Әни, яисә әти буласыгызны аңлаган мизгел исегездәме?.. Әлеге сөенеч өермә булып тышка бәреп чыгардай кебек. Никадәр зур шатлык, бәхет бит ул! Ә баланы беренче тапкыр кулга алганыгыз? Яшәүнең барлык мәгънәсе, синең дәвамчың ул бала. Шул ук вакытта, зур җаваплылык белән үрелгән тирән мәхәббәткә тулы әнинең йөрәге. Кайсыбыз гына бишек җырына кушып, Аллаһтан балага сәламәтлек, озын, бәхетле гомер теләмәдек икән?! Шул ук вакытта: “Йә, Раббым, баламның юлында яхшы кешеләр генә очрасын”, – дип тә кабатлыйбыз. Менә шул әйләнә-тирәдәге кешеләр белән аның язмышы үрелгән була да инде. Аеруча, мәктәп бусагасыннан җитәкләп алып кереп киткән, өлкәннәр тормышына ишек ачкан, сабыйның киләчәгенә юл ярган беренче укытучысына бәйле ул.
Беренче укытучы һәркайсыбызның күңелендә аерым бер урын алган. Чыннан да, йөрәктә әнинең урыны бар, бар беренче укытучыныкы. Әни белән бала арасындагы бәйләнешне югарыда билгеләсәк, укытучы белән бала арасында да күзгә күренмәгән җепләр бар. Ул, беренче карашка, катырак, калынрак булып тоела. Әмма ул никадәр көчле, ныклы – баланың киләчәге дә шулкадәр ышанычлы, якты була.
Уфа шәһәренең В. В. Горбатко исемендәге 64нче гимназиясендә озак еллар укытучы Гүзәл Курамшина турында күпләр белә. Башлангыч сыйныфлар укытучысы инде 27 ел кечкенәләргә олы тормышка юл яра.
Гүзәл Ринат кызы 1975 елның 21 июлендә Бүздәк районының Иске Богады авылында колхозчылар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Гаиләдә иң кечесе булганлыктанмы, әти-әнисе өчен ул аеруча якын була. Биредәге урта мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт педагогия институтына укырга керә ул.
– Аттестат алгач, өч сыйныфташым белән педагогия институтына керергә булдык. Өчебез өч факультетта укысак та, якын булдык. Укытучы булуыма беркайчан да үкенгәнем булмады. Хәзер инде шул вакытта кабул ителгән карарның бик дөрес булуын аңлыйм, – ди Гүзәл Ринат кызы.
1996 елда яшь укытучыны Дүртөйле шәһәренә эшкә җибәрәләр. Ул вакытта Гүзәл Дүртөйленең кайсы якта урнашканын да белми. Шулай булуга карамастан, биредә җиң сызганып эшкә тотына. Балаларны яратуы, әлеге һөнәрнең нечкәлекләренә тизрәк төшенергә тырышуы аны тиз арада коллективта абруйлы итә. Укучылар да, ата-аналар да аны бик хөрмәт итә. Һәрвакыт яңалыкка омтылу, һөнәрен тагын да ныграк үзләштерергә тырышу теләге көчле була һәм ул чакыру буенча Уфа шәһәренең 64нче гимназиясенә эшкә килә.
2012 елда Гүзәл Ринат кызы “Ел укытучысы” конкурсында катнашып, Уфа шәһәре буенча җиңү яулый. Соңрак республика күләмендә үткән конкурста лауреат исеменә лаек була. Моннан тыш та ул шәһәр, республика күләмендә үткән конкурсларда җиңү яулый, бик күп чараларда катнаша. 2012 елда Гүзәл Ринат кызы “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек була.
Сер түгел, бүгенге укытучылар бик зур йөкләнеш белән эшли. Хәзерге балалар да элеккеләрдән күпкә аерыла, аларның әти-әниләре дә үзгәртеп кору чорында үскән буын. Билгеле, бу үзенчәлекләр укытучылар, мәктәп тормышында бик зур чагылыш таба.
– Кайсы гына һөнәрне алма – һәркайсының авыр яклары бар. Әмма янәшәңдә сине аңлаган кешеләр, коллектив яхшы булганда, боларга күз йомып карыйсың. Үзем эшләгән коллективыма зур рәхмәтлемен. Алар инде минем бертуганнарым кебек. Бер-беребезгә ярдәмләшәп, тату эшлибез. Һәркайсыбыз бер-беребезнең эшенең никадәр җаваплы булуын аңлый. Әйе, бүген укытучылар дәресләрне генә укытып кайтып китә алмый. Моннан тыш та бик күп өстәмә эш башкарабыз. Коллективыбыз бик көчле. Бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәләрен карасак та, безнең гимназия республикада алдынгы урыннарны били. Моннан тыш та укучыларыбыз әле башлангыч сыйныфларда ук төрле республика, ил күләмендәге чараларда катнашып, призлы урыннар яулый, – ди ул.
Әйе, укытучы – балага белем бирүче генә түгел, заман белән бергә атлап, һәр яңалыкны беренче сынап караучы да. Гүзәл Курамшина билгеләвенчә, бик тәҗрибәле укытучы булсаң да, яңалыкларны тиз эләктерә белү кирәк. Һәр бала ниндидер үзенчәлек алып килә, һәр ата-ана – әлеге заманның яшь кешесе. Алар белән бер телдә, бер дулкында булмасаң – эшләве авыр. Укытучы һичкайчан, тәҗрибә тупланганлыктан, алдагы елда балаларны укыту җиңелрәк булыр, дип уйларга тиеш түгел. Ул бу яңалыкларны күрә белергә һәм кабул итәргә тиеш.
Эштә нинди генә үрләр яуланмасын, хатын-кыз өчен гаиләсе һәрвакыт беренче урында. Гүзәл Ринат кызы тормыш иптәше Рәмзил белән кызлары Альбинаны тәрбияли. 26 ел кулга-кул тотынышып яшәүче бу пар Уфа районының Дорогино авылында төпләнгән. Курамшиннарның йорты урамның бер бизәге булып балкый, дип әйтсәк тә, һич арттыру булмас. Бакча тутырып үстергән җиләк-җимеш, зур, якты, заманча йорт биредә уңган кешеләр яшәве турында сөйли.
– Тормыш иптәшем Рәмзил шушы йортны үз куллары белән төзеде. Агач эшеме ул, таштан нидер булдырырга кирәкме – барысын да үзе башкара. Аның белән язмышымны бәйләвемә бик шатмын. Кызыбызга – үрнәкле әти, миңа – ышанычлы, тугры тормыш юлдашы ул. Тыл ныклы булганда, эштә төрле уңышларга ирешү авыр түгел. Укытучының эше мәктәп ишеген ябып чыгып китү белән генә бетми. Безгә шушы тормыш белән яшәргә кирәк. Кич буе дәфтәр тикшереп утыруымны да, төрле чараларга әзерләнүемне дә, балаларның әти-әниләре белән даими элемтәдә булуымны да аңлап кабул итә ул. Бик рәхмәтлемен аңа, – ди Гүзәл Ринат кызы.
Шушы көннәрдә Гүзәл Ринат кызы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгели. Шушы гомеренең 27 елы балалар белән үткән. Чыннан да, бала тәрбияләү, мәктәп тормышы аның канында, үз-үзен тотышында, тормыш максатларында ук чагыла.
– Үзем укыткан балаларның мәктәпне тәмамлап чыгуы аеруча дулкынландыргыч. Аларның һәркайсында минем кечкенә өлешем бар бит. Шулай булмау мөмкин түгел. Мин аларның һәркайсын яратам, әле мәктәптән чыгып киткәч тә алар өчен борчылам, – ди ул.
Тормышны ак-кара төсләрдән тора, диләр. Берәүләр аннан зарланып яшәсә, икенчеләр аның агына тартыла. Гүзәл Ринат кызында һәр укучысын, аның әти-әнисен позитив дулкынга кертеп, барысы да яхшы булырына ышандыру көче бар. Аның белән аралашкан арада син балаңның барыннан да матур, булдыклы, иң яхшысы булуына ышанасың. Әлбәттә, әти-әни күңеленә бу сүзләр сары май булып ятса, бала аннан тагын да канатлана, үзендә көч тоя. Менә ул чын педагог, чын остаз булуның иң югары биеклеге.
Һәрбер кеше туган көне, юбилее җиткәндә тормышына берникадәр нәтиҗә ясыйдыр. Гүзәл Ринат кызының тормыш юлын барлаганда, аның никадәр дөрес, матур яши белүенә сокланасың. Киләчәккә планнарыгыз тагын да зурдан булсын, хөрмәтле укытучы. Сезнең кебек укытучылар күбрәк булганда, без – ата-аналар – балаларыбыз өчен тыныч.
Гөлия Гәрәева.