Рәсим Төхбәтуллин 80 яшендә дә сәхнәдән төшми
Рәсим абыйга карыйсың да, сиксән яшьнең бик зур, олпат яшь икәнен хәтта онытасың. Дөресрәге, бу яшьтә дә искиткеч җиңел хәрәкәтле, тынгысыз, тормышка гашыйк булып калып булуына ышанасың һәм үзеңә дә сиксәннең нәкъ менә шулай – “рәсимчә” килүен телисең. Картлыкның бик матур, бик ямьле булуының бер ачык дәлиле ул Рәсим абый. Искиткеч талант иясе. Бер феномен. Чөнки Рәсим Сәгыйть улы менә инде ничә еллар буе халыкка, тамашачыларга җырлары, моңнары аша яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге бүләк итә, аларның рухи дөньясын баета. Гүя бик иртә әнисен югалткан, үги әни белән үскән шушы балага тормышта яшәве җиңелрәк булсын дип Аллаһыбыз аңа бонус итеп шушындый олы талант биргән!
Улым гармунчы булсын!
Бөек Ватан сугышына кадәр Нәзифә һәм Сәгыйть Төхбәтуллиннар гаиләсендә өч кыз бала туа. Илебезгә кайгы килеп, гаилә башлыгы фронтка киткәндә аны “хатын-кыз батальоны” озатып кала. “Их, улым булсын иде, гармунчы булсын иде, сабантуйларда чыгыш ясасын иде!” – дип Ходайга ялвара ир.
Сәгыйть Төхбәтуллин танкист була, дошманны кыйрата. 1943 елның җәендә Курск дугасындагы каты сугышларда рота командиры, өлкән лейтенант Сәгыйть Төхбәтуллинның танкы яна, аның ярым янган гәүдәсен сугышчан иптәшләре танктан тартып чыгарырга өлгерә. Госпитальләрдә озак дәваланганнан соң, аны носилка белән өенә кайтаралар. Туган якның саф һавасы килешәме, бөтен авыл халкы тарафыннан “халык дәвалануы” булышамы, Сәгыйть аякка баса һәм эшкә чыга, аны, кичәге танкистны, машина-трактор станциясенең трактор бригадасына бригадир итеп билгелиләр.
1944 елның декабрендә Төхбәтуллиннар гаиләсендә күптән көтелгән уллары Рәсим туа. Бу вакытта Сәгыйть Иске Янъегет авылында була. Улы тууы турында хәбәр алгач, ул урман аша үз авылына кадәр 15 чакрымнан артык араны йөгереп үткән, дип сөйлиләр. Менә шундый кадерле һәм көтелгән бала булып дөньяга килә Рәсим. Тик гаиләне коточкыч кайгы көтә: 1947 елның ноябрендә, яңа бәбидән котылган Нәзифә ирен, кызларын, яңа туган сабыен һәм улы Рәсимне калдырып, мәңгелеккә күзләрен йома. Күпмедер вакыттан соң Сәгыйть абзый Яңа Нугайдан Шәмсизоха исемле хатын алып килә. Аның ире сугышта үлгән була, кызы Данияне гаиләдәге балалар җылы кабул итә, ә үги әни, ни кадәр авыр булса да, өй тулы ятим калган балага игелекле, назлы булырга тырыша. Гаиләдә тагын биш ир бала туа.
Сәгыйть абый гармунда уйнап җибәрсә, бөтен Такталачык авылы таң калып тыңлый торган була. Ныклы характерлы, сугыш юлын үткән ир тормышка зарланып утырмый, барлык шатлык-сагышларын шул гармун телләренә сала. Әтисенә ияреп, Рәсим дә бик иртә моңга тартыла. Ул үзенең кайчан-ничек гармун уйнарга өйрәнгәнен хәтерләми дә. “Гармун белән тугандыр ул?!” – диләр аның турында. Рәсимне әле мәктәпкә кергәнче үк клубка яшьләрне җырлатырга, биетергә йөртә торган булалар. Күтәреп! Гадәттә, икәүләп килеп, малайны әти-әнисеннән сорап, берсе – гармунын, берсе үзен күтәреп, клубка алып китәләр. Менә шулай бик иртә җыр-моңнарын халыкка тарата башлый Рәсим.
– Минем әни дә гармунда бик матур уйнаган. Ул да: “Их, улым да гармун тартсын иде!” – дип теләгән. Шәмсизоха инәкәйдән туган малайлар да гармунга әвәс булды. Мин аларның барысын да бәләкәйдән гармунда уйнарга өйрәттем. Без Тау-Такталачык дигән авылда яшәдек, бер генә урамлы авылыбыз бик матур иде. Шушы матур табигать тә кешеләрнең талантлы булуына булышлык иткәндер, – ди Рәсим абый. Тик бүгенге көндә авыл юк инде, аны Агыйдел шәһәре “йоткан”.
Авылда дүрт сыйныф белем алган Рәсим 1955 елда Яңа Кабан урта мәктәбенең бишенче сыйныфына укырга керә, 1962 елда унынчы сыйныфны тәмамлап, “Арланнефть” идарәсенә эшкә урнаша.
– Мине нефть һәм газ чыгару буенча оператор өйрәнчеге итеп кабул иттеләр, дүртенче разрядлы өлкән оператор булдым, – ди ул горурланып.
1964 елда Рәсим Төхбәтуллинны Совет Армиясенә алалар, артиллерист булып хезмәт иткән егет, кайткач НГДУда эшләвен дәвам итә.
Якутия. Мәңгелек мәхәббәт
Барысы да яхшы кебек. Тотрыклы эш урыны, яхшы хезмәт хакы бар. Әмма Бөтенсоюз комсомол төзелешләре гөрләгән ул елларда Рәсимнең күңеле каядыр ашкына. 1969 елда Рәсим Төхбәтуллин ерак Якутиягә китәргә карар кыла. Тәвәккәл егет авылыннан чыгып китә һәм “Якутзолото” берләшмәсенә шахтер булып эшкә урнаша. Чит җирдә өч ел вакыт узып та китә, бары тик шуннан соң гына Рәсим әти-әнисе, туганнары янына ялга кайта. Шул вакытта ул үзенең мәңгелек мәхәббәтен – булачак тормыш иптәше Римманы очрата.
– Яңа Кабанга туганнарга кунакка килдем. Кичен абзый белән клубка киттек. Шунда төрле уеннар оештырып йөрүче җитез кыз бер күрүдә ошады. Биергә чакырдым, ул каршы килмәде, аралашып киттек, тора-бара дуслыгыбыз зур мәхәббәткә әверелде. Берничә айдан туй үткәрдек һәм мин Римманы үзем белән алып киттем, – дип яшьлеген сагынып искә ала Рәсим Сәгыйть улы.
Якутиядә – мәңгелек кар һәм шахталар төбәгендә көчле ир-ат куллары һәрвакыт дефицит була. Ләкин хатын-кызларга эш юк. Бәхеткә, Риммага эш табыла, кыю һәм чая кызны үзләре яшәгән Власово бистәсендә хәрбиләштерелгән сак отрядына каравыл начальнигы итеп эшкә алалар. Шулай итеп, Рәсим алтын чыгара, ә Римма аны саклый. 1973 елның декабрь азагында гаиләдә беренче уллары – Альберт туа. Ә 1979 елның августында туган икенче уллары Айрат гаиләнең бәхетен түгәрәкли.
Туган якка юл
1984 елда Төхбәтуллиннар туган якларына кайтырга карар кыла. Агыйделдә атом электр станциясе төзелеше кыза. Эш тәҗрибәсе булган белгечләр кирәк чак. Шуңа да Төхбәтуллиннарны биш куллап эшкә алалар: Рәсим Сәгыйть улын – махсуслаштырылган төзелеш идарәсе участогы механигы, ә Римма Хәниф кызын Башкортстан АЭСы төзелеше идарәсе лабораториясенә лаборант итеп кабул итәләр. Соңрак гаилә Яңа Кабан һәм Кузгау авылларында көнкүреш кирәк-яраклары кибете ача, үз эшен булдыра.
Гармуны һәрчак кулында!
1994 елда Рәсим Сәгыйть улы лаеклы ялга чыга һәм аның үзешчән сәнгать белән активрак шөгыльләнү, башкару осталыгын арттыру мөмкинлеге барлыкка килә. 2000нче еллар башында аның җитәкчелегендәге “Туганнар” гармунчылар ансамбле төзелә, бертуган гармунчылар сәхнәләрне тутырып уйный, бер гаиләдән унар гармунчы әле тагы кайда бар? Төхбәтулиннар барлык район, республика конкурсларының бизәгенә әверелә. Үзенчәлекле ансамбль зона һәм республика конкурсларында һәм фестивальләрендә күп тапкырлар җиңеп чыга.
Италиядә – татар көйләре!
2019 елда Рәсим Сәгыйть улы халыкара дәрәҗәдә танылу ала. Районның Куян сәнгать мәктәбе укытучысы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, виртуоз баянчы, күп кенә халыкара чараларда җиңүче Ришат Рамазанов үзешчән гармунчы Рәсим абыйга Италиядә үткән “Себер талантлары” халыкара фестивалендә катнашырга тәкъдим итә. Һәм Рәсим абый ризалаша! Сан-Марино графлыгының Порто-Реканат шәһәрендә узган фестивальдә бөтен Европадан танылган музыкантлар катнаша. Һәм шулар арасында – Краснокаманың Яңа Кабан авылында үскән, махсус музыкант белеме дә булмаган, нотаны да белмәгән Рәсим Төхбәтуллин! Әмма ул чын осталарча уйный: гармунчылар дуэт белән чыгыш ясап, татар халык көйләрен башкара. Бу көйләр итальяннарга шулкадәр ошый ки, алар гармунчыларны аягүрә басып алкышлый, сызгыралар, кул чабалар, “бис”кычкыралар. Рәсим Төхбәтуллин һәм Ришат Рамазанов Италиядә беренче урын яулый.
2022 елда Рәсим Төхбәтуллинга “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.
Рәсим Сәгыйть улы үзен зур һәм җитди музыка дөньясына алып чыкканы өчен Ришат Рамазановка бик рәхмәтле. Шуннан соң ул мондый чараларда кыюрак катнаша башлый. Шуларның берсе – “Син булдырасың!” халыкара проекты. Шулай ук Мәскәүдә узган “Музыкаль уңыш” конкурсында, аннары Пермьдә үткән “Дөнья музыкасы” халыкара интернет-конкурсында беренче урыннар яулый. Күптән түгел “Гармунчылар җыены” Бөтенрусия баянчылар һәм гармунчылар фестиваль-конкурсының өченче дәрәҗә дипломын алып кайтты. Менә шундый талант иясе ул Рәсим абый! Күрәсең, әтисенең: “Улым гармунчы булсын иде”, – дигән теләге Ходай Тәгаләнең “Амин” дигән чагына туры килгәндер...
“Ветераннар вожагы”
Безнең күбебез вакыт җитмәүгә зарлана, ә менә Рәсим һәм Римма Төхбәтуллиннар гаиләсе бар җиргә дә өлгерә. Алар бер чарадан да читтә калмый, Краснокама районының гына түгел, Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләренең дә барлык зур мәдәни чараларында катнашалар. Өстәвенә, Яңа Кабан авылында зур бакчалы йортлары, Агыйделдән ерак түгел бакчалары бар. Һәм бу хуҗалыкларда барысы да тәртиптә, бер чүп үләне тапмассың, ихата шау чәчәктә утыра.
Рәсим абыйның гына түгел, Римма ханымның да энергиясенә таң калырлык. Ул беркайчан да иренә: “Йөрмә инде эш калдырып”, – дими, ә киресенчә, репертуар сайларга булыша, костюмнарын карый, туганнарын җыеп, репетицияләр оештыра. Римма апаның өлгерлеге күпләрне гаҗәпләндерә. Ул спортчы да, артист та, китапханәнең актив укучысы да, бик яхшы оештыручы да, күп кенә матур эшләрне башлап йөрүче дә. Өстәвенә, Римма Хәниф кызы искиткеч хатын, әни, нәнәй һәм каенана да әле. Ә авылда аны “ветераннар вожагы” дип йөртәләр, чөнки Римма апа 2016 елдан алып Яңа Кабан авыл биләмәсендә ветераннар оешмасы рәисе. Шуннан бирле өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышы кискен үзгәргән: алар районда узучы барлык чараларда катнаша, марафонда йөгерә, тирда атыша, йөзәләр, шахмат уйныйлар. Үзләре дә бик күп кызыклы, мавыктыргыч чаралар үткәрә. Барысына да җитешә Римма апа. Мондый чараларны оештыруда Рәсим Сәгыйть улы да зур ярдәм күрсәтә.
“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы буенча зират коймасын алыштыру эшендә инициатив төркем рәисе булсынмы ул, “Атайсал” проектының уртасында кайнасынмы, СВО солдатларына гуманитар ярдәм җыю булсынмы, кичәләр үткәрсенме – барысына да өлгерә Римма ханым. Авылда “Точка притяжения” җәмәгать урынын төзекләндергәндә дә ирле-хатынлы Төхбәтуллиннар, барысына да үрнәк күрсәтеп, башлап йөрде.
Менә шундый искиткеч, тынгы белмәс, актив һәм сәләтле гаилә алар. Гармунын сузып җибәрсә, дөньяңны онытып тыңлый торган талантлы кешеләрнең берсе ул Рәсим абый. Картлыкка бирешмичә, 80 яшендә дә сәхнәдә егетләрдәй басып халык көйләрен оста сиптерүче яшь күңелле ир-егет ул! Аның “Күңел картаймый икән ул, миңа әле дә 18 кебек!” дигән сүзләрендә тирән сер һәм дөреслек бар. Чыннан да, чын ир-егетләрнең йөрәге беркайчан да картаймый ул!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.