...Ник син бигрәк моңлы бала,
дисез,
Гомерем җилләр кебек искәнгә.
Яшьлегемдә калган сандугачым
Исләремә килеп төшкәнгә...
Күңелнең нечкә кылларын чиртерлек бу шигырь юлларын якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев Фән Вәлиәхмәтовка багышлап язган. Горурланып шуны әйтергә була: бертуганы Нил Юзиев белән икесе дә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары бит әле алар! Бер гаиләдән мондый олы дәрәҗәгә ия булып, ике республиканы данлаган шәхесләр, әлбәттә, бик сирәк. Кем әйтмешли, безнекеләр булдыра! Артистларыбыз хакында сөйләп торасы да юк. Ә кабатланмас, олы сәхнәне яулаган, үзе уйнап, үзе җырлап, мөселман дөньясын шаулаткан, ике тугандаш республика халыкларының чиксез олы ихтирамын яулаган Фән Вәлиәхмәтов кебек мәшһүр артистлар бик сирәк. Заманында заводта станок тавышына кушылып җырлаган яшь егетне еллар үткәч, язмыш Туймазы, соңрак Бүздәк якларына алып килә, аларда ул мәдәният йортларында җырчы-баянчы булып эшли. Җае чыкканда туган ягы — Шаран районының Хафиз авылына кайтып йөри. Сагындырган шул гомер буе әнкәсе Галимә апаның комбайн штурвалы артында иген иккән басулары, әтисе Гавис аганың гармунында авыл көйләрен сузганы, таңнарда кошларның өздереп сайравы...
Фән төпле җырчы булу өчен 27 яшендә Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, бераз филармониядә эшләгәч, сәләтле ир-егетне мәшһүр сәхнә осталары Фәридә Кудашева, Бәхти Гайсин эшләгән бригадага эшкә чакыралар. Алар яшь артистны акрынлап “чарлый”, сәнгатьнең төрле нечкәлекләренә ихлас өйрәтә. Фән милли уен коралларына кушылып җырлауны хуп күрә. Аңа иң якыны — тальян, әлбәттә.
1985 елның җырлы-моңлы май аен күпләр хәтерлидер әле. Уфада республика күләмендә беренче тапкыр “Уйна, тальян гармун!” дигән бәйрәм үткәрелде. Йөзләгән тальянчы арасында Фән Вәлиәхмәтовның үзе уйнап, үзе җырлавы кемнәрне генә таң калдырмый?! Күренекле дәүләт эшлеклесе, фронтовик Таһир Ахунҗановның башлангычы буенча танылган режиссер Фатыйх Ихсанов куелышында оештырылган искиткеч, үзенчәлекле гармун бәйрәме Фән Вәлиәхмәтовны олы сәхнәнең орбитасына чыгара да инде. Халык яратып кабул иткән “Герман көе” үзе генә ни тора!
...Без барасы юлларның да
Ике ягы канаулы,
Без моңаймый, кем моңайсын,
Калган гомер санаулы...
Андагы сәхнә күренешендә гармуннар уйнатып яуга киткән мәлләр, хатын-кызларның күз яшьләре белән яулык болгап озатып калган чаклар гәүдәләндерелә. Шул ук вакытта тальянны да халыкка — зур сәнгать мәйданына беренче булып чыгаручы да Фән үзе. Соңрак “Сарманай” җыры да халыкның күңелен яулап алды:
Сарманай, Сарманай,
Юлларыңда очраштыр,
Саргайтма безне болай...
Вил Казыйханов сүзләренә Мөфтәдин Гыйләҗев иҗат иткән “Сарманай” җыры нәкъ Фән Вәлиәхмәтов башкаруында гына табигый, аһәңле яңгырады. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә шул. Филармониядә “Моңнарыма кайтам” дигән татар бригадасы оештыру да Фәннең тырышлыгына, ныкышмалылыгына бәйле. Башкортстанда гына түгел, Казахстанда, Карелиядә, Үзбәкстанда, Кыргызстанда, Ленинградта, Мәскәүдә һәм башка күп шәһәрләрдә гастрольдә булып, үзенең моңлы тавышы белән кемнәрне генә сөендермәде ул! Халкыбызның “Рамай”, “Рәйхан”, “Урам көе”, “Кердем карурманнарга”, “Күгәрчен гөрлидер” һәм башка җырлар артистның төп репертуарын билгели. Аларның һәммәсе милли аңны уята, уйландыра, үткәннәргә алып кайта...
Сәхнәдән тыш, Фән Вәлиәхмәтов Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев кебек күренекле әдипләр, ачы язмышлы шәхесләр белән тыгыз бәйләнештә тора. Ул җырлаганда, аксакалларның күңелләре тулышып, керфекләренә яшь бөртекләре куна. “Шахта көе” дә, башкасы да бәгырьләрне өтә генә инде. Шөкер Ходайга, Фән Вәлиәхмәтовның җырларын “Сезгә — күңел хисләрем”, “Энҗеләр гөлләмәсе”, шулай ук Илһам Шакиров, Мәсгуть Имашев, Хәйдәр Бигичев белән берлектә “Йолдызлар һәм халык моңы” дигән аудио-видеокассе- талар, компакт-дисклар аша тыңларга һәм карарга мөмкин.
Фән Вәлиәхмәтов башкарган кайбер җырларны видеоклиплардан да сокланып карарга була. Үзешчән, популяр композитор Фәнир Галимовның Рамил Чурагулов сүзләренә язган “Туган йортка кайткалыйк” җыры — шуларның берсе. Моны тыңлаганда туган йортның ишек алдындагы бәбкә үләннәрен, бала чакта каз көткән су буйларын, мәрхүм әткәй-әнкәйләрнең капкадан ук каршы алганын, инәкәйнең йөгерә-атлый күчтәнәч әзерләп йөргәнен, алтын куллы әткәйнең оныклары өчен бишек ясавын ничекләр инде онытасың?! Болар артистның авылда кара икмәк ашап үскән, комбайнда әнисенең ашлык урган мизгелләрен дә хәтерләтә сыман. Бөтен йөрәген биреп, ихлас җырлаган, күзләргә яшь китергән Фән Вәлиәхмәтовны тамашачы ничек инде дәррәү алкышларга күммәсен! Халык аны еллар дәвамында аягүрә басып алкышлаган, сәхнәгә чәчәк бәйләмнәре тотып менгән икән, бу кадер-хөрмәт түгелмени?! Мин моны үземнең туган Кыңгыр-Мәнәвез авылы сәхнәсендә дә күрдем. Алай гына да түгел, соңыннан ул миңа танылган эзтабар Шаһинур Мостафин эшкәртүендә басылган “Яшәүләрем — җыр минем” дигән китабына болай дип язып бирде: “Хөрмәтле Әнвәр дус! Сиңа ак бәхетләр, озын гомер, җан тынычлыгы теләп — Фән Вәлиәхмәтов. 21. 11. 2012”.
Моң патшасының чыгышларын миңа Уфада, Казанда да тыңларга насыйп булды. Кайда гына чыгыш ясаса да, Фән җырлаганда туган якларының искиткеч гүзәллеге булган Ык, Сөн елгаларының агышын, туган туфрак җылысын моңга күмеп, күкрәген киереп җырлап җибәрә. Йөрәкләрдән ургылып чыккан җыр-моңнарга киртәләр юктыр ул. Бу җәһәттән танылган артистны тугандаш Татарстан җиренә дә төрле кичәләргә, бәйрәмнәргә чакырып тордылар. Шулай, 1991 елда Казандагы кичке сабантуй бер яктан истәлекле, икече яктан — җырчының тальяны югалуы маҗаралы булса, ул киләчәктә шатлыкка — Арча районы башлыгы Вәгыйзь Минһаҗев белән очрашу бәхетенә әверелә. Ул Фән Вәлиәхмәтовны Арчага концерт куярга чакыра. Һәм шунда артистның табылган тальянын үзенә тапшыра. Ә танылган артист исә шатлыктан Арча районын “чарлап” чыга — 42 концерт бирә! Ә инде киткәндә гармунын Вәгыйзь Минһаҗевка бүләк итеп калдыра...
