+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Шәхес
1 Сентября 2025, 14:05

Якубовичка ни булган?

Күп еллар “Поле чудес” тапшыруын алып баручы Леонид Якубович сәламәтлегенә зарлана башлаган.

Якубовичка ни булган?Якубовичка ни булган?
Якубовичка ни булган?
80 яшьлек шоумен хәлсезлек тоя һәм тиз арый икән. Табибларга күренгәч, анда шикәр чире булуы ачыкланган.

"Шул сәбәпле Якубовичка кунаклар күчтәнәчләрен татып карауны тыйганнар. Уенчылар чын күңелдән бөтен Русиядән алып килгән пирожки, тозлы кыяр һәм башка тәм-томнарны ул башкача татып карамас инде, мөгаен. Шешәле күчтәнәчләрне инде әйткән дә юк", - дип яза "Матбугат.ру".

Фото: "Shot"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас