Аның язмышы турында кино төшерәчәкләр. "100 000 ударов" дип аталган фильм Гималайда Манаслу биеклегенә күтәрелү турында булачак. Тауның биеклеге 8163 метр һәм Рөстәм анда кулларында күтәрелгән тәүге кеше булды.
Моның өчен аңа альпинист киркасы белән 100 000 тапкыр сугарга кирәк булган. Бу экспедициядә Рөстәмне гид Иоанн һәм альпинист Даша озатып барган. Гималайны буйсындыру турында фильмның режиссеры - Дмитрий Хонин.
Фильмны төшерүчеләр Рөстәмнең уникаль харизмасын һәм энергиясен тапшыра алучы актерны озак эзләгән, нәтиҗәдә Рөстәм үзен-үзе уйнаячак дигән карарга килгән. Аның өчен бу актерлык дебюты булачак. Аның экрандагы партнеры сыйфатында киң билгеле актер Иван Янковский төшүе ихтимал. Беренче канал төшерү төркеменә ярдәм итәргә әзерлеген белдергән.
Рөстәм сүзләренчә, актер булу - аның иң зур максатларының берсе. Хәзер ул партнерлары белән проектның «Кино фонды»ннан финанслау алуын көтә.
"Карар ике атнадан билгеле булачак. Без фильмны кайчан төшерә башлавыбызны беләчәкбез", - ди Рөстәм Нәбиев, елмаеп.
Уңышлар юлдаш булсын!