“Хезмәте барның – хөрмәте бар” дигән мәкаль Социалистик Хезмәт Герое Тәлгать Лотфулла улы Рахмановның тормыш һәм хезмәт юлын тулысынча ачып бирә, минемчә. Әйе, кеше гомере аның кылган гамәлләре, изге эшләре белән бәяләнә. Республикада, Илеш районы тарихында тирән эз калдырган Тәлгать Лотфулла улы — чын мәгънәсендә бөек шәхесләрнең берсе.
Рахмановлар династиясенә, аның шәҗәрәсенә күз салсак, шундый кызыклы фактлар ачыла: Тәлгать Лотфулла улының картәтисе Габдерәүф, әтисе Хәбибрахман указлы мулла булалар. Алар Илеш районының Абдулла авылында яшәгән. Габдерәүф үзе Башкортстанда туса да, аның әтисе Габдрәфыйк бертуган абыйлары белән Татарстаннан күченеп килгән. 1794 елда Габделсалихның 29 яшьлек Габделгалим, 21 яшьлек Габдрәфыйк, 18 яшьлек Әбделкәрим исемле уллары Татарстаннан Башкортстанның хәзерге Яңавыл районы Исәнбай авылына күченәләр. Ни сәбәп белән күченгәннәре төгәл генә ачыкланмаган, бертуганнарның укымышлы мулла булуын исәпкә алсак, аларны халыкны мәгърифәтле итү өчен бу якларга күчергәннәрдер, дип фаразларга мөмкин. Шәҗәрәне өйрәнгәндә тагын шулар ачыклана: Әбделкәрим хәзерге Илеш районының Йонны авылына күченә һәм ул шунда төпләнеп, мәчет төзи. Кызганыч, Габделгалим буенча мәгълүмат табылмаган.
Габдрәфыйк Илеш районының Абдулла авылында төпләнә, йорт төзеп керә, мәчет сала, өйләнеп, гаилә кора. Әлеге гаиләдә ир бала туа һәм аңа Габдерәүф дип исем кушалар. Киләчәктә Габдерәүф, әтисе кебек үк, авылның указлы мулласы була. Гаилә коргач, аның Хәбибрахман, Хөснулла, Харис, Фазыл исемле балалары дөньяга килә. Хәбибрахман Шәмсизыядә исемле кызга өйләнеп, матур гаилә кора. Әлеге никахтан Лотфулла исемле малай туа. Тик Шәмсизыядә яшьли вафат була һәм Хәбибрахман икенчегә өйләнә. Икенче никахтан Фәйзрахман белән Лотфрахман дөньяга килә.
Лотфулла туган авылы Абдуллада төпләнә, патша армиясендә хезмәт итә, беренче Бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларында катнаша. Дүртөйле рай-
онының Урманасты авылы кызы Садыйкага өйләнеп, матур тормыш кора. Бу гаиләдә Тәлгать, Рифкать, Әсхәт, Мәвазилә, Фәния исемле балалар дөньяга килә.
Лотфулла белән Садыйка колхозлашу чорында булган мал-мөлкәтләрен колхозга тапшырып, Кызыл Байрак авылына күченә. Лотфулла колхоз оештыручылар арасында әйдәп баручы булса, Садыйка фермада сыер сава. Гаилә башлыгы сугышта алган яраларыннан нибары 43 яшендә, 1937 елда вафат була. Яшь хатын биш баласы, аларның гаиләсендә яшәгән иренең апасы Галия белән ялгызы кала. Тырыш, уңган хатын, тормыш авырлыкларына бирешмичә, дөнья көтә.
Садыйка Зәйнулла кызы алдынгы савучы була һәм аңа 1939 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашу хокукы бирелә. Мәскәүдә аңа медаль тапшырыла, Сталин кулыннан бүләкләр алып кайта.
Тәлгать гаиләдә өлкән бала була. Әнисе һәрвакыт эш белән мәшгуль булганлыктан, кечкенәдән энеләрен һәм сеңелләрен тәрбияләү белән шөгыльләнә. Белемле һәм мәгърифәтле кешеләргә мохтаҗ яңа җәмгыять төзелүен кечкенәдән үк аңлап, мәктәпкә китә. Кызыл Байрак мәктәбендә башлангыч сыйныфларны уңышлы тәмамлап, укуын Югары Яркәй урта мәктәбендә дәвам итә. 1936 елда ВЛКСМ әгъзасы итеп алына, мәктәп тормышында да, җәмәгать тормышында да актив катнаша. Тугызынчы сыйныфта аны мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар.
1940 елның 17 июнендә Тәлгать өлгергәнлек аттестаты ала. Югары Яркәй урта мәктәбе җитәкчелеге аны Бөре педучилищесы каршында эшләп килүче кыска вакытлы курсларга җибәрә. 1940 елның җәендә, имтиханнарны экстерн рәвештә тапшырып, ул диплом ала һәм Илеш РОНОсы карамагына җидееллык мәктәп укытучысы сыйфатында җибәрелә.
Ләкин Тәлгать Лотфулла улына укытучы булып озак эшләү насыйп булмый. 26 сентябрьдә ул хәрби комиссариатка чакыру ала. Ул вакытта яшь укытучы үзенең солдат хезмәте, аннары хәрби хезмәте 6 елга сузылачагын күз алдына да китерә алмагандыр. Тәлгать Рахманов армия хезмәтен Ерак Көнчыгышта үтә. Рядовой Рахманов Хабаровск округында НКВД гаскәрләренең 56нчы чик буе отрядына тәгаенләнә. Шунда ук 1940 елның 6 ноябрендә ул хәрби ант кабул итә һәм укчы сыйфатында хезмәт итә башлый. 1941 елның мартында аны – отделение командиры, аннары застава комсоргы итеп билгелиләр. 1942 елның ахырында күп кенә офицерлар һәм чик сакчылары үз теләге белән фронтка китә. Хезмәттәшләре кебек үк, Тәлгать Рахманов үзен фронтка җибәрүләрен сорап, командованиегә берничә тапкыр мөрәҗәгать итә, әмма чик буенда яшьләрне укыту һәм тәрбияләү өчен тәҗрибәле кадрлар, оста командирлар җитмәү сәбәпле, аның үтенече кире кагыла. Ә бу чорда Япония Советлар Союзына бәреп керергә әзерләнә. Дошман тарафыннан ясалган провокацияләр югары уяулык таләп итә. Япон милитаристларына каршы көрәштә күрсәткән хәрби батырлыгы өчен Т. Л. Рахманов “Японияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә. Аның фронттагы батырлыклары шулай ук “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале белән билгеләнә.
Тәлгать Лотфулла улы 1946 елның июнендә демобилизацияләнә. Хатыны Раиса Григорьевна белән алар Тәлгать Лотфулла улының туган ягына әйләнеп кайта. Илеш районына кайту белән Тәлгать Рахманов эшкә керешә. Партиянең район комитеты юлламасы белән ул Уфа радиотапшыруларының җаваплы мөхәррире итеп билгеләнә.
1946 елның ноябрендә Тәлгать Рахманов партиянең Илеш райкомына пропагандист итеп билгеләнә. Төрле елларда КПСС райкомы секретаре һәм икенче секретаре, халык депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе булып эшли, ә 1962 елда КПСС райкомының беренче секретаре итеп тәгаенләнә. Шул вакыттан алып, пенсиягә чыкканчыга кадәр, партия райкомы аның эш урынына әйләнә.
Бу вакытта районда икътисади күрсәткечләрне яхшырту, басуларның уңдырышлылыгын арттыру, икмәк җитештерү мәсьәләсе кискен тора. Шуңа күрә Тәлгать Лотфулла улы, райкомның беренче секретаре буларак, үз эшен колхозларда, бригадаларда, хезмәт коллективларында очрашулар оештырудан башлый. Җитәкчеләр, колхозчылар, механизаторлар белән очраша, һәркемнең күңелен аңларга, аларның тормышын, борчуларын белергә тырыша. Һәркемгә күңел ачкычы табарга омтыла, чөнки, крестьян улы буларак, буразнада үсеп чыкканчы, игеннең хезмәт ияләренең йөрәгендә үсәргә тиешлеген яхшы аңлый.
Хезмәтне төгәл оештыру, дисциплина, заманча технологияләрне гамәлгә кертү, фәнгә нигезләнгән производстволар булдыру, алдынгыларны хөрмәтләү беренче елларда ук саллы нәтиҗәләр бирә башлый.
Барысы да көйле бара. Колхозчылар җир сөрә, чәчә, уңыш җыеп ала, терлекчелек фермаларында эшли һәм хезмәт нәтиҗәләре елдан-ел яхшыра бара. Кешеләр дә үзгәрә, яңача эшләргә өйрәнә, авыл тормышын баетучы, иң зур нәтиҗә бирә торган чишелешләр эзли.
1965 елда районда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан – 18 центнер уңыш җыеп алынса, 1966 елда уртача ул гектарын-
нан – 19,6, 1967 елда – 25, 1968 елда 28,4 центнерга җиткән, ә тулай җыем 68 мең центнердан артып киткән.
Әлбәттә, шундый югары уңышка тырыш хезмәт, озак уйланулар һәм эзләнүләр, игенчелек культурасын даими камилләштерү, җирдән, техникадан, ашламалардан оста файдалану нәтиҗәсендә ирешелә.
Тәлгать Лотфулла улының төп казанышы – игенчеләрне – хуҗалык җитәкчеләреннән алып прицепщикка кадәр – агрономия фәнен хөрмәт итәргә өйрәтү. Узган гасырның “торгынлык чоры” дип аталган 70-80нче елларында район хезмәтчәннәре һәр гектардан 25-30 центнер уңыш ала, уңдырышлылык үсеше темплары буенча Русия Федерациясенең күп кенә төбәкләрен узып китә. Ел саен дәүләткә 80-100 мең тонна икмәк озатыла. Район колхозлары иң югары рентабельлелек дәрәҗәсенә ия була, ит һәм йомырка җитештерү буенча республикада беренче урыннарны били.
Илеш районында тормыш өчен мөһим объектлар төзелеше дә киң җәелдерелә. Җитмешенче елларда ук казылык цехы белән ит комбинаты, май-сыр заводы, катнашазык заводы, элеватор, тегермәннәр һәм башкалар төзелә һәм эшли башлый.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә хезмәт күрсәтү өчен куәтле ремонт-техник предприятиеләр, “Сельхозхимия” һәм “Сельхозэнерго” берләшмәләре, хуҗалыкара төзелеш оешмасы, мелиорация, газ кертү, авыл хуҗалыгы җиһазларын монтажлау һәм коммуникацияләр буенча механикалаштырылган колонналар эшли башлый. Барлык авылларга да суүткәргечләр салына, районны электрлаштыру тулысынча төгәлләнә. 1984 елда Кремльдә Михаил Сергеевич Горбачев белән очрашу вакытында Тәлгать Лотфулла улы магистраль газүткәргечтән Дүртөйле районы аша Югары Яркәйгә кадәр 60 километрлы торбаүткәргеч салу мәсьәләсен уңай хәл итүгә ирешә. Шул рәвешле районның торак пунктларына газ үткәрү буенча киң колачлы кампания җәелдерелә.
Тәлгать Лотфулла улы Рахмановның КПСС райкомының беренче секретаре буларак күпьеллык эшчәнлеге дәүләт дәрәҗәсендә дә югары бәяләнә. СССР Югары Советы Президиумының 1966 елның 23 июнендәге Указы нигезендә бодай, арыш, карабодай, башка бөртекле һәм майлы культуралар җитештерүне һәм хәзерләүне арттыруда ирешкән уңышлары өчен аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, “Урак һәм Чүкеч” алтын медале тапшырыла. Шулай ук Тәлгать Рахманов Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. Халык хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары өчен дистәләгән медальләргә, Мактау грамоталарына, “СССР халык мәгарифе отличнигы” һәм “СССР КГБ чик буе гаскәрләре отличнигы” күкрәк билгеләренә ия була.
Тәлгать Лотфулла улы Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXIII-XXVI съездлары һәм колхозчыларның III Бөтенсоюз съезды делегаты, БАССР Югары Советының 5-8нче чакырылыш депутаты, БАССРның 6 һәм 8нче чакырылыш Югары Советы Президиумы әгъзасы, Рәисе урынбасары итеп сайлана. РСФСР Югары Советының 9-11нче чакырылыш депутаты. Башкортстан Республикасы Президенты Указы белән 75 яшьлек юбилеена Тәлгать Лотфулла улы Рахмановка авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүдәге һәм нәтиҗәлелеген арттырудагы зур хезмәтләре өчен “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Тәлгать Рахманов – Илеш районының шәрәфле шәхесе.
Раиса һәм Тәлгать Рахмановлар озын һәм бәхетле гомер кичерәләр. Раиса Григорьевна һәрвакыт ире өчен терәк була. Рахмановларның олы кызы Римма – медицина фәннәре кандидаты, БДМУ доценты.
Кече кызлары Светлана бүген гаиләсе белән Уфада яши, ул – Уфа фән һәм технологияләр университетының өлкән укытучысы. Ә Тәлгать Лотфулла улының бердәнбер оныгы Элина Мәскәүдә яши һәм легендар Тәлгать Рахмановның инде дүрт оныкчыгы – Яна, Григорий, Злата һәм Петр үсеп килә.
Тәлгать Лотфулла улы 2010 елның 24 августында вафат була. Югары Яркәй авылының яңа микрорайонындагы урамга аның исеме бирелгән. 2нче мәктәп шулай ук Т. Л. Рахманов исемен йөртә, мәктәп территориясендә бюст, каберенә һәйкәл куелган.
Алда әйткәнемчә, Тәлгать, Рифкать, Әсхәт, Мәвазилә, Фәния – бертуганнар. Ятим үссәләр дә, аларның һәркайсы үрнәкле тормыш юлы уза. Рифкать Рахманов та лаеклы тормыш юлы узып, балалары Фәрит, Зөлфия, Резидага матур тәрбия бирә. Фәрит Рахманов Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, агроном һөнәре буенча эшләгән. Кызлары Зөлфия (бүген инде мәрхүмә), Резида икътисадчылар була.
Әсхәт Рахманов Илеш районында тәүдә М. Гафури исемендәге колхозда баш агроном булып эшли, аннары озак еллар Куйбышев исемендәге колхозны җитәкли. Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. РСФСРның һәм БАССРның атказанган агрономы була. Әсхәт Рахманов гаиләсендә Алик, Радик, Рәшит исемле уллар үсә. Алик һәм Радик Рахмановлар хәрби хезмәтне сайлап, югары дәрәҗәләргә ирешә. Рәшит Рахманов (бүген инде мәрхүм) юрист һөнәрен сайлап, күркәм уңышларга ирешә.
Мәвазилә гаиләсендә Нәҗип, Илдус, Люция исемле балалар үсә. Алар да тормышта үз юлларын таба. Нәҗип Хәбиров (бүген инде мәрхүм). М. Гафури исемендәге колхозда эшли, “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнгән.
Фәниянең өч кызы – Фәнилә, Людмила һәм Клара, югары уку йортларын тәмамлап, тормышта үз юлын таба. Клара Хәсәнҗан кызы күптән түгел “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булды.
Әйе, бүгенге яшьләрнең күбесенә “КПСС райкомының беренче секретаре” дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлау, белү читен. Нишлисең, тормыш бер урында гына тормый – ул һәрвакыт үсештә. Шулай да, тарихны белү һәркемнең бурычы. “Тарихын белгән һәм хөрмәт иткән халыкның гына киләчәге бар!
Зөһрә ИСЛАМОВА.