+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Шәхес
30 Сентября 2025, 14:30

Олег Ханов вафат...

Бүген Ырынбурда Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Олег Ханов вафат булган.

Олег Ханов вафат...Олег Ханов вафат...
Олег Ханов вафат...
Башкортстанның күренекле театр эшлеклесе вафат булу турында мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр итте: «Бүген зур останың, ышанычлы дусның һәм чын кешенең йөрәге тибүдән туктады... Хушыгыз, Олег Закирович», — дип язды ул.

Олег Ханов 1951 елның 11 августында Архангель районында туган. 1973 елда Уфа сәнгать институтын тәмамлый. Башкорт дәүләт академия драма театрында, Ырынбур өлкә театрында, «Сатирикон» театрында әйдәп баручы актер булып эшли, Башкорт дәүләт академия драма театрына һәм Салават шәһәре театрына җитәкчелек итә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас