

Әсхәр Кәшфулла улы Кәшфуллин 1930 елның 17 августында Кушнаренко районының Чыршы-Тартыш авылында туа. Ул вакыттагы барлык балалар кебек үк, мәктәптә укый, әти-әниләренә ярдәм итә. Энесе Әфган аның өчен һәрвакыт таяныч, дус була. Алар бергә үзләренең киләчәкләре турында уйлана, аны бик якты итеп күз алдына китерә.
Гаилә башлыгы Кәшфулла Насыйбулла улы һәм әниләре Хөллия Мөхәммәтшакир кызы улларын кешелекле, ярдәмчел, җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп тәрбияләргә тырышалар. Алар өчен туган якка, беренче адымнарын ясаган җиргә мәхәббәт тәрбияләү дә мөһим була. Әсхәр белән Әфган һәркайда һәм һәркайчан әти-әниләренең киңәшен тоталар. Ләкин 1941 елның 22 июнендә башланган сугыш Әсхәрнең барлык хыялларын һәм планнарын җимерә. Әтиләре фронтка китә, тиздән гаилә “похоронка” ала. Хөллия апа балалары белән ялгыз кала.
Әсхәр Кәшфуллин башта һөнәри училищеда белгечлек ала, ә 1962 елда электротехника техникумын тәмамлый. Заводта гади слесарьдан инженерга кадәр юл үтә.
“Безгә укырга да вакыт җитмәде, әнигә утын, печән хәзерләргә, гомумән, хуҗалыкны алып барырга булышырга тырыштык, – дип искә ала иде яшьлеген шагыйрь. – Җәй көне өлкәннәр белән бергә кырда эшләдек. Мин әле һаман да балачагымны күңелемнән сызланып искә алам. Еллар узу белән дә әти-әнинең иртә китүенә, бердәнбер туганым Әфганны шулкадәр иртә югалтуыма әрнешләрем басылмый. Алар турындагы истәлекләр һәрвакыт минем белән...”
Әсхәр абыйның беренче шигыре “Ленинец” гәзитендә басылып чыга. Алга таба иҗатына бертуган энесе Әфганның фаҗигале үлеме йогынты ясый.
1993 елда Әсхәр ага Кәшфуллинны шул чорда бөтен республикага гөрләгән “Шәрык” радиосына чакыралар. Аның ягымлы, йомшак, моңлы тавышын радио тыңлаучылар бик тиз үз итә. Бу еллар аның иҗат офыкларын киңәйтә. Ул кешеләр белән кызыклы әңгәмәләр оештыра, туры эфирлар алып бара. Аның әңгәмәдәшләре республиканың танылган артистлары, шагыйрьләре, җырчылары, композиторлары була.
Шуның белән бергә ул актив иҗат тормышы алып бара, аның шигырьләренә җырлар языла, бер-бер артлы китаплары басыла. Автор үзенең әсәрләрендә игелек, намус, әхлакый нигезләр турында яза.
Популяр җырчылар Айдар Галимов, Радик Динәхмәтов, Резеда Әминева, Салават Фәтхетдинов аның шигырьләренә композиторлар Рим Хәсәнов, Нур Даутов, Илдар Шәрипов язган җырларны башкара.
Әсхәр абый бик күркәм гаилә кора, аның хәләле Вәзинә апа гаҗәеп кешелекле, нурлы йөзле, ире өчен җаны фида кеше иде. Уллары Илдарның вакытсыз үлемен алар бергә күтәрә, ул еллар бәкәлләренә сукса да, бу мәхәббәтле парны бөгә алмый. Алар кызлары Гөлназ, оныклары өчен яши. Ә Әсхәр абый ялкынланып иҗат итә, ул елларда ул күбрәк дин темасын яктырта.
Яман чиргә юлыккач, Вәзинә апа ирен баладай өлфәтләп карады. Әмма аның үлемен кичерә алмады, берничә көннән үзе дә аның артыннан мәңгелеккә юлланды.
“Күк йөзендә бар ниндидер,
Без белмәгән могҗиза”, – дип язган иде Әсхәр ага. Бүген алар шул могҗизалы күктән безгә күңел нурларын юллый. Ә шагыйрьнең иҗат җимешләре җырлар булып яңгырый, ул үзе дә җырларында яшәвен дәвам итә...
Резида ВӘЛИТОВА.