Мәгафүр Хисмәтуллинның исем-фамилиясе үк әйтерсең лә “җыр сәнгатенең югары дәрәҗәсе”, “чагыштыргысыз талант”, “халкыбызның моң дәрьясы”, “сәнгатькә фанатикларча бирелгәнлек” һәм башка төшенчәләрнең синонимы булып тора. Бу исемне телгә алуга башкорт халкының “Сандугач”, “Урал”, “Хисам”, “Илче Гайса”, “Азамат”, татарның “Таң атканда”, “Озату” җырлары, “Салават Юлаев” операсыннан Салават ариясе, “Кодача” музыкаль комедиясеннән Яппар куплетлары, “Тормыш җыры” пьесасыннан Басыйр җыры, “Әниемә хат”, “Гомер турында баллада”, “Чайкалалар көймәләр”, “Матур кызкай Карачәч”, “Гармун”, “Синең җырың”, “Ялан батыры”, “Менәргә иде Урал тауларына”, “Солдат җыры” (улы Марат белән дуэт) һәм башка күп җырлар, романслар колакта яңгырагандай була.
Бәләкәйдән тыңладык аны
Аның моңы безнең заман (илленче еллар уртасы) балаларының күңеленә тәү башлап кайчан килеп керде соң? Авылда 2-3 кенә булган һәм кул белән әйләндерелгән патефон пластинкалары аша. Соңрак – берәм-сәрәм генә күренә башлаган һәм батарея көче белән эшләтелгән “Родина” маркалы радиоалгыч дулкыннарыннан. Аннары, һәр өйгә тимерчыбыклар сузып радио үткәрелгәч, авыл кешеләренә мәгълүмат, әдәби әсәрләр һәм җырлар якынайды. Радио аша Уфадан төгәл билгеле вакытта көнгә өч тапкыр концерт тапшырыла башлады. 1959 ел иде бу.
Ул заманда җырчыларга ярлы идек, хәзерге кебек: “Уфада – 900, Казанда 900 җырчы бар!” – дип күкрәк кага алмый идек. Саный китсәң, Мәгафүр Хисмәтуллин, Хәбир Галимов, Фәридә Кудашева, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова һәм тагын берничә генә иде моңлы затларыбыз.
Мәгафүр абзыйны соңрак миңа радио-телевидениедән, зур сәхнәләрдән тыңлау гына түгел, юбилей кичәләрендә утырып, гәзиттә яктырту, хәтта өенә барып озаклап сөйләшеп, мәкаләләр әзерләү бәхете дә тиде. Кабатланмас моңы белән ничәмә буын башкорт һәм татар кешеләрен әсәрләндергән, республикабызның җыр сәнгатен данга күмгән бу шәхес тормыш-көнкүрештә гади, үтә дә гади, хәтта беркатлырак сыман иде. Әле дә Уфаның Коммунистик урамында, машина юлыннан читтәрәк, тынычрак урында утырган биш катлы бу иске йорт тирәсеннән үткән саен мин һәрчак дулкынлану кичерәм. Кыскарак буйлы, юантык гәүдәле Мәгафүр абзыебыз җилкәсенә төшеп торган озын чәчләрен җилфердәтеп каршыга килеп чыгар, үзе башлап исәнләшер, сүз катар сыман.
Булачак җырчының әтисе – хәзерге Иглин районы Яңа Кобау авылының ярлы крестьяны Хисмәтулла Зөбәйдуллин 1914 елда империалистик сугышка киткәндә хатыны Фатыйха өченче балага авырлы булып калган. Хисмәтулла солдат бераздан немецларга әсирлеккә эләккән. Австрия җиреннән бер генә хаты килгән. “Туачак балабыз кыз булса – Тутия, малай булса, Мәгафүр исеме куштыр”, – дип язган хатынына.
“Шулай итеп минем исем Австриядән килгән, – дигән иде Мәгафүр абзый. – Сугышта, әсирлектә әти белән бергә булган авылдашыбыз Шәйдулла абзый да аның турында кайтып сөйләгән. Чит илдә әти күпме гомер сөргәндер, башкача бер хат-хәбәре дә булмады”.
Ятим булып туган сабыйның ничек үсүен күз алдына китерү авыр түгелдер. Тол ана кулында өч бала. Өскә-башка юньле кием юк, тамак туйган чаклар сирәк. Малайга 4 сыйныфтан ары укырга туры килми, 12-13 яшеннән урман эшенә җиң сызганып тотына. Өлкәннәр кисеп әзерләгән агачларны ат арбасына салып ташый. Үзенә кияргә һәм сатарга кыш буе чабата тукый. Бәләкәй чакта бервакыт землемер булырга хыяллана. Ни өчен? Чөнки авылларына землемер килеп, тирә-яктагы җирләрне, урманнарны үлчәп йөргәнен кызыгып карап тора. 4 сыйныф белемле малай Уфага һөнәр алырга чыгып китә. “Башстройуч” дигән оешмага ташчылар курсына укырга керә. Уфадан Дәүләкәнгә кадәр тимер юл салуда, күперләр төзүдә катнаша.
Үсмернең күңелендә бер үк вакытта җыр-моң да зур урын алып тора. Мондый сәләт аңа әнисеннән кан белән бирелгәндер. Тормыш авырлыкларыннан изелгән тол ана әледән-әле моңланып җырлый торган була. Халык көйләренә чиксез мәхәббәт Мәгафүрнең йөрәгендә сабый чактан ук бөреләнә. Беренче тапкыр үз авыллары сәхнәсенә “Галиябану” спектаклендәге Бәдри роле белән чыга. Концертларда яңгыратып җырлый. Аның тавышы таш ярырлык, диләр авылдашлары. Оста биюен дә яратып, сокланып карыйлар. Шулай да 16 яшенә кадәр ул җыр, бию, сәхнәгә эштән буш вакыттагы шөгыль итеп кенә карый.
Сәнгатькә тәүге адымнар
Җырчының сөйләгәннәреннән: “Уфа урамнарында йөргәндә бервакыт ишек башына “Сәнгать техникумы” дип язылган бина янына барып чыктым. Эченә кердем. Техникумның нәрсә икәнен һәм анда укырга керү өчен җиде сыйныф белем кирәклеген дә беләм. Ә “сәнгать” дигәннәре нәрсә икән? Бу сорауны шундагы кешеләргә биргән идем, алар аңлатып тормадылар, ә кабул итү комиссиясенә җибәрделәр. Анда исә нәрсәгә сәләтле булуымны күрсәтергә куштылар. Бөтен кыюлыгымны тупладым да үзем яраткан ике биюне башкардым. Комиссия бик канәгать калып, мине укырга алды”.
Шулай итеп, Мәгафүр Хисмәтуллин 1931-34 елларда Уфа сәнгать техникумының театр бүлегендә укый. Аны тәмамлагач, академия драма театрына эшкә керә. Ләкин Әмин Зөбәеров, Гыймалетдин Минһаҗев, Галимҗан Карамышев кебек бөек талант ияләре арасында үзен бик бәләкәй хис итә, өстәвенә, яшәр урыны да булмый, авыл җирен ярата төшә, тамашачының ихласы һәм рәхмәтлесе нәкъ анда, дип исәпли. Баймак театры директоры Мәхмүт Хәбибуллин да үзләренә чакырып тора әнә. Яшь актер Урал аръягында менә дигән эшләп китә. Коллективта аның стилендәге артистлар да бик йомшак икән. Димәк, үзеңне танытырга мөмкинлек бар. Яшь белгеч ул мөмкинлекне кулдан ычкындырмый. Тәүге эшен – Афзал Таһировның “Алатау” пьесасындагы көтүче Әхмәт ролен башкарганын картайганчы вак-төягенә кадәр хәтерләде. Даут Юлтыйның “Карагол”ындагы Әпкәләй роле киң танылу китерә. Академия театрында Г. Карамышев аны бик тә җебегән, боламык, җирәнгеч кеше итеп сынландырса, М. Хисмәтуллин башкаруында бөтенләй яңа образ килеп чыга: мәкерле, явыз, усал дошман. Мәскәү тамашачылары һәм белгечләре дә 1935 һәм 1936 елларда бу спектакльне ике коллектив куелышында карап, Әпкәләй образындагы аермага игътибар итәләр, Мәгафүр Хисмәтуллин уйнавындагы вариантны отышлырак дип табалар.
Баймакта яшь актерны яраталар. Ул үзе дә сәхнәдә әйтерсең лә уйнамый, ә башкарган рольләре белән яши. Мәскәүдә театрлар фестивалендә лауреат та була. Ул чакта әле ул җырчы түгел, сәхнәгә чыгып җырлау турында уйламый да. Драма актеры һәм биюче. Баймактан Уфага да кодалыйлар үзен. Академия драма театры директоры, драматург Сәгыйть Мифтахов – үзләренә, Фәйзи Гаскәров бию ансамбленә чакыра. Аның язмышындагы борылышлар әйтерсең лә очраклы хәлләрдән генә тора! 1936 елның җәендә Баймакка Мәскәү дәүләт консерваториясенең башкорт бүлегенә укырга алу өчен яшь талантлар эзләгән комиссия килә. Сәләтләрен күрсәтергә теләүче 17 кеше җыела. Үзе теләмәсә дә, өлкән хезмәттәшләре Мәгафүрне дә этеп-төртеп дигәндәй сәхнәгә чыгаралар. Хәтерендә калмаган – “Урал”нымы, “Сандугач”нымы җырлый. Консерваториядә укыр өчен комиссия Мәгафүрне, Гата Сөләймановны һәм тагын бер актрисаны (анысы имтиханнан үтә алмыйча, Мәскәүдән кире борылып кайта) сайлап ала. Консерваториянең үзендәге имтихан комиссиясе алдында “Урал”ны һәм “Липа вековая” дигән урыс халык җырын башкарган Мәгафүр Хисмәтуллин профессор Е. В. Енохович классында музыка, вокал, опера серләрен тырышып өйрәнә. Сирәк очрый торган һәм классларында бердәнбер генә булган лирик-драматик тенорга белгечләр аеруча сак мөнәсәбәттә булалар. Енохович бу студентны “улым” дип кенә йөртә.
Укуын тәмамлап бетермичә, 1939 елда Уфага кайтырга туры килә аңа. Мәскәүгә китәр елны нибары 21 яшендә Сөембикә Кулибаева белән өйләнешә ул. 1938 елда уллары Марат туа. Уку авыр, мәшәкатьле булса да, гаиләсе янына бик еш кайтып йөри. Гаиләсенең яшәү, тормыш шартларының авыр булуына да көенә һәм кайтырга карар итә.
Сөембикә апа белән алар бик бәхетле, тату, озын гомер кичерделәр. Баймак театрында чакта Мәгафүр Хисмәтуллин сәләтле артист кына түгел, абруйлы җәмәгатьче, активист та була, театр җитәкчелеге аның белән исәпләшә. Шунда егет гаиләләре белән Макар ягыннан күченеп килгән Сөембикә Кулибаева дигән җырчы кызны театрга эшкә алырга тәкъдим итә. Эшкә алалар аны. Яшьләр бер-берсен яратышып, гаилә коралар. Мәгафүр җыр буенча үзенең беренче укытучысы итеп үзенең хәләл җефетен исәпли. Иглин тарафларында гармунга кушылып башкарылган кыска җырлар, такмаклар гына ишетеп үскән егеткә башкорт халкының моңлы озын җырларын Сөембикә апа өйрәтә. Шул исәптән “Азамат” җырын да Мәгафүр ага аңардан язып ала. Бу җырчы артистканың радио аша җырлавын, телевизор аша балаларга мавыктыргыч әкиятләр сөйләвен өлкән буын кешеләре яхшы хәтерли әле. Сөембикә Сәмигулла кызы 1992 елның язында вафат булды, абзый аңардан калып 12 ел ярым яшәде.
Опера театры сәхнәсендә
Мәгафүр Хисмәтуллинның Уфага кайтуына гаиләсе генә түгел, республиканың бөтен мәдәни җәмәгатьчелеге шатлана. Яңа оешкан Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына аны кушкуллап кабул итәләр. 1941 ел була бу. Ул чорда Мәскәүдә үтәргә тиешле Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате ункөнлегенә әзерлек бара. Кызганычка каршы, сугыш башланып китү сәбәпле, бу мөһим бәйрәм чарасы булмый кала.
Гомум алганда, җырчы бу данлыклы коллектив белән дүрт дистә елдан артык бәхетле иҗади тормыш кичерә. Операларда лирик, драматик, трагик, комик алтмыш партия башкара. Алар арасында: А. П. Бородинның “Князь Игорь” операсыннан Ерошка,
Р. Леонкаваллоның “Паяцы” әсәреннән Арлекин, Н. А. Римский-Корсаковның “Патша кәләше”ннән Бомелий, А. А. Эйхенвальдның “Мәргән”еннән су асты патшасы Шүлгән,
Н. И. Пейко белән М. М. Вәлиев язган “Айсылу”дан урта хәлле Фәхри, Н. К. Чемберджиның “Карлыгач”ыннан Юламан һәм башкалар. Режиссер буларак 13 опера спектаклен, шул исәптән Заһир Исмәгыйлевның “Салават Юлаев”ын беренче куелышта сәхнәләштерә. Шул ук композиторның “Кодача” музыкаль комедиясен (Уфада һәм Казанда ике телдә, ике вариантта), “Шәүрә”не, Хөсәен Әхмәтовның “Замандашлар”ын, классикадан Ж. Бизеның “Кармен”, П. И. Чайковскийның “Пики дамасы”н куя. 1963-67 елларда бер үк вакытта опера һәм балет театрының баш режиссеры да булып эшли.
“Салават партиясен башкарырга кушкач, мин башта каушабрак калдым, – дип хәтерләгән иде ул чакларны Мәгафүр ага. – Җырлый беләм, тавыш бар – анысы куркыныч түгел. Салаватны халык баһадир көрәшче итеп белә. Мин гәүдәгә бәләкәй. Өстәвенә, чәбәләнсәң сәхнәдә тагын да бәләкәйрәк күренәсең. Физик яктан да, психологик яктан да бик авыр булган Салават образының төрле характерлы билгеләрен: батырлыгын да, шигъри лирикасын да табарга һәм шуларны үземнең фәлсәфәм аша үткәрергә тырыштым. Мин аны баһадир итеп түгел, кешелекле, кечелекле, гыйлемле, интеллектуаль шәхес итеп гәүдәләндерергә уйладым. Бу операның куелуын һәм Салават партиясен матбугатта триумф дип бәяләп чыктылар. Иң яраткан образларымның берсе булган Салават белән мин унсигез ел аерылмадым, әлеге еллар эчендә театрда әлеге партияне башкаручы башка кеше юк иде. Кыю, ирек сөюче героем рухыма якын иде.
Мин һәрвакыт чын актер үз амплуасы чикләрендә генә бикләнеп калырга тиеш түгел дип исәпләдем. Төрле рольләр күбрәк булган саен яхшырак. Лирик, драматик, трагик рольләргә дә, комик рольләргә дә алындым, эпизодик булганнарына да беркайчан да түбәнсетеп карамадым. Миңа, мәсәлән, Т. Хренниковның “Давылга” операсыннан кара явыз Сиплый да, “Тын Дон”нан Мелехов роле дә бердәй кадерле. Теләсә нинди спектакль истә калырлык балкып торган персонажлардан башка озак яши алмый. Шундый бер генә образ булса да уңышның яртысы тәэмин ителгән дигән сүз.
Заһир Исмәгыйлевның “Кодача”сы турында әйтми китә алмыйм. Аны сәхнәләштерергә рөхсәт сорап күп бусагалар таптарга һәм зур түрәләр белән бәхәсләшергә туры килде. Ниһаять, 1959 елда бу комедияне куйдым. Уңыш көткәннән дә зуррак булып чыкты, спектакль утыз ел сәхнәдән төшмәде. Мин анда беркатлы һәм шул ук вакытта хәйләкәр, үзенә файда алу өчен яшь кодачасына өйләнергә уйлаган Яппар ролен уйнадым. Гәзитләрдә рецензентлар болай дип яздылар: “М. Хисмәтуллин Яппар ролендә кабатланмас колоритлы. Саран, эчкече һәм беркатлы Яппар берничә сәгать элек кенә бу сәхнәгә төпкелдәге бер авылдан килеп кергәндәй тәэсир кала тамашачыда. Либретто авторының һәр үткен, җор сүзен артист менә дигән итеп җиткерә (аның һәр репликасыннан да диярлек көләләр), бик яхшы җырлый һәм бии, биюенең һәр хәрәкәте милли колоритлы. Яппар җитди булмавы һәм шат күңеллелеге белән сөйкемле. М. Хисмәтуллин катнашлыгындагы сәхнәләр, һичшиксез, спектакльдә иң яктылары”.
Опера бик тә нечкә һәм катлаулы өлкә ул. Анда солист либретто авторы, композитор, режиссер, дирижер белән бер тиң дәрәҗәдә автордаш, иҗатташ булырга тиеш. Үзеңә лаек партнерлар булу – зур бәхет. Бу җәһәттән мин Русиянең халык артистлары Александр Сутягин, Бану Вәлиева, Мәгафүрә Сәлигаскәрова, Габдрахман Хәбибуллиннар белән бергә җырлаган чакларымны сагынып һәм аларга рәхмәт тойгылары белән искә алам. Үземә ошамаган җыр яки ария белән сәхнәгә чыкмадым мин. Репертуарым артык зур түгел. Бер үк җырларны камилләштерә-камилләштерә җырларга яраттым. Һәр җырчы композитор һәм шагыйрьнең автордашы да булырга тиеш дип уйлыйм мин. Тавыш чыгару гына җырлау дигән сүз түгел бит әле ул. Образ тудыра алмыйсың икән, бөтенләй җырламавың хәерле. Интеллектуальлек ягыннан син тамашачыларыңнан өстенрәк түгелсең икән, сәхнәгә менүеңнең, микрофон алдына басуыңның фәтвасы юк. Сәләтсезләргә, илке-салкы эшләүчеләргә мин башка шөгыль табарга киңәш бирә идем. Үз өстеңдә армый-талмый эшләгәндә генә һәр чыгышың спектакль кебек кабул ителә. Халык бит ул үз җырларын образлы итеп язган, йөрәгең белән тоймыйча җырламаска кирәк аларны. Кайда гына чыгыш ясасам да – концерт залларындамы, авыл клубларындамы – һәрчак дулкынландым, үземне беренче тапкыр сәхнәгә чыккандагы кебек хис иттем. Сәнгатькә кәсепкә караган кебек карарга күнекмәгәнмен. Ул – минем өчен изге. Һәр спектакльгә әзерләнгәндә өйдә генә көненә 5-6 сәгать җырлый идем. Чөнки үзеңнең җыр мәктәбеңне югалтсаң, аны кабат аякка бастыру бик авыр.
Чит ил һәм урыс классик операларында уйнау җиңелрәк дип исәплим мин, чөнки алар шомарганнар, тиешле калыпка салынганнар. Ә менә милли әсәрләр турында болай әйтеп булмый, безнең халыклар өчен чагыштырмача ят жанр бу. Безнең заманда операларның сыйфаты да түбәнрәк дәрәҗәдә булгандыр инде. Шулай ук артистларның башкару осталыгы да бүгенге югарылыкта түгел иде. Үзем җырлаганда да, режиссер буларак та дикциягә нык игътибар итә идем. Сүзләрен аермачык аңлаешлы итеп җырлый алмаучыларга җан ачуларым чыга минем. “Скрипка гына сүзсез уйный әнә”, – дим андый чакларда. Элек тамашачыларыбызның операны аңлау дәрәҗәсе дә түбән иде. Хәзер опера театрына сәнгатьне тирәнтен аңлаучылар йөрүенә шатланам. Тамашачыны классик музыкага өйрәтү дә безнең бурыч. Югары зәвыклы тамашачы тәрбияләү өчен тиешле дәрәҗәдәге җырчылар кирәк.
Гомеремнең зур, бәхетле өлеше Башкорт дәүләт опера һәм балет театры белән бәйләнгән. Анда еш барам. Хәтта әле ул төбәктән ераграк яшәсәм дә. Барысы да кызыксындыра мине: репертуар да, спектакльләргә тамашачыларның йөрүе дә, укучыларымның ничек эшләве дә. Укучыларым анда аз түгел. Чөнки 1966 елдан бирле сәнгать училищесында, сәнгать институты ачылгач, 1969 елдан алып 80 яшемә кадәр анда укыттым. Радио, телевидение аша үзем башкарудагы җырларны ишетсәм, ихлас шатланам...”
“Сез мине онытмассыз!”
Мәгафүр Хисмәтуллинның 75 яшьлек юбилеенда җырлаганы һәм әйткән сүзләре һаман хәтеремдә әле. Опера театры сәхнәсендәге кичәнең икенче өлешен ул үзе башлап җибәрде: түбәтәй, авылча күлмәк киеп, билен буып, урам көен җырлап сәхнәгә чыкты. “Мондый дәрәҗәле кичәдә урам такмакларын башкаруыма аптырамагыз. Шуларны тыңлап, җырлап үстем бит мин. Яңа Кобау авылындагы беренче “консерватория”дә иң башлап шул җырларны өйрәндем, аларның дәвамын сиксән яшьлек юбилеемда сезнең алдыгызда җырларга язсын, – диде юбиляр. Һәм ахырга таба түбәндәге сүзләрне дә өстәде: – Мин шуның белән дә бәхетле – радиода язмаларым бик күп. Үзем үлгәч тә әле аларны бик озак тыңлый алачаксыз. Сез аларга битараф калмассыз дип уйлыйм, чөнки мин җырларның йөрәккә үтеп керерлекләрен генә сайладым. Гомумән, сез мине онытмассыз!”
Мәшһүр җырчыбызга 1949 елда – “БАССРның халык артисты”, тагын да ике елдан – Мәскәүдә үткәрелгән Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате көннәрендәге казанышларын исәпкә алып – “РСФСРның атказанган артисты”, 1965 елда – “РСФСРның халык артисты” дигән югары исемнәр, ә 1969 елда Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелә. Хезмәт Кызыл Байрагы һәм “Почет Билгесе” орденнары белән бүләкләнә. Музыкаль энциклопедиядә аның исеме илебезнең иң күренекле тенорлары арасында Иван Ершов, Леонид Собинов, Иван Козловский, Сергей Лемешевлар белән янәшә тора.
Мәгафүр Хисмәтуллин гомеренең соңгы елларында улы Марат (җырчы һәм педагог), килене Фатыйма (музыка укытучысы) тәрбиясендә гомер кичереп, 90 яшь туларга 2 ай калганда бакыйлыкка күчте. Үзе фараз иткәнчә, җыр-моңнары, кабатланмас тавышы миллионнарча башкорт һәм татарларның күңелендә яши.
Фәрит Фаткуллин,
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Фотолар авторның шәхси архивыннан.