+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
23 июль 2025, 01:43

"Без кайтмабыз инде әйләнеп..."

Сандугачларыбыз инде җәннәт бакчаларында сайрасын иде.

"Без кайтмабыз инде әйләнеп...""Без кайтмабыз инде әйләнеп..."
"Без кайтмабыз инде әйләнеп..."

Элмира Сөләйманованың социаль челтәрдәге сәхифәсендә халык күңелендә яшәүче мәрхүмә җырчылырыбыз исеменнән шигырь куелган. Алсу Хәсәншинадан диелгән.

"Фани дөньяларда кунак кынабыз! "- дип,
Белмичә бит җырлар язмыйбыз!
Мәңгелеккә килмәгәнбез яшәр өчен,
Беребез дә кала алмыйбыз!

Меңнәр арасыннан Раббым сайлап кына
Тик яхшысын ала үзенә!
Кирәктер шул аңа изге җаннар гына
Адәм баласы бит, кайта өенә!

Җырчы китә, истәлеккә җырын куеп
"Тыңласыннар! "- диеп, моңланып!
"Җырым булсын, сезгә зур бүләгем
Үзем кайтмасам да әйләнеп!"

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас