+4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
11 Октября 2025, 02:55

"Теләсәң, мөмкинлек табасың"

Күптән түгел Рөстәм Нәбиев бодибилдинг буенча чемпион исемен яулады.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Теләсәң, мөмкинлек табасың""Теләсәң, мөмкинлек табасың"
"Теләсәң, мөмкинлек табасың"

Сөенече турында ул социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә яза.

«Мин үземнең инвалидлыгымны өстенлеккә әйләндерә алдым. Бу – минем бодибилдингта беренче тәҗрибәм, һәм беләсезме, авыррак булды. Иң кыены – үзеңне формага китерү. Һәм сүз физик форма турында гына түгел, ә эчке форма турында.

Шуңа күрә башта мин иң мөһиме шуны аңладым: нәтиҗәгә ирешү өчен максат кирәк. Ансыз юлдан тайпылу бик җиңел. Ә ул булганда, ул синең маягың була, мотивацияли һәм үзе белән алып бара», – дип язган ул.

"Мин үземнең үзенчәлегемнән ләззәт алам. Ул миңа урау юлларны табарга, көчлерәк булырга һәм теләсә нинди кысалар да  - безнең башларда гына икәнне аңларга ярдәм итте. Моны һәркем аңларга тиеш",  - дип өстәгән ул.

Бүген инде Рөстәм Русия чемпионатына әзерләнә. Ул 2 ноябрьдә үтәчәк. Аңа уңышлар телибез.

Автор:Резеда Галикәева