Вакыт үтү белән Фән Вәлиәхмәтовны Арчадан ерак түгел Биектау, Балтач, Теләче районнары халыклары да үзләренең бәрәкәтле, җырлы-моңлы җирендә бик ихлас кабул итә. Җылы очрашулар, ихлас алкышлар, җанны иркәләүче моңлы тавыш, көмеш телле, кыңгыраулы тальян моңнары Башкортстанның гына түгел, тугандаш Татарстан халкын да ифрат әсир итте. Ә инде ике республика тарафыннан бирелгән дәрәҗәле исемнәр мәшһүр җырчыны тагы да канатландырды, тагы да активрак иҗат итәргә, ышанычны акларга, Башкортстан белән Татарстан арасындагы юлларга тузан төшермәскә өндәде.
1995 елда Яр Чаллының элекке башлыгы Рәфкать Алтынбаев Фән Гавис улын үзенең тальяны белән Сабантуйга чакыра. Бәйрәмгә тальян моңын, шулай ук Фәннең микрофонсыз җырлавына сокланган Татарстан җитәкчесе Минтимер Шәймиевның киләчәге хакында да әйтә. Әйткәндәй, Уфадагы гармун ясаучы остага заказ биреп, кайчандыр Татарстан Президентына тальян бүләк иткән җырчы да бит әле ул! Еллар үткәч, алар инде янә очраша. Шунда Минтимер Шәймиев Фәнгә Яр Чаллы шәһәренә килү, балаларны тальянда уйнап җырларга өйрәтү хакында тәкъдим ясый. Фатиры да булыр, ди. Ә Рәфкать Зәки улы, үз чиратында, Фән Вәлиәхмәтовка бәйрәмдә катнашканы өчен рәхмәт белдерә һәм кулын “авырттырып” кыса башлый. Баксаң, учында фатир ачкычы икән! Фәннең хәтта күңеле тула...
Бер аяк — Уфада, икенчесе Яр Чаллыда, дигәндәй, Вәлиәхмәтовларга ике дөнья алып барырга туры килә. Уфада яшәгәндә йорты, мул гына җире дә була. Хатыны Светлана (Борай районы кызы) өч малае: Руслан, Рушан, Румзан белән шунда гомер кичерә. Фәннең кулында көрәк түгел, күбрәк гармун бит инде. Балаларны тәрбияләү дә Светлана иңенә төшә. Кайсысы — университет, кайсысы колледж тәмамлап, тормышта үз урыннарын тапканнар. Фән Гавис улы соңрак туган районы үзәге Шаранда хан сараена тиңләшерлек иркен йорт төзетте.
Башкортстанның, Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев ордены кавалеры Фән Вәлиәхмәтов җырлы-моңлы тормышына, маңгаена язылган язмышына беркайчан да зарланмады, булганына шөкер итеп яшәде. Ул үзенең укытучылары, остазлары булган олы талант ияләре Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров алдында баш иде. Ә бит заманында соңгысы болай дип әйтеп кадырган: “Фән Вәлиәхмәтовның көмеш телле тальянда сыздырып, өздереп җырлавы үзе генә дә чын “Халык җырчысы” дигән мәгьнәне аңлата инде”. Әлбәттә, болар — хак сүзләр.
Аның җырлы-моңлы гомере кыскарак булса да, бүген дә халык аның язмаларын радио-телевидение аша хисләнеп, юксынып тыңлый. Ә данлыклы исеме исә кыска гына вакыт эчендә район үзәге Шаранда һәйкәл булып гәүдәләндерелде. Халык, тәү чиратта, эшкуар, дусты Фәнир Галимовка һәм башкаларга рәхмәтле. Ә хәтер – мәңгелек.
Әнвәр Сөләйманов,
журналистика ветераны.