+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
12 август 2025, 04:42

Җирдә тирән эз калдырган галим ул!

Академик Үзбәк Госмановның тууына 90 ел

Җирдә тирән эз калдырган галим ул!Җирдә тирән эз калдырган галим ул!
Җирдә тирән эз калдырган галим ул!


Русия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы Үзбәк Госмановка, исән булса, 13 августта 90 яшь тулган булыр иде. Кызганычка каршы, мәрхәмәтсез үлем аны дүрт ел элек арабыздан алып китте. Күренекле галим үзенең исемен илебездә генә түгел, бөтен дөньяда зур хезмәтләре, фәнни эшчәнлеге белән мәңгеләштерде.

Үзбәк Госман улы СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында икътисади тикшеренүләр бүлеге секторы мөдире, БДАУда кафедра мөдире булып эшләде. 1998 елдан башлап, гомеренең соңгы көннәренә кадәр Русия Авыл хуҗалыгы академиясенең Башкортстан фәнни үзәге рәисе йөген тартты. Ул – Башкортстан Фәннәр академиясен оештыручыларның берсе. Республикадан Русия Авыл хуҗалыгы академиясенең мөхбир әгъзасы булган бердәнбер галим иде.

Үзбәк Госманов 1935 елның 13 авгус­тында Дүртөйле районының Тайморза авылында дөньяга килә. Авылда җиде­еллык мәктәпне тәмамлагач, Дүртөйледәге 1нче урта мәктәпкә укырга керә.

“Җиде баланың бишенчесе булып дөньяга килгәнмен. Безне бәләкәйдән үк әти-әни, тәгаен максат куеп, белемгә омтылырга, тормышта үз урыныңны табу өчен укырга һәм һөнәр сайлый белергә кирәк, дип өйрәтте. Хәтта, безнең өйдә бөек урыс һәм татар язучыларының портретлары, фәһемле фикерләре язылган плакат эленеп торуы хәтердә... Дүртөй­ленең данлыклы беренче урта мәктәбендә белем алу бәхете тиде миңа. Яшьлек дәрте белән Уфага югары уку йортына керү максаты белән киттем. Нефть институтына керә алмадым. Икенче елны Свердловскига юл тоттым. Анда заводта эшләп, әзерлек курсларында укыдым. Әмма туган якка кайту, үз республикамда белем алу теләге көчлерәк иде”, – дигән юллар бар бөек галимнең истәлекләрендә.

Һәм ул, кайтып, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының зоотехния бүлегенә документларын тапшыра. Ә 1962 елда аспирантурага укырга керә.
Дипломлы яшь белгечне язмыш янә туган ягына – Дүртөйле районына алып кайта. Колхозда эшләгән елларда Үзбәк Госманов шәхси ихата мөмкинлекләрен, аларның проблемаларын өйрәнүгә дә гаять зур көч сала. Әйтергә кирәк, 1960 елларда әле колхозларда акчалата түгел, хезмәткә натуралата түләү өстенлек алган иде. Дөресрәге, колхоз уставына ярашлы, һәр хуҗалык түләү тәртибен үзенчә хәл итте. Үзбәк Госманов исә шул вакытта ук акчалата һәм натуралата (ашлык, яшелчә, ит-сөт, бал һ.б.) түләүне яраштыру ягында тора.

Шәхси хуҗалыкта мал асрау проблемалары буенча хезмәтләре белән СССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары Зыя Нуриев шәхсән кызыксына. Шушы өлкәдә эшләүче Башкортстан галимнәрен Мәскәүгә чакырып, аларның фикер­ләрен тыңлый. Зыя Нури улы тәкъдиме белән Башкортстан авыл хуҗалыгы галимнә­ренең тәҗрибәсе Политбюро утырышында каралып, аны тоташ ил күләмендә кулланырга кирәк дигән карар чыгарыла.

Үзбәк Госман улы үзенең хезмәт­ләрендә “ил күләмендә авыл хуҗалыгы эшчәннәре хезмәтенә тиешле түләү булмаганлыктан, игенчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерү күләме һәм сыйфаты канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә була алмый”, дигән принципны яклады һәм үзенең хаклы булуын дәлилләде. Ил эчендәге казанышларга бикләнеп ятмаска һәм аграр бизнес үсешкән дәүләтләрдәге тәҗрибәләрне өйрәнергә, алдынгы карашлы галимнәрнең тәкъдимнә­рен кулланырга чакырды.
Ихтимал, Үзбәк Госман улының ил, дөнья күләмендә билгеле галимнәр белән аралашып яшәве дә аның шәхес булып формалашуына, кыю фикерле, алдынгы карашлы гыйлем иясе булуына этәргеч биргәндер. Атаклы икътисадчы, профессор Мәхмүт Такум­бәтовның укучысы буларак та горурлана иде Үзбәк Госманов. СССР Фәннәр академиясе академиклары Сергей Капица, Леонид Абалкин, Руслан Гринберг, Иван Ушачев, Марат Юнысов, Роберт Нигъмә­туллин, Дмитрий Сорокин кебек ил, дөнья икътисады үсешенә зур өлеш керткән галимнәр белән аралашып яшәде.

...Үзбәк Госман улы белән соңгы очрашуыбыз үләренә бер ел кала – 2015 елның августында, туган авылы Тайморзада булган иде. “Бер­аз вакытым бар, авылдамын, яңа аерткан бал белән чәй эчеп сөйләшеп утырырбыз”, – дип чакырган иде ул. Караңгы төшкәнче бөек шәхес белән аның чәчәкләргә күмелгән бакчасында чәй табыны артында ихлас сөйләшеп утыруыбыз кадерле истәлек булып саклана. Исеме дөньяга билгеле галимнең әтисе нигезендә мәһабәт йорт салып, үз урыннарын саклавына тайморзалыларның да горурлануын тойган идем мин ул очрашуда.

“Менә, безне бер ояга җыйган татлы учак бу йорт. Тайморза яшәеш тамырларына көч бирә. Биредә балалар, оныклар белән очрашып ял итәбез. Ә бакча – үзе оҗмах бишеге. Салкын тимәгән булса, юкәләребез йөз төптән арта иде. Яшьрәк чакта балалар белән теннис, волейбол уйный идем. Хәзер шахмат буенча гаилә чемпионымын”, – дип сөйләгәне хәтердә калган.
Бүген дә бөек галим йортында җанлылык сүрелми. Балалары, оныклары елның кайсы фасылында да төп йортка алып кайтучы сукмакка кар-тузан төшерми. Биредә бөек шәхеснең йортта калган нуры, җылысы саклана.

Олег Төхвәтуллин.

Әти безгә горурлык та, үрнәк тә!

Җирдә тирән эз калдырган галим ул!

Бала чакта әти-әниемнең бик күп эшләве һәм вакыт табып, күңелле ял да итә белүе хәтердә уелып калган. Шуңа күрә дә әтинең эш сөючән, остаз, тәрбияче һәм, әлбәттә, зур галим буларак шәхесенә аерым тукталасым килә.

Аның өчен фән юлын сайлау очраклы булмаган. Ачлы-туклы яшәгән сугыш чоры, картәтинең сугыштан кайткан вакытлары. Кызганычка каршы, туган авылында яшәүчеләрнең яртысы ачлык-ялангачлыктан үлгән, бик күпләр фронттан әйләнеп кайтмаган иде. Картәтием белән нәнәй – гади крестьяннар булган. Алар шул авыр елларда күпбалалы гаиләне аякка бас­тырган. Әти бала чагында ук үз сәләтен күрсәтә: үзаллы баянда һәм аккордеонда уйнарга өйрәнә.

Аның хезмәт биографиясе Дүртөйле районының Ленин исемендәге колхозында башлана. Биредә эшләве турындагы истәлекләрендә әтиебез авыл халкының тынгысыз хезмәте һәм тормышының катлаулы булуы турында яза. СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында зур галим, профессор Мәхмүт Такумбәтов канаты астында эшләүне әти үз тормышындагы иң мөһим мәктәп дип санады. Әлбәттә, фән юлыннан китмичә, аның партия органнарында, шәһәрдә, авылда һәм иҗтимагый оешмаларда эшләү мөмкинлеге дә зур була. Ләкин нәкъ менә фән аны үзенең тирәнлеге, фикер киңлеге, интеллектуаль һәм бәйсез карьера үсеше мөмкинлеге белән җәлеп итә. Илленче-алтмышынчы еллар фәне, мөгаен, республика икътисадының һәм иҗтимагый тормышының реаль секторлары белән нык бәйләнгән тулы бер тармак булгандыр. Галим фикере хакимиятнең барлык өлкәләрендә дә хөрмәт ителгән чор була ул. Моны төрле елларда партия өлкә комитетының беренче секретарьлары булып эшләгән Зыя Нуриев һәм Мидхәт Шакиров истәлекләрендә дә укырга мөмкин.

Әйтергә кирәк, әти Дүртөйле районыннан Уфа шәһәренә күченеп килгәч тә туган ягы белән бәйләнешне саклап калырга тырышты. Район җитәкчелеге белән элемтәләр өзелмәде, бигрәк тә райком­ның беренче секретаре Рәзил Мусин белән якын мөнәсәбәтләрен билгеләп үтәргә кирәк. Моннан тыш, әти күрше районнарның барлык җитәкчеләре белән дә бик дус иде. Шуны да аерым билгеләп үтәргә кирәк: академик Госманов үз йортын Уфа янында түгел, ә нәкъ менә Уфадан 120 чакрым ераклыкта, ягъни, туган авылы Тайморзада салган. Ул үз йортын шәһәр читендәге затлы дача итеп түгел, ә туган авылында башкаларныкыннан аерылмаган авыл өе итеп сала. Дүртөйле шәһәренең 1нче мәктәбен тәмамлый. Соңыннан күп еллар буена мәктәпнең иң яхшы укучыларына үзенең шәхси премияләрен өләште. Ләкин ул моның белән генә чикләнмәде, туган авылы Тайморзада да озак еллар шундый ук премияләр түләнде, бүләкләр бирелде, урындагы талантларга һәм урта мәктәп отличникларына төрле яклап ярдәм күрсәтелде. Аның бу сыйфатлары туган ягы белән элемтәләрен өзмәве, эшлекле дуслык мөнәсәбәтләрен саклавы, элем­тәләрне ныгытуы һәм райондашларына һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуы турында сөйли. Академик Госманов югары белем алырга һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткән күп кенә яшьләрнең исемнәре бүген дә авыл кешеләренең хәтерендә. Хәтеремдә, аңа берничә тапкыр республиканың төрле югары уку йортларында яисә читтән торып укырга теләгән яшьләрнең исемлекләрен китергәннәр иде. Заманнар катлаулы булса да, әти аларга ярдәм итү мөмкинлеген тапты. Әйтергә кирәк, мондый ярдәм күпләргә һөнәр сайларга гына түгел, ә төрле өлкәдә үзләрен күрсәтергә дә юл ачты. Бу академик Госманов өчен күбрәк тормыш нормасы булгандыр, дип уйлыйм.

Шуны аерым билгеләп үтәсе килә, беренче чиратта, ул безнең яраткан әтиебез иде. Әниебез белән бергә менә дигән ике ул үстерде, бик яхшы белем бирде. Өлкән улы Искәндәр АКШта Канзас университетында белем алып, соңыннан легендар академик Л. И. Абалкин җитәк­челегендә икътисад теориясе буенча кандидатлык һәм докторлык диссертация­ләрен яклады. Аннары озак еллар Русия Федерациясе Үзәк банкында эшләде һәм берничә югары уку йортында укытты. Кече улы, ягъни, мин ГФРда белем алдым һәм соңыннан шундый ук кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен якладым. Әлеге вакытта Башкорт дәүләт аграр университетында профессор булып эшлим.

Әтиебезнең үзенең оныкларына аерым мәхәббәте бар иде. Бәхетле картәти иде ул, минемчә. Оныкларын тәрбияләүдә актив катнашты, ә алар дүртәү: Морат, Нурали, Мәликә һәм Галия. Картәтиләре кебек үк, барлык оныклары да музыка мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлады.

Әтинең тагын бер матур үзенчәлегенә тукталасым килә. Ул бик оста итеп баянда һәм фортепианода уйный, әниебез исә гаҗәеп матур итеп милли җырлар башкара иде.
Академик Госмановның тәрбия мәсьәләсенә аерым тукталасы килә. Гаиләдә һәрвакыт хезмәт тәрбиясенә өстенлек бирелде. Балалар һәм оныклар даими рәвештә бакчада эшләп үсте. Барысы да теге яки бу дәрәҗәдә умартачылык белән шөгыльләнә. Алар хәзер умартачылыктан һәм бакча продукциясеннән шактый яхшы файда алырга да өйрәнде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый алымнар академик Госмановка югары белемле кадрлар әзерләү практикасында да хас булган. Үзбәк Госман улының барлык аспирантлары һәм докторантлары да үзләренең фәнни темалары өстендә актив эшләргә өйрәнде һәм диссерта­цияләрен вакытында яклады. Бу – Госманов мәктәбе үрнәге. Аның фәнни җитәкче буларак аерым таләпчәнлеге шунда иде: булачак галимнәр дә, белгечләр дә фәнни җитәкче алдында даими хисап тоткан. Бер яктан, бу бик кырыс һәм таләпчән караш кебек тоела, әмма, икенче яктан, академик Госманов үзенең таләпчәнлеге белән югары нәтиҗәләргә ирешә. Фәндә ясалма интеллект хөкем сөргән хәзерге шартларда академик Госманов чоры фәне гаять авыр күренә. Бүген без программа һәм компьютер технологияләрен, интернетны, төрле мәгълүматлар базасын, ясалма интеллектны һәм фәнни тикшеренүләр өчен киң мөмкинлекләрне актив куллана алабыз. Әмма, шул ук вакытта, ХХ гасыр галимнәре мөмкинлекләр чикләнгән шартларда зур нәтиҗәләргә ирешә алган. Элек тормыш сыйфатын яхшырту, җитештерү­нең нәтиҗәлелеген күтәрү, минималь кертемнәр белән нәтиҗәләргә ирешү теләге киеренкерәк эшләүгә этәргеч бирә иде. Ә бүген барлык максатлар да күбрәк табыш алуга юнәлтелгән, өстәвенә, еш кына теләсә нинди чаралар һәм төрле этик һәм әхлакый нормаларны корбан итү хисабына. Шуңа күрә, ХХ гасырда тәрбияләнгән галимнәрнең бүгенге шартларда үз идеясен тулысынча тормышка ашыра алуын күз алдына китерүе кыен, аларга вакчыллык һәм рухи ярлылык комачаулар иде.

Галимгә бәя биргәндә, аның шәхси казанышларын барлау гына аз, диләр. Аның хезмәтләре һәм шәкертләре буенча фикер йөртү дә мөһим. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: академик Госманов 40тан артык фән кандидаты һәм докторы әзерләгән. Аның мөһим хезмәтләре арасында ил күләмендә таратылган “Башкортстан Рес­публикасының агросәнәгать җитеште­рүен алып бару системасы”н билгеләп үтәргә кирәк.

Әтием белән бик якын булганыма басым ясыйсы килә. Аны мин зур горурлык белән хәстәрлекле әти генә түгел, үземнең фәнни җитәкчем дип тә әйтә алам. Олы абруйга фәндә генә түгел, теләсә кайсы өлкәдә дә намуслы хезмәт, гаять зур тырышлык һәм түземлек белән ирешелә. Беләм, әтинең тормышында эшчәнлек төрен алыштырырга кызыктыручы шартлар да булды, башка юнәлештәге зур вазыйфалар да тәкъдим ителде. Әмма әтиебез гомеренең соңгы көннәренә кадәр үз фәненә тугры калды. Бәлки, беренче карашка болай эшләү дөрес тә түгелдер кебек. Әмма еллар узу белән шуны аңлыйсың – әгәр фәннән китәсең икән, аңа кабат кайту бик катлаулы, мөмкин түгел диярлек. Бу хакта бөек галим Ландау әйткән.

Рәсүл ГОСМАНОВ,
Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы.

***

Риф ЙОСЫПОВ,
Дүртөйле районы хакимияте башлыгы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы:

– Дүртөйле җире бик күп гаҗәеп кешеләр үстерде. Алар белән район хаклы рәвештә горурлана. Русия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Башкортстан Фәннәр академиясенең беренче академигы, Русиянең һәм Баш­кортстанның атказанган фән эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, профессор Үзбәк Госманов – шуларның берсе.
Үзбәк Госман улы кече Ватаны белән үзе дә горурлана иде. Зур галим буларак, ул районыбызның икътисади казанышларына лаеклы өлеш кертте. Ул һәрвакыт туган районына аграрийларны нәтиҗәле эшләргә өйрәтергә, игенчелек культурасын күтәрергә, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча эшлекле киңәшләре белән кайта иде. Нигездә аның ярдәме белән Дүртөйле югары мәдәниятле игенчелек районы дигән исемгә ия булды. Ул, шулай ук, район өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләренә зур игътибар бирде. Әлеге вакытта ул тәрбияләгән белгечләр төрле җаваплы вазыйфаларда хезмәт сала.
Академик Госмановны туган авылы Тайморзада да бик җылы искә алалар. Кайтканда ул авылдашлары белән аралашырга, авыл яңалыклары белән танышырга, ярдәм итәргә һәм барлык эшләрдә катнашырга әмәлен таба иде.
Үзбәк Госман улы һәрвакыт үзенең укучылары белән горурланды. Бүген дә академик Госманов мәктәбе яши. Аның материаллары һәм фәнни хезмәтләре район музеенда лаеклы урын алып тора. Дүртөйлелеләр Ватаныбызның лаеклы улын һәрвакыт җылылык белән искә ала.

Роберт НИГЪМӘТУЛЛИН,
Русия Фәннәр академиясе академигы:

– Үзбәк Госманов – агросәнәгать җитештерүе икътисадының фундаменталь һәм гамәли проблемалары өлкәсендә күренекле галим, фәнне оештыручы. Ул “ахыргы нәтиҗәләр” икътисади категориясенең асылын ачты, планлы һәм базар икътисадына карата авыл хуҗалыгында ахыргы нәтиҗәләр күрсәткечләре юнәлешләрен билгеләде. Хуҗалык итүнең икътисади механизмының нәтиҗәле алымнарын эшләүгә өлеш кертте. Кооператив һәм күмәк хуҗалык итү алымнарының тормышчанлыгын, аларның берлектә көндәшлек шартларында да эшли алуын фәнни нигезләде. Билгеле галимнең җир ресурсларыннан файдалану, хезмәтне мотивацияләү, керемнәр формалаштыру буенча тәкъдимнәре зур игътибарга лаек. Аның җир, милек, фермерлык, икътисадны тотрыклыландыру, авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү структурасының нәтиҗәлелеген бәяләү, квоталар күләмен билгеләүнең методик алымнары, авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү структурасының нәтиҗәлелеген бәяләү турындагы законнар һәм башка документлар эшләүдә актив катнашуын да ассызыкларга кирәк. Әйтергә кирәк, галимнең авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать җитештерүен алып бару системасы буенча хезмәтләре нәтиҗәләре, зона табигать-климат шартларын һәм Башкортстан икътисадының күптөрлелеген исәпкә алып әзерләнгән фәнни хезмәте 1968-2020 елларда агросәнәгать комплексын алып бару системасына кертелде.
Ул – 350дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 50дән артык китап һәм брошюра авторы. Үзбәк Госманов Русия Авыл хуҗалыгы академиясенең Башкортстан фәнни үзәге рәисе (1998 ел), төрле елларда Башкортстан Фәннәр академиясенең Биология, Медицина һәм Авыл хуҗалыгы фәннәре бүлекләренең академик-сәркатибе вазыйфасын зур җаваплылык белән башкарды.
Ул – М. И. Такумбәтов исемендәге премия лауреаты (2006), Русия Федерациясенең һәм БАССРның атказанган фән эшлеклесе, Дуслык һәм Салават Юлаев орденнары белән бүләкләнгән. Күп еллар Үзбәк Госман улы белән эшләгәндә, ул – заманыбызның бөек икътисадчысы, илебез икътисады буенча иң яхшы белгечләрнең берсе дигән фикергә килдем. Үзбәк Госманов белән мине һәрвакыт җылы, дустанә мөнәсәбәтләр бәйләде, һәм мин аның белән озак еллар эшләвем белән горурланам.

Александр СЕМИН,
Русия Фәннәр академиясе академигы, Русия Ирекле икътисади җәмгыятенең Урал бүлеге вице-президенты:

– Үзбәк Госманов гомерен югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә, фәнне оештыруга һәм АПК тармакларының нәтиҗәлелеген тикшерү алымнарын кертүгә багышлады.
Аның галим буларак формалашуы сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Булачак галимнең фәнни эзләнүләре Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының зоотехния факультеты студенты чагында ук башлана. Институтны тәмамлагач, Дүртөйле районындагы хуҗалыкта эшләп, аспирантурага укырга керә. Профессор М. И. Такумбәтов җитәкчелегендә икътисад фәнен өйрәнә. Тикшеренү нәтиҗәләрен кандидатлык диссертациясе рәвешендә гомумиләштерә. Үзбәк Госманов фәнни эшнең барлык баскычларын үтте. Җитәкче һәм педагогик эш белән бер үк вакытта ул актив рәвештә иҗтимагый тормыш алып барды. Үзбәк Госманов – Башкортстан Республикасының беренче академиклары сафыннан, академияне оештыручы. Биредә аның авыл хуҗалыгы фәнен һәм югары белем бирүне үстерү эшчәнлегендә оештыру сәләте аеруча ачык күренде.
Академик-секретарь булып эшләү чорында галим хакимият органнары, эшкуарлык җәмәгатьчелеге һәм фәнни фондлар белән тыгыз хезмәттәшлекне җайга сала алды. Үзбәк Госманов энциклопедик белемгә ия булуы, фикерләүнең киң масштаблылыгы, даими иҗади эше һәм максатчанлыгы нәтиҗәсендә комплекслы фәнни проблемаларны уңышлы чишү сәләтенә ия иде. Шунысы да игътибарга лаек: академик Госманов фәнни проблемалар белән генә шөгыльләнмәде, җитештерүгә дә зур өлеш кертте. Ул район хуҗалыклары, белгечләре, җитәкчеләре белән даими аралашты, семинар-конференцияләрдә теләп катнашты, телевидение һәм радио эфирында белгечләргә кыйммәтле киңәшләр бирде, вакытлы матбугатта чыгыш ясады.
Үткәнне белмичә, хәзергесен төзеп һәм киләчәкне алдан күреп булмауның мөһимлеген аңлап, ул республикада аграр җитештерүнең икътисади мәсьәләләре өстендә даими эшләде. Академик Госманов күпкырлы шәхес иде, шуңа күрә дә аның белән аралашу бик кызыклы булды. Аны фән генә түгел, сәнгать, тарих та кызыксындырды, җырларны яхшы башкара, шигырь язу сәләте дә бар иде. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, аның дуслары арасында танылган галимнәр, язучылар һәм рәссамнар күп булды. Болар һәммәсе дә Үзбәк Госман улының күпкырлы шәхес булуын дәлилли.

Рамил НУРИӘХМӘТОВ,
Башкортстан авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары, икътисад фәннәре кандидаты:

– Әгәр Үзбәк Госмановның хезмәт биографиясен галим буларак карасак, аны фәннең иң зур оештыручысы, киң белемле, югары һөнәри дәрәҗәле һәм гражданлык бурычы хисе булган, аграр тармак икътисадының әйдәп баручы белгече дип санарга кирәк. Башкортстан Фәннәр академиясе бүлеген җитәкләгәндә, ул җитештерүнең тизләтелгән үсешенә һәм кадрлар әзерләүгә юнәлтелгән мөһим проблемаларны хәл итү өчен галимнәр коллективларына акча белән ярдәм итте. Шул рәвешле нәшер ителә торган фәнни хезмәтләрнең икътисадта мөмкин кадәр тизрәк гамәли кулланышка керүе өчен зур көч салды.
Үзбәк Госмановның бай фәнни мирасы үз заманыннан алда бара. Моны, аерым алганда, аның агросәнәгать җитештерүен алып бару системасы кебек фәнни тикшеренү эшләренең юнәлеше ачык дәлилли. Биредә ул фәнни җитәкче һәм теорияне гамәлгә кертүче автор ролен дә үтәде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда академик Госманов җитәкчелегендә әзерләнгән фәнни система Бөтенрусия күләмендәге вакыйгага әверелде.
Әлбәттә, аның илнең әйдәүче фәнни үзәкләрендәге конференцияләрдәге чыгышлары һәрвакыт зур вакыйгага әверелде. Академик Госманов ярдәме белән күп еллар дәвамында федераль үзәкләр, зур югары уку йортлары, галимнәр белән иҗади багланышлар сакланып килде. Алар белән хезмәттәшлек итү фәнни эшләрне оештыруда, кадрлар әзерләүдә, диссертация советлары эшендә, фәнни эшләнмәләрне производствога кертүдә гаять зур консультатив ярдәм алу мөмкинлеге бирде.

Василий ЗАКШЕВСКИЙ,
Русия Фәннәр академиясе академигы, Русиянең Икътисад һәм агросәнәгать комплексы оешмалары фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе, икътисад фәннәре докторы, профессор:

– Башкортстанда бик еш оештырылган аграр юнәлештәге фәнни-гамәли конференцияләр бөтен илдән иң эре белгечләрне җыя иде. Сүз дә юк, монда Үзбәк Госмановның өлеше зур булды.
Үзбәк Госмановның фәнни мирасы зур популярлык казанды. Алар агросәнәгать җитештерүе икътисадында елдан-ел күбрәк игътибар һәм кызыксыну уята. Ә галимнең фәнни эшчәнлеге турында сүз алып барганда, аның укучылары – аспирантлар, докторантлар турында әйтергә кирәк. Хәзер алар илнең иң эре галимнәре булып танылды һәм икътисадны үстерү мәнфәгатьләрендә фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлекләрен уңышлы дәвам итә. Үзбәк Госман улы, танылган галим булудан тыш, югары мәдәниятле кеше, җәмәгать эшчәнлеген актив алып баручы, умартачылык һәм бакчачылык белән шөгыльләнүче, яратучы әти һәм ир, акыллы һәм тугры иптәш буларак истә калган.

Нәби АВАРСКИЙ,
Русия Федерациясенең Икътисад һәм агросәнәгать комплексы оешмалары фәнни-тикшеренү институты галим-сәркатибе, Русия Фәннәр академиясе академигы, икътисад фәннәре докторы, профессор:

– Үзбәк Госман улы галим, педагог, җәмәгать эшлеклесе, талантлы, гади һәм якын кеше буларак, Русиянең аграр галимнәре, авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать предприя­тиеләре, республика һәм ил җитәкчеләре арасында киң танылган шәхес иде. Республика галимнәре арасында Үзбәк Госман улыннан да популяррак, танылганрак һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә зур өлеш керткән кешене белмим. Икътисад профиле буенча гына түгел, башка тармакларда да фәндә һәм җитештерүдә тирән эз калдырган галимнәр күп түгел.
Беренче тапкыр мин аның белән Бөтенрусия конференциясендә очраштым. Әлеге форумда ул эшлекле доклад белән чыгыш ясады. Минем язмышымда Үзбәк Госмановның роле зур булды. Галим миңа диссертация әзерләүдә һәм яклауда ярдәм күрсәтте. Аның авыл хуҗалыгы фәненең роле, икътисади нәтиҗәлелекнең әһәмияте турында сөйләгән чыгышын әле булса яхшы хәтерлим. Үзбәк Госманов, гомумән, безнең өчен бар яклап та үрнәк булды.
Академик Госманов югары эрудициясе, интеллекты белән аерылып торды, аның белән аралашу һәм эшләү һәрвакыт кызыклы иде. Ул Фәннәр академиясе системасында гына түгел, тулаем ил буенча да барлык фәнни хезмәткәрләрне яхшы белүе белән аерылып тора иде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас