+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
10 июнь 2025, 04:53

Шигъри күңелле профессор иде

Күренекле галим Камил Дәүләтшинның тууына – 90 ел  

Шигъри күңелле профессор идеШигъри күңелле профессор иде
Шигъри күңелле профессор иде

Әй, бу гомер агышлары! Алардан кала инде сагышлары. Безне Башкорт дәүләт университетында укыткан профессорлар, өлкән укытучылар вакыт-вакыт күз алдына килеп баса. Шулар арасында Камил Салих улы Дәүләтшинны ничек инде онытасың?! Уртача буйлы, какча гәүдәле, эшлекле килеш-килбәте, үз-үзен зыялы тотышы, мишәрләрчә сөйләше, гадилеге күпләребезнең күңелен арбап алды. Ул тәнәфес вакытында тәмәке көйрәткәндә синең белән сөйләшергә форсат таба торган булды. Безгә, солдат итекләрен туздырып кайткан студентларга, танылып килгән галим белән аралашу олы мәртәбә иде. Инде тәүге очрашуга да илле ел вакыт үтеп киткән икән.

Камил абый иң тәү чиратта кешелекле, туры сүзле, гадел, уен уйдырып әйтә торган кеше булып күңелемдә калды. Гомерем буена аңа олы ихтирам саклап йөртәм. Уку чорында факультетта шундый хәл булды: җыелышта бер формаль эпизодны күпертепме, җәмәгать оешмасы бер студентның язмы- шына кире йогынты ясарга тырышты. Кайберәүләр әлеге студентны якламаса да, тормыш­ның әчесен-төчесен татыган өлкән преподаватель Камил Дәүләтшин аумакай булмады. Ул үз позициясендә торды, дәлилләр китереп, үз сүзен чатнатып әйтте. Андый изге күңелле, миһербанлы җанның чишмә башы кайда икән?
Данлыклы Чистай сәгатьлә­рен белмәгән кеше бик сирәк­тер. Шул яклардан ул Камил абый, ТАССРның Чистай районы Иске Роман авылыннан. 1935 елда дөньяга килгән. Җидееллык белемне Каргалы мәктәбендә ала. Икетуган абыйсы белән Чистайдагы фельдшерлык мәктә­бенә имтихан тапшыралар. Якын кешеләре бик җитди чир белән интеккәч, абыйсы медицина өлкәсен сайлый һәм профессор дәрәҗәсенә күтәрелә. Ә суднолар төзеклән­дерү заводында эшче “камытын” киеп, кара тир түккән Камил югары белем алырга омтыла. Тәүдә урта мәктәпне экстерн юл белән тәмамлый, соңыннан данлыклы Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ул әдәби түгәрәккә, үзешчән театрга теләп йөри.


Ныкышмалы, гыйлем үрлә­ренә талпынган, хәтта Ленин стипендиаты булган студент КДУны кызыл дипломга тәмам­лый. Тырыш, максатчан егет фән өлкәсен якын итә. Һәм ул СССР Фәннәр академия­сенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурасы­ның көндезге бүлегендә укый. Ә инде эшли башлагач, ил күләмендә яшь галимнәр арасында оештырыл­ган конкурста беренчелекне яулый. Күп тә үтми, Камил Дәүләтшин 1971 елда профессор Хатыйп Госман җитәкче­легендә Мәүлә Колый иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Автор Мәүлә Колый хикмәтләренең идея-тематик үзенчәлекләрен анализлап, борынгы шагыйрьнең дөньяга карашының капма-каршылыклы булуын ачыклый.
1972 елда яшь галимне Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасына эшкә чакыралар. Һәм ул, туган ягын ташлап, гаиләсе белән Уфага күченеп килә. Казанда барлык уңайлыклары бул­ган фатирын да калдыра. Җитмәсә, партия өлкә комитетында зур вазыйфа биләгән туганы да була. Аның бу адымына күпләр хәйран кала.
Гомере буена (35 ел) университетта укытуы, студентларны тәрбияләве милләтебезгә хезмәт итүе — чынлап та үзе бер батырлык, патриотизм. Тыныч холыклы, максатына омтылучы Камил абый үз урынын таба, үз оясын кора. Хезмәт коллективында да үз кеше булып китә. Профессор Габделхәй Әхәтов җитәкчелегендәге кафедра галимнәре: Ә. З. Нигъ­мәтуллин, З. З. Заһидуллина, Б. С. Сәлимгәрәева, Ә. Х. Фатыйхов, Р. Г. Сибәгатов, С. Ш. Поварисов, Р. М. Мөхәммәт­җанов Казаннан килгән яшь галимне коллективка җылы кабул итәләр. Студентлар да аңа олы ихтирам белән карый.
“Кешене киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар”, – дигән гыйбарә яшәп килә. Камил Салих улы белән безнең төркем студентлары тәү тапкыр 1975 елда очрашты. Яшьләрчә җитез, ыспай, соры костюмдагы бу кеше студентларны үзенә тиз каратты. Югары уку йорты укытучысының лек­цияләре фикер тирәнлеге, фәл­сәфи эчтәлеге, һәр сүзе, һәр кыйссасы борынгыча үтемле булуы белән аерылып торды. Әлбәттә, аның ораторлык осталыгы студентларны үзенә җәлеп итте. Заманында Ләйсән Кәшфи шигырь дә язды:
Ул Кол Гали булып
чорлар аша
Килеп керә дәрес бирергә.
Туры килә аңа
Мәүлә Колый,
Хәрәзмиләр булып
йөрергә...


Камил абыйның һәр студентка индивидуаль карашта булуы, аны үзенә карата алуы, тылсымга ия булган сүзләре педагогик осталыкка һәм психологик нечкәлек­ләргә бәйледер, мөга­ен. Тәҗ­рибәле, төпле белемле, эчке дөнь­ясы белән дә, тышкы кыяфәте белән дә безнең күңелләрдә күркәм шәхес, олуг остаз булып калды. Камил абый, бик күп операцияләр кичереп, үлем белән якалашса да, беркайчан да зарланмады, тормыш ыгы-зыгысыннан, ваклыклардан һәрчак өстен булды. Язмышның күзенә карап, сынмыйча-сыгылмыйча, ныклы адымнар белән алга омтылып яшәде. Нинди генә хәлдә калса да, аның нурлы йөзен кара болыт капламады. Ул, киресенчә, ниндидер тылсымлы көч табып, сүзне икен­чегә борып, шаяртуга юнәлтә иде. Хәер, сабыр, тыйнак кеше­ләр шундый буладыр, мөгаен.
Шунысы да куанычлы: заманында Камил Салих улы Дәүләтшин минем диплом эше җитәкчесе булды. Моның белән, әлбәттә, горурланам. Чөнки татар теле һәм әдәбияты кафедрасында моңа кадәр журналис­тика буенча диплом яклаучы булмаган. “Кызыл таң” гәзитендә очерк жанры” дип атала иде ул. Озак эзләнергә, кечкенә фәнни эшкә иҗади карарга, гәзиттәге 1975-80 елларда басылган очеркларга төрле яктан анализ ясалды. Нәтиҗәдә, диплом проекты югары бәһага лаек булды. Диплом эшләрен­нән тыш, Камил Дәүләтшин җитәкчелегендә шактый гына кандидатлык диссерта­цияләре дә уңышлы якланды. Шул ук вакытта, сә­ламәтлеге какшавына карамастан, кафедра мөдире, соңрак филология факультеты деканы урынбасары вазыйфаларын да уңышлы алып барды ул. Алай гына да түгел, күренекле галим Уфадагы университетта укыту белән беррәттән, Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия, Бөре дәүләт социаль-педагогия академия­ләрендә татар филологиясе кафедраларын оештыруда зур роль уйнады һәм дистә еллар дәвамын­да аларга йөреп эш­ләде. Әлеге вузларга фәнни-методик ярдәм күрсәтте, профессор вазыйфасында студент­лар­ның фәнни эшләренә җитәк­челек итте. Үзен аямады, сәламәтлеге турында да бик уйламады ул.


Заманында кафедра укытучылары вакытлы матбугатта болай дип язып чыкты: “Камил Салих улы Дәүләтшинның хезмәт юлы да озын, эшчәнлеге күпкырлы һәм нәтиҗәле. Галим, укытучы, тәнкыйтьче, шагыйрьлек йөкләрен дә тартып барган мөхтәрәм зат – Стәрлетамак педагогия институтының татар бүлегенә нигез ташларын сал­ган күренекле шәхесләрнең берсе. Ул бүлек өчен фәнни кадрлар әзерләүгә һәм үстерүгә зур өлеш керткән остабыз булып кала. Үзе нинди генә тынгысыз булмасын, аның йөзе һәрчак көләч, теле уйнак, җор һәм шаян кеше булып калды...”
Педагогик эш белән бер­рәттән, Камил Дәүләтшин фәнни-тикшеренү өлкәсендә дә матур уңышларга иреште. Әйтик, алты томлык “Татар әдәбияты тарихы” дигән академик басманың урта гасырлар дәверенә багышланган беренче томында (1984) Мәүлә Колый турындагы очерк­ның автордашы булды. Шулай ук урыс телендә нәшер ителгән “Средневековая татарская литература VIII-XVIII веков” (2007) вариантында шагыйрь турындагы бүлеккә тулысынча галим зур хезмәт куйган.


Болардан тыш, тынгысыз, эзләнүчән профессор “Мәүлә Колый хикмәтләре. Борынгы татар әдәбияты текстлары” (1991), “Борынгы татар әдәби мирасы. Мәүлә Колый хикмәтләре” (2002) дигән аерым китаплар нәшер итте. Моңа кадәр Уфада “Хә­зерге татар поэтикасының күчемлелек мәсьәләләре” (1988), үзенең 75 яшенә 400 биттән торган “XV гасыр шагыйре Мәүлә Колый” китабын (2010) бастыра. Ул шагыйрьләр Илдар Юзеев, Равил Фәйзул­лин, Фәнис Яруллин, Гамил Афзал, Әхсән Баян, Рәшит Гәрәй, Марс Шабаев, Гәрәй Рәхим, Мөдәрис Әгълә­мов һәм башка бик күпләрнең иҗатын анализлый. Тора-бара Камил Дәүләт­шин әдәбият мәйданында тәнкыйтьче буларак та киң танылды. Аның бу өлкәдәге материаллары “Тулпар”, “Башкортостан укытыусыһы” журналларында, “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитлә­рендә дөнья күрде. Әйткәндәй, Камил абый үзе дә әдәбиятта кайнады. Композитор Фәүзә Гасакирова аның шигырьләренә шактый гына көйләр язды. Әдип буларак, ул хикәяләр, повестьлар иҗат итте. Аның “Китек бәхет” дигән по-весте “Тулпар” журналында басылды.


Без, журналистлар, геройларыбызга гадәти сорау бирергә яратабыз: “Нәрсә ул бәхет? “Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, профессор Камил Салих улы Дәүләтшин аңа болайрак дип җавап биргән иде: “Әзер бәхет юктыр ул. Кеше кечкенә әйбердән дә бәхет таба белсә, бәхетле була. Аңарда нәрсәгә булса да омтылыш, изге максат бар икән, бу да бәхет...”
Камил абый үзен бәхетсез дип санамады. Бу дөньяда 78 ел яшәп, үзеннән соң якты эз калдырды. Миңа аларның фатирында берничә тапкыр булырга, һәрчак итагатьле, кунакчыл, гади тормыш иптәше, ярты гасырдан артык тату гомер кичергән Һәдия апа белән дә очрашырга туры килде. Алар медицина өлкәсен сайлаган шәфкатьле, миһербанлы Гөл­сирә белән Резеданы тәрбияләп үстергән­нәр. Балалары исә, әти-әни­ләрен оныклар белән сөен­дер­де. Миңа Һәдия апаларның фатирында соңрак та булырга туры килде. Ул миңа истәлеккә дип Камил абыйның мамыктан бәйләнгән свитерын, китапларын бүләк итте. Мин бүген дә аларны остазымның төсе итеп саклыйм...

Әнвәр Сөләйманов.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас