, Ибраһим Абдуллин), Искәндәр (“Тапшырылмаган хатлар”, Гадел Кутуй), Булат (“Зәңгәр шәл”, Кәрим Тинчурин), Заһир (“Галия”, Таһир Таһиров), Фәйзи (“Рәйсә+Фәйзи”, Нәҗип Асанбаев), Кәрим Бай (“Башмагым”, Таҗи Гыйззәт) һәм башка рольләрне дистәләгән еллар дәвамында күңелләрне тетрәндерерлек итеп башкаруы кемнәрнең генә йөрәк түрендә калмады икән? Бигрәк тә музыкаль драмаларда, мелодрамаларда гармун белән башкарып уйнаган рольләр тамашачының күңеленә тирән үтеп керде. Бигрәк тә Хәлил, Заһир, соңрак Мәрәһимнәр белән драма артисты яңа иҗади үрләр яулады. Әйткәндәй, Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” повесте буенча Рифкать Исрафилов сәхнәләштергән “Язмышлардан узмыш бар” спектаклендә Мәрәһим роле өчен Фидан Гафаров республиканың Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды.
Иҗат мәйданында рольләре белән шактый парлашкан артистлар да очрый. Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаева нәкъ шундыйлар иде. Мәсәлән, алар тудырган Хәлил белән Галиябану, Заһир белән Галия кебек гениаль образлар кемнәрне генә тетрәндермәде икән?! Таһир Таһировның шул “Галия” әсәре генә сәхнәдә 500 тапкыр(!) куелуы да күп нәрсә турында сөйли. Аларның һәр эпизодны, хәрәкәтне тамашачының йөрәгенә үтеп керерлек, ышандырырлык итеп уйнаулары, үзәкләрне өздереп, кара-каршы җырлаулары кемнәрнең генә күңелендә сакланмый икән?! Ә инде тамашачыларның үзләрен сәхнәдән озак җибәрмичә алкышларга, чәчәкләргә күмүе үзе бер могҗизага тиң иде.
Сәхнәдә чынбарлыкны тормышчан итеп, герой кичерешләрен тирән фәлсәфи, тамашачының күңел кылларын тибрәндерерлек, уйландырырлык итеп уйнау, билгеле, һәр актёрга бирелмидер. Бу парга исә бирелгән. Нурия Исхак кызы кайчандыр болай дип әйтте: “Фидан минем гомерлек партнерым булды, хәтта безне ир белән хатын дип кабул итүчеләр бар иде. Ярты гасыр аның белән җырлы рольләр уйнарга насыйп булды. Ул минем туганымдай якын кешегә әйләнде. Гомер буе сәхнәдә җитәкләшеп йөрдек...”
Әйе, алар – сәнгати осталык, искиткеч талант белән бер-берсен тулыландырган сәхнә кумирлары. Ә менә нәкъ җыр аларны зур сәхнәгә алып чыга да инде. “Син кайда – мин шунда, Заһирым, син кайда – мин шунда, Галиям, мәхәббәт алдында баш иям...” (Әнгам Атнабай сүзләре, Рим Хәсәнов көе). Бигрәк тә лирик баритон тавышлы Фидан Гафаровның йөрәк түреннән ургылып чыккан моң тамашачыны ничек инде сискәндермәсен?! Театр сәнгатен яратучыларның: “Аларны бер-берсеннән аерып булмый”, ә Фидан аганың: “Нурияне сәхнәдә яратмый мөмкин түгел, бер-беребезне хөрмәт итеп, ихлас яратып уйнадык”, – диюләре хактыр. Исемнәре җисемнәренә дә туры килеп тора түгелме соң?! Алар бит икесе дә бер үк 1965 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлый, икесе дә Башкортстанның, Татарстанның, РСФСРның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары һәм башкалар.


Соңгарак дәвердәге актёрларның талантын ниндидер калыпка, бизмәнгә салу мөмкинлеге булса, Хәлилне дә, Заһирны да, Кәримне дә, Искәндәрне дә, Мәрәһимне дә Фидан Гафаров кебек күңел нечкәлеге, илаһи осталык белән башкара алучы әлегә күренми, кызганыч. Ни дисәң дә, үз гомерендә 100гә якын роль башкарган Фиданга тиңнәр булмас инде...
Бихисап спектакльләр белән шактый шаулап алгач, зур сәхнәдә “Бәхет хакы” әсәре үзенең лаеклы урынын алды. Аның авторы – университеттагы сабакташым, ике тугандаш республикага киң билгеле, талантлы шагыйрә, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Халисә Мөдәрисова. Аның сөйләве буенча, повестьны сәхнә дәрәҗәсенә күтәрү өчен бик күп иҗади энергия, вакыт таләп ителә. Шулай да, үҗәтлек, сабырлык, максатчанлык үзенең татлы җимешләрен бирә. Төп герой – музыкант Зариф, аны Фидан Гафаров, хатыны Әминәне Нурия Ирсаева башкара. Биредә Фидан ага тарафыннан башкарылган “Югалту” җыры гына да тамашачыны бик тә сискәндерә, уйландыра. Әлеге уңышлы спектакль 199 тапкыр аншлаг белән 13 ел дәвамында барды. 200нчесе быел 3 майда куелырга тиеш иде. Билгеле сәбәпләр аркасында ул куелмый калды. Ә менә бу әсәрне яңарак Казандагы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең репертуарына кертүе сөенечле хәбәр булды. Димәк, аның юлы, иҗади бәйләнеш дәвам итә...

Моңнары туган ягымда да калды

Фидан ага Гафаровның гүзәл табигатьле Бишбүләк якларына килеп йөрүләре иң тәүдә данлыклы якташыбыз, күренекле дәүләт эшлеклесе, танылган язучы Таһир Ахунҗанов (Таһиров) белән бәйледер. Ә бит аның сәхнәдә күп тапкыр уйналган “Галия” әсәре фәкать шушы җирлектә туган. Бу якларда Усак-Кичү дигән гаҗәеп матур авыл бар. Биредә генә ел саен нәкъ 7 июньдә Сабантуйны хәтерләтүче “Сәгать бәйрәме” үтә. Шушы бәйрәмгә заманында Уфадан бергәләп Таһир Ахунҗанов, Әнгам Атнабаев, Азат Магазов, әлбәттә, Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева белән махсус автобуста килә идек. Аксён станциясе калкулыгын төшеп, урман юлы буеннан бераз баргач, Әнгам ага: “Әнә, безне Галия каеннары үзләре каршылый”, – ди торган иде. Ә бит монда үз чорында ул спектакль дә куелды. Соңрак инде әлеге бәйрәмгә Фидан аганы җырларга үзен генә дә чакырдылар. Аның йөрәкләргә үтеп керерлек сихри моңнарын бирегә җыелучылар белән бергә табигать тә тыңлады, челтерәп аккан чишмәләр, сандугачлар да аның җырларына кушылгандай булды. Соңрак бу традициягә улы – Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаров кушылды. Билгеле, аны да халык дәррәү алкышлар белән кабул итте.
Болардан тыш, Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева бер төркем шагыйрьләр белән урындагы мәктәптә дә чыгыш ясаган чаклар да булды. Кайчандыр монда мәктәп директоры булып эшләгән Таһир ага Ахунҗановның юбилейлары да берничә тапкыр биредә үтте. Шунысы сөенечле, аларда фәкыйрегез миңа да катнашырга туры килде . “Оста барда телеңне тый”, – дисәләр дә, хәтта берсендә Фидан агадан рөхсәт сорап, “Кәркәле таулары”ның бер куплетын да суздым әле. Ә икенче тапкыр исә Таһир агаларда бәйрәм мәҗлесендә Фидан Гафаров үзе абзыебызның тальянында авыл көйләрен ихлас уйнап җырлаган иде. Ни үкенеч, икесе дә бу якты дөньяда юк инде. Сагынып сөйләргә генә калды.
Тагын бер мизгел бик истә: мәшһүр артистлар Нурия Ирсаева, Фидан Гафаров белән миңа 2016 елның 23 июнендә туган авылым Кыңгыр-Мәнәвездә дә очрашу бәхете елмайды. Үзе рульдә, чия төсендәге кроссоверда концерт куярга килгәннәр иде. Тамаша башланганчы Нурия апа бирегә килгән райондашлары белән сөйләшергә калды. Без исә, Фидан ага белән авылымның урамнары буйлап, зәңгәр тышлы ниндидер тәмәке эзләп, кибетләрдә йөрдек. Дүртәвендә булдык, әмма ул тарткан тәмәкене тапмадык. Барына риза булды инде абзыебыз. Концерт башланырга шактый вакыт бар иде. Без мәдәният йорты янындагы эскәмиягә “кунакладык” та бераз гәпләшеп утырдык. Тәмәкенең зәңгәр төтене дулкын-дулкын булып һаваларга кереп югала. Үзем эчтән: “Артист, җырчы кешегә монысы кирәк микән?” дип уйланып утырдым. Бәлки, үткәннәрне уйлап, сагышларын басадыр.


Уңайсызланып булса да, мин театрда 25 ел эшләгән (грим бүлеге мөдире), илле еллап бергә гомер иткән Фәридә апа хакында сорашырга базнат иттем. Гафури районының Ялгызкаен дигән матур авылында туган икән. Ул аның шактый еллар инвалид коляскасында утыруы, күбрәк авылда караучылар ярдәмендә яшәве, Айбулатның фаҗигале үлеменнән соң шигырьләр язуы, аларга көй язылган җырларны үзе башкаруы турында да сөйләде. Фидан ага хәтта авылдан Уфага йөреп эшләвен, ә җәен биредә бергә торулары, тәрбия күрсәткәне өчен хәләл җефетенең аңа рәхмәтле булуы хакында да әйтте. Ахырда ул: “Фәридә кебек искиткеч акыллы, сабыр, түзем хатын дөнья йөзендә бармы икән?!”– дип сокланып сөйләде. Гомер шулай дәвам иткән...
Ә инде авылыбызда үткән концерт хакында сөйлисе дә юк. Һәр чыгыш алкышларга күмелде. Ихтирам йөзеннән хатыным Роза үстергән ак чәчәкләрне авылым сәхнәсендә Русиянең халык артистлары Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаровка тапшыру үзе бәхет, олы мәртәбә булды. Алар белән сәхнәдә бергә төшкән фотоны бүген дә күз карасы кебек саклыйм.

Соңгы балкыш, соңгы аккорд

Фидан Гафаров – ярсу хисләргә бирелеп, җырлы рольләрне озак еллар дәвамында кабатланмас моңнары белән ихлас башкарган үзенчәлекле, Русиянең бөек артисты. Ул бу югары исемне алтмыш елга якын театрда “яшәп”, республикабыз, илебез буйлап гастрольләрдә йөреп, тулысынча аклады. Казанда да театр коллективы белән чыгыш ясау, талантлы шагыйрә Ләйлә Дәүләтова, башкалар белән дә аерым концертлар кую меңләгән тамашачының күңелендә уелып калды. Алай гына түгел, аны чәчәкләргә күмеп, халык аягүрә басып, сәхнәдән бик озак җибәрмичә торды. Менә бит ике дустанә республиканың халык артистына нинди кадер-хөрмәт күрсәтелгән! Бу тәңгәлдә Татарстанның, Русиянең халык артисты, сәхнә кумиры Әзһәр Шакировның әйткән сүзләрен искә төшерү дә урынлы булыр. “Фидан Гафаровны шактый вакыт узгач та озак еллар халкыбыз сагынып сөйләячәк әле. Чөнки аның Ходай Тәгалә биргән искиткеч таланты, кыяфәте бар”. Шулай булмаса, яше-карты бу кадәр юксынмас иде. Ә менә шактый чит ил тамашачыларын да таң калдырган Фидан аганың: “Рәхәтләнеп, яратып чыгам сәхнәләргә заллар тулганда, ничек күрешмичә түзим соң, сәнгатьне яраткан халкым булганда”, – дигән сүзләре бүген кайтаваз булып яңгырый.


Әйткәндәй, аны Казанга, Ырынбурга, Мәскәүгә дә эшкә дәшкәннәр, хәтта Түбән Кама театрына аның исемен биреп, җитәкче вазыйфасына да чакырып караганнар. Ризалашмаган. Гомер буена гүзәл Башкортстаныбызны данлаган сәхнә патшасы халкына рәхмәтле, туган җиренә тугры булып калуны өстенрәк күргән.
Шунысы гаҗәпләндерә: кайберәүләр бу дөньяда яшәп калырга ашыга. Бәлки, Фидан Сафа улының да актив яшисе килеп, рольләренең, җырларының һәммәсен тизрәк башкарып каласы килгәндер дә бит...
Киткәннәргә берни кирәк түгел,
Калганнарга авыр газабы.
Газапларын җиңел басар өчен
Ниләр генә уйлап табасы?..
Әлеге җырын ул, сизенгән кебек, ак күлмәк-костюмнан, ак рояльгә тотынып, кулын йөрәгенә куеп, дөньясын онытып, үзәкләре өзелеп җырлый. Ни үкенеч, бу аның сәхнәдәге соңгы аккорды, соңгы балкышы булган икән.
Шулай, җирдәге, сәхнәдәге иң якты йолдыз сүнде. Ә күңелебез күгендә исә беркайчан да сүнмәс ул. Җыр, йөрәк туктаса да, хәтер – мәңгелек! Фидан ага үзе белән халкының дәррәү алкышларын, чагу балкышларын алып китсә дә, аның сәхнәдәге ихлас “яшәве” йөрәгебез түрендә озак сакланыр. Легендалар үлми, алар бәгырьләргә уелып яши. Уфа юкәләре дә бөек җырчыны онытмас, шаулый-шаулый яфрак ярып, аның хакында сагынып сөйләрләр әле...

Әнвәр Сөләйманов,
Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас