+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
20 август 2025, 02:08

Тәгәрәп лә китте йомгагың...

Бик күпләрнең яраткан җырчысы, зәвыклы, гаҗәеп тавышлы Резидә Шәрәфиеваның арабыздан киткәненә 1 ай.

Тәгәрәп лә китте йомгагың...Тәгәрәп лә китте йомгагың...
Тәгәрәп лә китте йомгагың...

Аның социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Тәгәрәп лә китте йомгагым» җырын башкарган видеосын урнаштырганнар. Үзәкләрне өзгәннәр...

«Тәгәрәп лә китте шул йомгагың… Бүген синең юклыгыңа 1 ай. 1 ай синсез… Би-ик сагынабыз сине. Резидә Дамир кызын догадан калдырмыйк», – дип яза бер тамашачы.

«Амин, еламыйча тыңлап булмый… Сагынабыз»;

«Искиткеч. Зиннәтле дә, зәвыклы да Резидә»;

«И Аллам. Бу дөньяда кеше бар һәм юк. Кызганыч, бик яшь бит әле. Кызы да бик кызганыч. Әнисенә нинди хәсрәт, бер-бер артлы ике балаңны җирләп куй әле. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын»;

«Без әлеге талант алдында баш иябез. Күңелебез аны югалтудан өзгәләнеп елый. Урыннарыгыз оҗмахта булсын, якыннарыгызга сабырлык һәм түземлек», – дип язалар бу хакта.

Дамир кызы Резиднең урыны җәннәттә булсын

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас