+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
4 октябрь 2025, 16:30

Ике баланы коткара, үзе чыга алмый...

Таҗикстанга эш сәфәре барышында Андрей Назаров батыр егетнең гаиләсе белән очрашты.

Ике баланы коткара, үзе чыга алмый...Ике баланы коткара, үзе чыга алмый...
Ике баланы коткара, үзе чыга алмый...
"Таҗикстанда минем өчен иң мөһиме Хаҗимурод Каландаров гаиләсе белән очрашу булды.

Күпләр аның тарихын хәтерли. Егет Уфага Башкортстан аграр университетында укырга килә. 2020 елның җәендә ул чын батырлык кыла: елгада батып баручы ике баланы коткара. Хаҗимурод аларны ярга этеп чыгарырга өлгерә, ләкин үзе чыга алмый.…

Әти-әнисе аның турында аеруча җылы итеп сөйләде: ул шат күңелле, энергияле булган, спортны һәм табигатьне яраткан. Һәм нәкъ менә шушы тәрбия аңа кискен мизгелдә үз гомере бәрабәренә сайлау ясарга ярдәм иткән.

Аның хәтере алдында баш идем, уллары өчен, аның батырлыгы һәм югары кешелекле гамәлләре өчен әти-әнисенә рәхмәт белдердем. Аларга бөтен республикабыздан һәм коткарылган балалар гаиләсеннән рәхмәт сүзләрен җиткердем.

Башкортстанга чакырдым. Мондый геройның туганнарын үзебездә кабул итү безнең өчен зур мәртәбә", - дип язган Премьер-министр.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас