Үлем үкенечсез булмый, диләр. Инде ничәнче тапкыр моңа инанам һәм шушы үкенеч тормышымда кабатлана. Укытучы, гармунчы, баянчы, сүз остасы, моң иясе, һәвәскәр шагыйрь, “Балтач таңнары” гәзите лауреаты, Көндәшле авылының белемле һәм көчле рухлы кешесе Мәгъдән Фазылов белән дә шулай булды. Авылдашлары турында җылы мәкаләләре белән мин эшләгән “Балтач таңнары” гәзитенең эчтәлеген озак еллар дәвамында баеткан актив хәбәрчегә җылы язма багышларга җыенып йөрдем. Булыр әле, очрашырбыз, бер күрешеп сөйләшербез дип өметләндем. Соңгы вакытта сәламәтлеге какшавын да белә идем. Яшәрлек иде әле. Арабыздан китүенә күңел ышанмады. Әмма ул көн җитте...
Бүген авылдашлары, дуслары, укучылары белән якты истәлекләрен барлыйбыз һәм аның турында, ни аяныч, үткән заманда язабыз.
Документларында ул Фәйзулов булып йөргән. Үзен халыкка, киң җәмәгать-челеккә Фазылов дип танытканлыгы турында да вафатыннан соң гына белдем. Без яратып укыган, белгән, аралашкан, ихлас Мәгъдән абыйны Фәйзулов дип язам да, үзебезчә күнеккән Фазыловка күчәм.
Авылдашы, хезмәттәше, күршесе, соңгы көненә кадәр янында булган дусты Нәфис абый Хәмәтнуров җиткергән мәгълүматлар буенча, Мәгъдән абый 1960 елның 19 сентябрендә Асия һәм Нәгыйм Фәйзуловлар гаиләсендә беренче бала булып туа. Мәгъдәнгә 2 яшьләр тирәсендә гаилә таркала. Әнисе, улын күтәреп, “Пибек күле” буендагы өйдә яшәүче Хәмдүнә апасы янына кайтып керә. Алар колхозда эшли.
Бәхетсезлек килсә, ише белән килә, диләр. Нәни Мәгъдән тормышында да шулай була. Ике ел колхозда төрле эшләрдә йөргән әнисе кинәт вафат була. Туганда ук зур сынаулар язылган язмышлы, үзаллы йөри алмаган Мәгъдән Хәмдүнә апасы карамагына кала. Гаиләдә аңардан кече тагын дүрт бала (Ильяс, Зинира, Светлана, Илүс) була.
“60нчы еллар азагында, 70нче еллар башында, туганы Мансур читтән кайта. Ул хәрби хезмәттән соң берничә ел читтә эшли. Бик яхшы тимерче. Пибек буендагы йортта өчәү: Хәмдүнә апа, Мансур абый, Мәгъдән яшиләр. Әтиебез Гайнан Мәгъдәнгә агачтан чыгыр ясап бирә. Ул шуңарда йөрергә өйрәнә. Әнисә апа Рәкыйпова килеп, аны өйдә укытып йөрде. Мәктәпкә кайчан барганын хәтерләмим. Әтидән, күрше Фәүкать абыйдан гармунда уйнарга өйрәнде. Хәмдүнә апа да саратов гармунында уйный иде. Кызганычка каршы, 2000 елларда ул да бакыйлыкка күчте”, – дип истәлекләрен уртаклашты күршесе Рәшит Сәхипов.
Мәгъдән 1973 елда унике яшендә мәктәпкә өченче сыйныфка бара. Рәлиф Хәмәтнуров белән икесен бер парта артына утырталар.
Укуга бик сәләтле була Мәгъдән. Соңрак сабакташы Рәлиф Мәгъдәннең өлкән сыйныфларда укыганда урыс теленнән ун сабакташына ун төрле инша язып биргәнен сокланып, рәхмәт белән искә алып сөйләде. “Хәтта укытучы да сизми иде бер кеше язганын. Сыйныф белән “биш”ле ала идек”, – ди Рәлиф абый.
1980 елда Мәгъдән Фазылов БДУның филология факультетына укырга керә. 1986 елда тәмамлый, “урыс теле һәм әдәбияты укытучысы” белгечлеге алып чыга.
“Мәҗбүриләп алып бардым, укыган вакытта да миңа сыенып барды. Шуңа гомер буе рәхмәт укыды. Халыкны, укучыларны төркемнәргә бүлмәде. Барча кешенең үтенечен үтәргә тырышты, кире кагу, сәбәп табу аңарда юк иде. Бик күп филологлар әзерләде, югары уку йортларында, техникумнарда укыган барлык укучыларына ныклы терәк, хәзергечә әйткәндә, репетитор иде. Партия әгъзасы. Комсомол укулары алып барды. Балалар бакчасында, клубта баянчы булды.
1996 елда Әнәс Сәетовның өен алды. Кызганычка каршы, 3-4 елдан ул янды. Шул урында тагын бер өй корды, сүтеп алып кайтып төзеп бирдек. Фаязовлар читкә киткәч, безнең урамдагы өйне алды. Әле тегендә, әле монда күченеп йөргән еллары.
Әнәс өен алганнан бирле ялгызы яшәде. Мансур абыйсы да берүзе яшәде, 2010 елларда безнең урамга Мәгьдән янына төште. Пибек буендагы өенә дә баргалап йөрде. Монда да Мансур абый бик күп мал асрап яшәде”, – дип искә алды Нәфис Хәмәтнуров.
“Көндәшле авылының каләм остасы, районда авыллар тарихын ихлас өйрәнүче, татарның әдәби телен образлар аша халкыбызга җиткерүче укытучы, остаз Мәгъдән Фазыловның тормышы тоташ сынаулардан торды. Тормышындагы авырлыкларга бирешмичә, мәдәнияттә, сәнгатьтә, мәгариф өлкәсендә матурлыкка омтылып яшәде. Сабыр холыклы, инсафлы асыл егетебез”, – ди мәрхүмнең каләмдәш дусты Ханис Хаҗимов.
Мәгъдән абыйның укучысы Айгөл Нәфыйкованың истәлекләре белән дә танышып үтик: “Каләм остасы, туган якны өйрәнүче, музыкант һәм илһамлы остаз буларак, уникаль шәхес, яраткан туган тел укытучым Мәгъдән абый Фазыловның юмартлыгы һәм зирәклеге мәңгегә истә калыр.
БДУның филология факультетында укыганда ул терәк һәм чын дустыма әверелде. Аның киңәшләре һәрвакыт эшлекле һәм илһамландыргыч булды. Курс һәм диплом эшләрен язганда миңа үз вакытын бүлде, идеяләрне үстерергә һәм текстларны тикшерергә ярдәм итте. Аның һәр сүзендә хуплау һәм чын күңелдән ярдәм итәргә теләк сизә идем.
Мәгъдән Фазылов миңа укытучы гына түгел, белем һәм иҗатны ничек берләштереп булуның үрнәге дә булды. Аның туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәте күбрәккә омтылырга, үзем өчен яңа офыклар ачарга һәм телгә булган мәхәббәтемне килер буыннарга тапшырырга рухландырды.
Эшемдә дә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булып, үз тәҗрибәсен юмарт уртаклашты һәм ышанычлы рәвештә алга барырга ярдәм иткән эшлекле киңәшләр бирде. Мин катнашкан һәр проектта һәм чарада ул янәшәмдә булды. Аның зирәк сүзләре һәм игелекле гамәлләре йөрәгемдә мәңгегә калачак, алга барырга дәртләндерәчәк”.
Мәгъдән Фазыловның тормыш юлы – авырлыкларны җиңеп, тормышта уңышка ирешү үрнәге. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, ул күп еллар укытучы булып эшләп, яшь буынны тәрбияләүгә һәм укытуга күңелен салган кеше. Аның хезмәте һәм сабырлыгы күп кенә укучыларга тормышта үз юлларын табарга ярдәм итте.
Мәгариф белгече һәм талантлы иҗатчы Мәгъдән Фазылов үзен төрле өлкәләрдә күрсәтте. Гармун һәм баян уйнарга өйрәнүе аның мавыгуы гына түгел, шатлыгын тирә-юньдәгеләр белән уртаклашу ысулы да булды. Аның музыкаль сәләте мәктәптә һәм районда бәйрәм мохите тудырырга ярдәм итте.
Җәмгыятькә керткән өлеше ифрат зур. Мәдәни чараларны оештыручы буларак, бу эш аңа районның мәдәни тормышына төрлелек кертергә мөмкинлек бирде.
Иҗади карашлы кеше буларак, Мәгъдән Фазылов шигырьләр дә иҗат итте. Аның әсәрләре укучыларга дөньяны автор күзләре белән күрергә мөмкинлек бирде.
Мәгъдән абый район, районара, зона чараларында телгә кагылышлы фәһемле чыгышлар ясады. Аның турында якты истәлекләр үзен белгәннәр күңелендә яшәр, казанышлары күпләр өчен илһам чыганагы булыр. Без Мәгъдән Фазыловның хезмәте, иҗаты һәм җәмгыятебез тормышына керткән өлеше өчен рәхмәтле.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.